Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422016, РТ, Арский район, д. Нижние Аты, ул. Центральная, д. 11А |
| Телефон: | +7(843)-665-07-46 |
| E-Mail: | Sna.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижнеатынская ООШ" |
| Руководитель: | Ахунов Айнур Василович |
| Год основания учреждения: | 1937 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижнеатынская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан\Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 111 ) 112 113 114 115 116 117 118 119 120 >>
-
Летний фестиваль ГТО 20.05.2017

20 мая 2017 года в Арском стадионе состоялся летний фестиваль Всероссийского физкультурно-спортивного комплекса «Готов к труду и обороне (ГТО) среди всех категорий населения Арского муниципального района. В этом фестивале активное участие приняли и учащиеся нашей школы.
-
Асфальтка рәсем ясау бәйгесе 17.05.2017

Арча Укучылар сарае каршында асфальтка рәсем ясау бәйгесе үткәрелде. Районыбыз мәктәпләреннән килгән укучылар 4 төрле номинациядә иҗади эш—рәсемнәрен тәкъдим иттеләр.Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Кәримова Гөлия Марат кызы “Экология елы” дип исемләнгән номинациядә рәсем ясады: дипломга һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
-
Җиңел атлетика буенча ярышы 16.05.2017

15 май көнне Арча районы мәктәпләре профсоюз оешмаларының җиңел атлетика буенча ярышлары булып узды. Түбә Ат төп мәктәбенән 8 укытучы әлеге ярышта бик яхшы чыгыш ясады. Ү з дистанцияләрендә Шакиров Р.Н. 100 метрлы дистанциядә 1 урынны, Шайхиев Д. 400 дистанциядә 3 урынны алды., Эстафетада катнашучылар: Закирова А., Сафин Л., Маикова Г., Кадыров З. - 3 урынны алдылар.Котлыйбыз! Молодцы!
-
Алар мәңге истә! 08.05.2017

Бүген мәктәп һәм мәдәният коллективы, укучылар, сугыш чоры балалары-ветераннар белән бергәләп "Үлемсез полк" дип исемләнгән чара кысаларында һәйкәл янына демонстрациягә чыктык. Чараның икенче өлешен 4-9 нче класс укучылары әзерләгән мероприятиене карадык.
-
Безопасное колесо-2017 02.05.2017

29 апреля 2017 года в Арской гимназии №5 состоялся ежегодный районный этап Всероссийского конкурса «Безопасное колесо». В этом конкурсе активное участие приняла и наша школьная команда «Светофорики».
-
Прием в первый класс 01.05.2017

Уважаемые родители! С 1 февраля 2016 года начался прием заявлений в первый класс. Для того чтобы записать ребёнка в 1 класс, Вы
можете прийти в школу с 1 февраля и в другие последующие дни. Кроме того, можно записаться через Интернет, заполнив заявление на портале государственных и муниципальных услуг Республики Татарстан https://uslugi.tatarstan.ru/service/detail/22364.
Необходимые документы:
1) Документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя) ребенка
2) Заявление установленного образца (заполняется в школе)
3) Свидетельство о рождении ребенка (оригинал и копия)
4) Свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства (оригинал и копия)
-
Өмәдә 29.04.2017

Экология елы, чисталык икеайлыгы уңаеннан, мәктәп, авыл территориясен чистарту һәм тәртипкә китерү максатыннан , бүген мәктәптә мәктәпкүләм өмә оештырылды. Бердәм күмәк көч туплап , укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр эшкә кереште. Чәчәклекләр, бакчалар , тырмаланып тәртипкә китерелде. Чишмә тирәсе, юл кырыйлары чистартылды.
-
" Бердәм гамәлләр көне" 27.04.2017

Зəңгəр күк йөзендə кояш балкыган чакта, шаулап-гөрлəп яз килгəндə, бирегə татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны искə алырга, аның туган көнен билгелəп утәргә җыелдык. Бездә бу көн, икеләтә бәйрәм булды. Берсе –Тукаебыз көне, ә икенчесе – Бердәм гамәлләр, ягъни милләтебезнең бөеклеген, халкыбызның матур гадәт-йолаларын тагын бер кат искә төшереп, барлау көне. Бәйрәм рухы иртәдән үк сизелде. Барлык укытучылар һәм укучыларның киемнәрендә миллилек чагылыш тапты. Кызларыбызның күбесе калфаклар, ә егетләребез кәләпүшләр киеп, үзләренең татар булулары белән горурланып йөрделәр.Татар теле һәм әдәбияты укытучылары башлангыч сыйныф укучылары катнашында бәйге үткәрделәр: Тукайның биографиясе,иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр.Бәйрәмгә Шүрәле килеп кергәч,бәйрәм тагын да ямьләнеп китте.Катнашучылар истәлекле бүләкләргә ия бул
-
"Акыл-баттл" 26.04.2017

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан "ТатАрча кичләре" проекты кысаларында үткән "Акыл-баттл" интеллектуаль уены узды. Бу уен Тукайның туган авылы Кушлавычта булды. Анда 4 мәктәп:Тубән Аты, Наласа, Кушлавыч, Утар Аты авыллары ярышты. Ярыш бик кызу булды. Сораулар да җиңелдән түгел иделәр. Ләкин аңа да карамастан укучылар аларга тиз һәм дөрес җавап бирделәр. Уенның нәтиҗәләре түбәндәгечә булды: 1 урын - Наласа, 2 – Утар Аты, 3 урында Түбән Аты һәм Кушлавыч мәктәпләре калдылар. Катнашучыларга диплом һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу уен безгә Тукай турында яхшырак өйрәнергә һәм белергә этәргеч булды.
-
ОСТАЗЫБЫЗ- бездә кунакта. 25.04.2017

30 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлап, бүгенге көндә лаеклы ялда булган мөхтәрәм ветеран укытучыбыз Каюмова Мәдинә Мингариф кызы кабат укучылар алдына кереп басты. Мәдинә апа 8 нче сыйныф укучыларына “Исәнләшү әдәбе” темасына әхлак дәресе бирде. Әлеге дәрес Мәгариф идарәсе тарафыннан тәкъдим ителгән “Мәңгелек остаз” акциясе кысаларында үтте. Чараның максаты-озак еллар мәгариф системасында эшләп, укучылар мәхәббәтен яулаган укытучыларның эш алымнарын барлау, өйрәнү, яшь буында өлкәннәргә карата хөрмәт хисләре тәрбияләү. Дин юлындагы мөгаллимебезнең әлеге теманы сайлавы очраклы түгел, әлбәттә.Укыткан чорда да үз дәресләрен һәрвакыт әдәп-әхлак мәсьәләләре белән бәйләп алып барды ул. Тел-әдәбят фәне буенча укучыларга ныклы, тирәнтен белем биреп кенә калмады, аларны чын мәгънәсендә әхлакый-эстетик яктан тәрбияләде.
Кадерле вакытын, бөтен игътибарын телефонга багышлаган буын күп очракта әйләнә-тирәсендәге өлкәннәрне күрми дә үтеп китәргә мөмкин . Олылар исә үзе белән исәнләшкән кешегә һәрвакыт рәхмәтле булдылар. Исәнләшү- әдәплелекнең төп күрсәткече. Исәнләшүнең төрләре гаҗәп күп,шуның өстенә төрле милләт вәкилләренең исәнләшүдә үз кагыйдәләре. Укучылар күрешү әдәбе турында да кызыксынып тыңладылар. Кешеләр генә түгел, хайваннар, бөҗәкләр, кошлар да үзләренчә исәнләшәләр, күрешәләр, хәтта күктәге йолдызлар да “күз кысышалар”. Исәнләшү, сәламләшү әдәбенең әһәмияте тагын шунда күренә: 21 нче ноябрь –Исәнләшү көне буларак билгеләп үтелә.
Укучылар , дәрестә катнашкан укытучылар өчен дә бәйрәм булды әлеге дәрес. Мәдинә апага, гаиләсенә, туганнарына сәламәтлек, озын гомер телибез. Мондый дәресләр әле соңгысы булмас дигән нияттә калабыз. Рәхмәт Сезгә, тормыш дәресе биргәнегез өчен рәхмәт!
Данис Хәмидуллин, Түбән Аты мәктәбе укытучысы.
















