Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 241 /Бездә укыйлар 241 укучы |
У нас учат: | 32/Бездә укыталар 32 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 21 22 23 24 ( 25 ) 26 27 28 29 30 >>
-
Нәүрүз бәйрәме 22.03.2024
Бүген шаулап гөрләп Нәүрүз бәйрәме утте."Нәүрүз» – « Яңа көн» дигэн мәгънәне аңлата. Язны каршы алу бәйрәме көн белән төн тигезләшкән көнне 21 мартта үткәрелә.әНәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. Татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде. Күңелле уеннарда балалалар бик теләп катнашты.
Укучыларны телеңне йотарлык тәмле коймак, һәм хуш исле чәй белән сыйладылар. -
Ата-аналар җыелышы 21.03.2024
Бүген мәктәптә гомуми мәктәп ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта ата-аналарга (законлы вәкилләргә) каникул чорында балаларга юлларда һәм урамнарда куркынычсызлык кагыйдәләрен, көнкүреш куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр.
Тәрбия буенча киңәшче А.Н.Садриева интернет-иминлек мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. Ул ата-аналардан үсеп килүче буынның социаль челтәрләрдә күпме вакыт үткәрүен, балаларныңнинди сайтларда утыруын күзәтүләрен сорады.
Мәктәп директоры Зарипов Х.Х. әти әниләрне язгы каникулда эш планы белән таныштырды -
ВПР-2024 21.03.2024
5 класс укучылары тарихтан ВПР эшләделәр.
-
Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Үз уены" викторинасы у 21.03.2024
Бүгенге көндә балаларның юлларда иминлеге җитди проблема булып тора. Хәрәкәтнең барлык катнашучылары арасында балалар иң дисциплинасыз җәяүлеләр булып тора. Ел саен шәһәр юлларында һәм урамнарында бик күп юл-транспорт һәлакәтләре була, нәтиҗәдә балалар һәлак була һәм имгәнә.
20 мартта безнең мәктәптә укучылар һәм ата-аналар командалары арасында юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча "Үз уены" викторинасы узды. 8 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре юлда куркынычсызлык кагыйдәләре буенча яхшы белемнәр күрсәттеләр.
Чарада "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" профилактика бүлегенең Арча районындагы бүлек начальнигы Мөхәммәтҗанова Э. Г. катнашты.
Энҗе Газиз кызы балаларга җәяүлеләр хәрәкәтенең үзенчәлекләре, транспортта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында тагын бер кат искә төшерде, ә аннары истәлекле бүләкләр тапшырды. -
ВПР-2024 20.03.2024
4 класс укучылары рус теленнән ВПР эшләделәр.(2 нче өлешен)
-
Проект яклау 20.03.2024
Бүген безнең мәктәптә 10 сыйныф укучыларының шәхси проектларын яклау узды. Уку елы дәвамында укучылар тикшеренүләр белән шөгыльләнәләр, социологик сораштырулар үткәрәләр, социаль әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерәләр. Яклауга тәкъдим ителгән проектлар арасында социаль һәм тикшеренү эшләре дә бар. Проектлар төрле фән кысаларында язылган: информатика, җәмгыять белеме, биология, тарих. Проект яклау презентацияләр һәм укучыларның сайланган тема буенча үз эшләрен күрсәтү белән үрелеп барды. Укучыларны шәхси проектларын уңышлы яклавы белән котлыйбыз.
-
«Сак булыгыз, юл!"-башлангычлар өчен әңгәмә 20.03.2024
Арча районының "Юл хәрәкәте иминлеге" профилактика бүлеге башлыгы Э. Г. Мөхәммәтҗанова. башлангыч сыйныф укучылары өчен «Сак булыгыз, юл!", "Без юл хәрәкәтендә катнашучылар" дигән темага әңгәмз уздырды.Ул балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүнең мөһимлеге, юлның куркынычсыз үтү кагыйдәләре турында искәртте.
Энҗе Газиз кызы кечкенә җәяүлеләргә кичке вакытта яктылык кайтаручы элементлар куллану кирәклеген искәртте. -
ВПР-2024 19.03.2024
Бүген 4 класс укучылары рус теленнән ВПР эшләделәр.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен беләсенме? 15.03.2024
Бүген беренчеләрнең "Спорт" юнәлеше командасы юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге турында класс сәгате үткәрде һәм балаларны юл билгеләре белән таныштырды
-
"Иң яхшы сыерчык оясы" конкурсы 14.03.2024
Яз көне табигать җанлана, көн озыная, кошлар җылы яклардан туган җирләренә кайталар һәм безне үз җырлары белән сөендерәләр. Улның бу вакытында безнең канатлы дусларыбызга оялар ясап эләбез.Шул уңайдан мәктәптә "Иң яхшы сыерчык оясы" конкурсы башланды.