Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 106 107 108 109 ( 110 ) >>
-
Парламент дәресе-2017 30.10.2017

1992 елның 6 ноябре Татарстан Республикасы өчен чын мəгънəсендə тарихи көн булды. Татарстанның яңа Конституциясен кабул итте. Анда күпмиллəтле демократик дəүлəт төзүнең заманча идеялəре һəм принциплары чагылыш тапты.
Кеше, аның хокуклары һəм иреклəре – иң зур хəзинə. Кеше һəм граждан хокукларын һəм иреклəрен тану, үтəү һəм яклау – Татарстан Республикасының бурычы. Мәктәбебездә шушы көнгә карата Парламент дәресе узды.
- Республиканский родительский форум 26.10.2017 Республиканский родительский форум «Крепкая семья – основа социализации учащихся: проблемы и тенденции» Место проведения: Международная школа Казани ( ул.Мавлютова, д.5 ) Дата проведения: 28 октября 2017 года, 10.00-14.00 ч.
-
“Көзне озату” бәйрәме 21.10.2017

1-9 нчы сыйныф укучылары катнашында “Көзне озату” бәйрәме үткәрелде. Балалар саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадылар,көзге табигать матурлыгын күзәттеләр,”яфрак яңгыры” яудырдылар.Соңыннан учакта пешкән тәмле ботка белән сыйландылар.
-
”Мөстәкыйль балалар" акциясе 15.09.2017

-
Ата-аналар җыелышы. 13.09.2017

Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышы булды. Җыелышта авылыбызның фельдшеры Йосыпова Н.А.,Урта Аты җирле үзидарә башлыгы Батталова Р.Х.катнашты. Надия апа ата-аналарга грипп профилактикасы турында сөйләде, вакцинация үтергә тәкъдим итте.БатталоваР.Х. ата-аналарны балаларның кич чыгуларын контрольдә тотуларын сорады,авыл тормышындагы яңалыклар белән таныштырды. Мәктәп директоры Габдрахманов И.Н. әти-әниләрне яңа уку елына әзерлек , мәктәп уңышлары,ашханәдә туклану буенча мәгълүматлар белән белән таныштырды . Укыту һәм тәрбия буенча максат һәм бурычлар билгеләнде.
-
Международный день грамотности 08.09.2017

8 сентября 2017 года в нашей школе прошёл Международный День грамотности. Праздник отмечается ежегодно 8 сентября. Он был учрежден ЮНЕСКО в 1966 году. Все желающие – ученики, учителя, проверили себя на знание русского языка. Было увлекательно, интересно.
-
"Бөтендөнья тынычлык дәресе" 02.09.2017

Беренче сентябрь көнне Урта Сәрдә башлангыч гомум белем бирү мәктәбендә укучылар катнашында "Белем бәйрәме"нә багышланган ачык чара булып узды. Бәйрәмдә балаларның әти-әниләре, ветеран укытучылар катнашты.Балалар мәктәпне сагынып килгәннәр.
Шулай ук беренче сентябрь көнне мәктәптә "Бөтендөнья тынычлык дәресе" үткәрелде. Балалар тынычлык турында фикер алыштылар, күп мәгълүмат тупладылар. Дус-тату булырга кирәклеген төшенделәр. Дәрес бик файдалы һәм күңелле булды. -
“Мәктәпкә җыенырга булыш” 18.08.2017

18 нче августта Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында зонага караган мәктәпләрнең беренче классына укырга керүче балаларга сумка тапшыру тантанасы булды. Балаларны котларга район мәдәният бүлеге җитәкчесе Мөхетдинов Р.Р., Урта Аты җирле үзидарәсе җитәкчесе Батталова Р.Х. килде.
-
«Әбиемнең серле сандыгы» 23.05.2017

20 май көнне ТР Милли музее белән «Тылсымлы куллар» журналы оештырган «Әбиемнең серле сандыгы» бәйгесе җиңүчеләре һәм финалистларын котлау чарасы узды. Тантаналы чарада Татарстан китап нәшрияты , Г.Камал театры, «Татармультфильм» , «Идел» яшьләр үзәге җитәкчеләренә, кадерле кунакларыбыз – Дәү әниебез Әлфинур апа Хисамига, Фәрид Мифтахов катнаштылар. Бу матур бәйрәмдә Түбән Атыда яшәүче Йосыповлар гаиләсе катнашып кайтты. 2нче сыйныф укучысы Йосыпова Анияне уңышлары белән котлыйбыз!
-
Көрәшчеләребез сынатмады 23.05.2017

20 майда Арча районында 2003 елгы яшүсмерләр арасында көрәш бәйгесе үткәрелде.Бу бәйгедәдә безнең көрәшче егетләребез катнашып призлы урыннарга лаек булдылар: Хәмидуллин Д. 1 урын, Хадиев М. – 3 урын, Ихсано И. 4 урын (Тренерлары Лотфуллин Т.А.) Укучыларыбызны һәм тренерлары Лотфуллин Т.А. чын күңелдән котлыйбыз. МОЛОДЦЫ !
















