Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
| Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
| E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
| Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
| Год основания учреждения: | 1925 |
| У нас учатся: | 222 /Бездә укыйлар222 укучы |
| У нас учат: | 31/Бездә укыталар 31 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 241 242 243 244 245 246 247 248 ( 249 ) 250 >>
-
9 май-Җиңү бәйрәме 10.05.2016

-
Һәйкәл янында. 09.05.2016

Сөрде башлангыч мәктәбе укучылары Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган митингта катнаштылар.Алар ветераннарга матур биюләр,җырлар бүләк иттеләр,һәйкәлгә венок салдылар.
-
Бәйрәм белән. 09.05.2016

9 нчы май... Җиңү көне...
Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер. Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез.
Бүген сугыш тәмамлануга 71 ел тулды. Бүген - Җиңү көне. Бар халык бер-берсен тигез күрсен, көнчелек һәм хөсетлек, үч һәм нәфрәт хисләре беркайчан да күңелебезгә үтеп кермәсен. Яныгыздагы кешегә карап елмаегыз, аны кочаклап алып бәйрәм белән котлагыз. Шатланыгыз... Тыныч зәңгәр күк йөзенә, анда балкыган кояшка карап сөенегез. Һәм киләчәктә дә тормышыбыз шундый аяз һәм тыныч булсын!
Әлеге сугышта катнашып батырларча һәлак булган һәм бүген дә исән ветераннар алдында башыбызны иябез. Җиңү яулаган өчен зур рәхмәт! Саулык-сәламәтлек, аяз күк йөзләре телибез сезгә!
-
Ветеранны котладык. 08.05.2016

Бүген, 8 нче май көнне мәктәбебезнең Яңа Ашыт авылы укучылары , Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, тыл ветераннарын чакырып һәйкәлгә венок куйдылар.Килә алмаган тыл ветераннарының өйләренә барып котладылар.
Яңа Ашыт авылындагы 100 яшьлек тыл ветеранын, Юсупова Шәмсебану әбине дә бәйрәм белән котларга өенә бардык. Көр күңелле, әле дә сугыш чоры такмак-җырларын истә тотучы әбиебезгә сәламәтлек телибез. -
Тест эшләделәр. 07.05.2016

6 май көнне 9 класс укучылары һөнәр сайлауга кагылышлы тест эшләделәр.Тестның җавпларын махсус бланкларга яздылар.
-
Ветеран янында 07.05.2016

6 май көнне сугыш чоры баласы,ветеран укытучыбыз Тәскирә Гараевнаны 6Б сыйныф укучылары бәйрәм белән котлап кайттылар.6Б класс укучылары Тәскирә апага шефлык итәләр,барлык эшләренә дә булышалар.Тәскирә Гараевна укучыларга киңәшләрен биреп,рәхмәтләрен белдерде.
-
Ветераннарны котлыйбыз. 06.05.2016

6 май көнне 6Б класс укучылары хөрмәтле ветераныбыз Тәлгат Шариповичны Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән тәбрикләделәр.Укучылар Тәлгат Шариповичка зур рәхмәтләрен белдереп,бәйрәм открыткасын һәм шарлар бүләк иттеләр.Ветераныбыз укучыларга һәм сыйныф җитәкчесе Самигуллина Ф.А. рәхмәтләрен белдерде.
Туган илгә Бөек Җиңү килде-
Бәйрәм танатанасы урамда.
Югалтулар ,күз яшьләре аша
Җиңү язы килде дөньяга.
-
Ветеран белән очрашу. 06.05.2016

5 май көнне 6Б сыйныфы укучылары Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйб Усмановичны,ветеран укытучыбыз Фәния Рәхимовнаны Бөек Җиңүнең 71 еллыгы белән котлап кайттылар.Укучылар ветераннарга матур җырлар,шигырьләр бүләк иттеләр.Рәгыйб Усманович укучыларга үзе кичергән авыр сугыш еллары турында сөйләде.Фәния апа сугыш вакытында авылдагы тормышның нинди булганың укучыларга җиткерде.Укучылар ветераннарга үз куллары белән әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар.
-
Чишмә чистарттык 03.05.2016
Сөрде башлангыч мәктәбенең 3 класс укучылары чишмә чистартырга бардылар.
Тау астында чишмәбез,
Су алырга төшәбез.
Татлы суын без аның
Бик яратып эчәбез. -
Тирә-якны матурлыйбыз. 03.05.2016

Түбән Оры башлангыч мәктәбе укучылары 3 май көнне авылдагы чишмә буен чистарттылар,агачлар утырттылар.








