Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы
Визитная карточка
Адрес: | 422031,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Новый Кинер, улица Советская, дом 8/ Россия Федерациясе,Татарстан Республикасы,Арча муниципаль районы,Яңа Кенәр авылы,Совет урамы,8 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-669-11-57 |
E-Mail: | Snkin.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ «Новокинерская СОШ имени С.З.Габдрахмановой» |
Руководитель: | Зарипов Хамбаль Хабилович |
Год основания учреждения: | 1925 |
У нас учатся: | 241 /Бездә укыйлар 241 укучы |
У нас учат: | 32/Бездә укыталар 32 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Новокинерская средняя общеобразовательная школа имени Героя Социалистического Труда Стеллы Закиевны Габдрахмановой» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының"Социалистик Хезмәт Герое Габдрахманова Стелла Закиевна исемендәге Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбе"муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесы - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 17 18 19 ( 20 ) >>
-
"19 май-Россия балалар иҗтимагый оешмалары көне- Пионерлар көне." 20.05.2024
"19 май-Россия балалар иҗтимагый оешмалары көне- Пионерлар көне."Бүгенге бәйрәм балалар иҗтимагый хәрәкәтендә катнашучыларның дуслыгын, балалар һәм өлкәннәрнең үзара аңлашуын символлаштыра.Тәрбия эшләре буенча директор киңәшче Садриева А.Н. һәм мәктәп музее җитәкчесе Фазуллина Л.Р. балалар иҗтимагый оешмаларының барлыкка килү тарихы турында күргәзмә әзерләделәр.
-
"Футбол в школе" 16.05.2024
«Мәктәптә Футбол» Бөтенроссия фестивале кысаларында башлангыч сыйныф укучылары «Өйдә Футбол»челленджында катнаштылар. Балалар өй шартларында футбол уйныйлар. Гаилә белән күнегүләре үткәрәләр, футбол тубы белән төрле биремнәр үтиләр.
-
15 май-Гаилә көне 15.05.2024
15 май-Гаилә көне уңаеннан, "Гаиләдә Тег-регби" проекты кысаларында 2 нче сыйныф укучылары һәм әти-әнилэре белән куңелле Тег-регби уены үткәрелде. Ахырдан бәйрәм чәй өстәле артында дәвам итте.
-
Котлыйбыз. 15.05.2024
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы башкарма комитеты "Мәгариф идарәсе" Туган якны өйрәнү буенча "Милли эзләнүләр"
проекты астында үтүче Россиядә Гаилә елы һәм Татарстанда фәнни-технологик үсеш елына багышланган укучылар һәм укытучыларны "Милли гаиләм тарихы" районара фәнни-гамәли конференциясендә катнашып 3 нче сыйныф укучысы Хәкимҗанова Адилә Фәргать кызы 2 нче урын алды. Адиләне чын күңелдән котлыйбыз. -
Безнекеләр ШАЯН ТВ да! 09.05.2024
7 майда безнең мәктәпнең беренчеләре Шаян ТВ тапшыруында катнаштылар. Алар мультфильмнарны татар телендә яңгырату турындагы проектлары турында сөйләделәр.
-
Җиңү парадында 07.05.2024
7 майда безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары Җиңү парадында һәм истәлекле митингта катнаштылар. Митингтан соң "Бәрмәнчек"дәүләт керәшен фольклор ансамбле концертын карадылар
-
“Бәхет биргән туган җирем” XI төбәкара фәнни-гамәли конференциясе 06.05.2024
6 нчы май көнне Арча районы С.З.Габдрахманова исемендәге Яңа Кенәр урта мәктәбе базасында РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Р.У.Халитов исемендәге укучылар һәм укытучыларның “Бәхет биргән туган җирем” XI төбәкара фәнни-гамәли конференциясе булып узды. Конференциянең беренче этабына 403 эш килде. Конференциядә Пенза, Самара, Төмән, Пермь өлкәләреннән, Башкортстан, Мари республикасы, Чувашия, Татарстанның Арча, Биектау, Әлки, Мамадыш, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Казан районнары укытучылары һәм укучылары катнаштылар һәм призлы урыннарга лаек булдылар.
Конференциядә 5 секция эшләде: башлангыч сыйныфлар өчен “Минем гаиләм” рәсем, шәҗәрәләр һәм кул эшләнмәләре; 5-8 нче сыйныфлар өчен “Нәселемнең горурланырлык шәхесләре” иншалар; 9-11 нче сыйныфлар өчен “ Фән, техника эшенә өлеш керткән якташларым”; укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен «Мәктәбем тарихында якты эз калдырган мөгаллим һәм мөгаллимәләр» фәнни эшләр. I, II, III секция эшләренә беренче этапта йомгак ясалды. Бәяләгәндә эшнең фәннилеге, заман таләпләренә туры килүе, эшләрнең җирле материалга нигезләнгән булуы исәпкә алынды.
Жюри вазифасын Арча районы Яңа Кенәр авылының күренекле кешеләре - китапханә хезмәткәрләре, Татарстанның атказанган һәм Халык укытучысы Гарифҗанов Мәсхүт Зариф улы, Арча “Әлифба” музее җитәкчесе Дамир Таҗиев, ветеран укытучылар, педагоглар укучыларның фәнни һәм иҗади эшләренә югары бәя бирделәр. Йомгаклау өлешендә һәр секциягә нәтиҗә ясалып, конференция җиңүчеләре билгеле булды. Укучыларга Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды.
Әлеге тантанада Арча районы Мәгариф идарәсе идарәсе җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина Зөлфия Риф кызы, мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча белгече Мостафина Энҗе Габдулатҗан кызы, Рәгыйб абыйның кызы Ләлә апа, балалары һәм оныкларының катнашуы конференциягә ямь өстәде. -
Волейбол ярышы 06.05.2024
5 май көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залында, волейбол тренеры Ахметов Тәлгать Хәбибрахман улы истәлегенә 2010-11 нче елгы егетләр арасында волейбол ярышлары узды.
-
"Арча балы" бию - иҗат проекты 03.05.2024
Бүген Арча мәдәният йортында Җиңү көненең 79 еллыгына багышланган "Арча балы" бию - иҗат проекты узды. 8 нче сыйныф укучылары "Иң назлы" һәм "Иң бердәм"номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Җитәкчеләре-Хәкимова Л.Ф. һәм Хәйруллина Ч. М.Аларны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба иҗади уңышлар телибез.
-
"Тукай марафоны" 27.04.2024
Габдулла Тукайның тууына 138 ел тулу уңаеннан "Тукай марафоны"ның быелгысы да шагыйрьнең туган көне көнне уза. Бу марафонда безнең укучыларыбызда катнашты