Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 ( 87 ) 88 89 90 >>
-
Бөек Җиңү бәйрәмен каршылап. 28.04.2020

Бөек Җиңүнең 75 еллыгын каршылган көннәрдә укучыларыбыз һәм укытучыларыбыз сугышта катнашкан бабайлар, тылда хезмәт куйган әбиләребез турындагы истәлекләрне кабат барлыйлар.”Җиңүнең 75 еллыгы” дип исемләнгән күргәзмәдә дә яшь рәссамнарыбыз бик теләп катнашты.
-
Габдулла Тукай туган көн. - Без Тукайны укыйбыз 26.04.2020

26 апрель - Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне! 15 апрель — Тукай вафат булган көн. Икесе дә яз аенда, табигать яшәргән чакта.
Нинди генә заманнар кичермәде кешелек бу арада, нинди генә тетрәнү, бар булу һәм югалтулар шаһиты булмадык без бу чорда. Ләкин нинди генә сынаулар аша үтелсә дә, Тукай халкын, ә халык исә Тукаен үз йөрәгендә саклады, әгәр инде үз сүзләре белән әйтсәк, аны «туплар да ватмады, уклар да кадамады». Ул «халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгесе» булды, әле дә шулай һәм киләчәктә дә шулай булыр.
26 апрельдә татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Тукай туган көн хәзер республикабызда Туган тел көне дип игълан ителде. Инде бик күп еллардан бирле халкыбызда матур традиция яши – шагыйрьнең туган көнендә татарлар яшәгән төбәкләрдә шигырь бәйрәмнәре үткәрелә. Тукай иҗаты Җиһанга ямь, яктылык чыганагы, яшәү көче бөркеп, җирне, күңелләрне җылытып торучы мәңгелек кояш кебек үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның шигырьләре, моңлы бер җыр кебек, гасырлардан гасырларга күчеп, күңел кылларын тибрәндерә, еларга, да, көләргә дә, уйланырга да мәҗбүр итә.
Безнең мәктәп укучылары да аның шигырьләрен яратып укыйлар, әдәби марафонда катнашалар.
-
День посадки леса 25.04.2020

-
Видеоконференция для родителей от «Учи.ру» 24.04.2020

24 апреля 2020 года в 17:00 часов образовательная платформа «Учи.ру» провела видеоконференцию для родителей (законных представителей) обучающихся, в ходе которой они ознакомились с возможностями и функционалом платформы для организации дистанционного обучения. В этой видеоконференции участвовали и родители наших обучающихся.
-
Мәңге яши Тукай күңелләрдә. 23.04.2020

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Мәңге яши Тукай күңелләрдә" дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Әлеге чара кечкенәләргә шагыйрь ,аның иҗаты турында яңа мәгълүмат бирә, урта һәм өлкән сыйныфларда укучыларның тагын бер кат хәтерләренә төшерә.Тукай әсәрләрен кабат укырга ,өйрәнергә этәргеч бирә.Күргәзмәдә катнашырга теләүче укучыларыбыз саны артканнан арта бара.
-
Без Тукайны укыйбыз 21.04.2020

Апрель ае җиргә Тукайны алып килде. Бу традициягә тугры калып, безнең мәктәп укучылары бөек шагыйрь Г.Тукайны искә алуны, иҗатын тирәнтен өйрәнүне дәвам итәләр. Укучылар читтән торып уку белән беррәттән “Без Тукайны укыйбыз” әдәби марафонында актив катнашалар. Укучылар яраткан шигырьләрен сайлап, чыгыш ясыйлар. Укучыларыбызга уңышлар телибез.
-
Продуктовые наборы 20.04.2020

Сегодня в общеобразовательных организациях выдали продуктовые наборы для многодетных семей.
-
Акция «Отдай запасной гаджет в свою школу» 20.04.2020

В Арском районе продолжается благотворительная акция «Отдай запасной гаджет в свою школу». В связи с этим МБОУ «Нижнеатынская ООШ» просит продолжить оказание благотворительной помощи в создании условий для дистанционного обучения детям из малоимущих семей.
Каждый человек вне зависимости от должностного и социального статуса может приобрести или принести в свою школу неиспользуемые компьютеры, ноутбуки, смартфоны, гаджеты, оплатить Интернет-трафик. Возможно, у кого-то есть запасные мобильные телефоны, мониторы, клавиатура, мыши, веб-камеры, наушники и другая техника, пригодная для дистанционного обучения, – принесите их в свою школу и окажите помощь детям!
#Отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу!
-
Габдулла Тукай иҗаты буйлап 16.04.2020

Үзизоляция вакытында мәктәбебез укучылары матур әдәбият әсәрләре уку белән мавыгалар. 2 класс укучылары Г.Тукай шигырьләрен, әкиятләрен кызыксынып, яратып уку белән беррәттән аларга карата төрле аппликацияләр дә иҗат итәләр.
-
Юлларда сак бул! 15.04.2020

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, җәяүлеләрне таптату аркасында, ел саен юлларда меңнәрчә кешеләр һәлак була. Шуңа күрә Хөкүмәт Юл хәрәкәте кагыйдәләренә төзәтмәләр кертте: җәяүле гражданнарны фаҗигадән саклап калу өчен, аларның киемнәрендә "фликер" дип аталучы яктылык кайтаргыч элементлар булырга тиеш. Киемнәргәтегелгән яктылык кайтаргыч элементлар җәяүлеләрне фаҗигадән саклый ала. Кичке һәм төнге вакытта начар яктыртылган урыннарда да водитель, киемендә бер генә яктылык кайтаргыч элемент булса да, җәяүлене элегрәк һәм шактый ерак арадан да күреп ала. Бу исбатланган факт. ... Яктылык кайтаручы наклейкалар яки киемгә тегелгән билгеләр юлны кисеп чыгучы, юл, трассалар кырыннан хәрәкәт итүче барлык җәяүлелеләрдә дә булырга тиеш.Хөрмәтле әти-әниләр!Һәр балада шундый яктылык кайтаргыч булдырсак иде.
Бүген безнең укучыларыбызга,әти-әниләргә шундый эчтәлектәге видеоролик тәкъдим ителде.Барыбызның да юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез булсын!
















