• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Арский
  • Детские сады
  • МБДОУ «Муралинский детский сад " Арского муниципального района РеспубликиТатарстан/ Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөрәле балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениясе»

МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45
Телефон:
E-Mail: dsmurali.arsk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Руководитель: Туктарова Нурфия Радифовна
Год основания учреждения: 1990
У нас учатся: 4 детей
У нас учат: 1 педагог

Новости детского сада

Өлкәннәр көне белән!

Опубликовано: 01.10.2026

Татар халкында олы яшьтәгеләр һәрвакыт зур хөрмәткә ия булган. "Олының сүзе - алтын" дигән мәкаль дә очраклы гына әйтелмәгән. Әби-бабайларыбызның акыллы киңәшләре, тормыш тәҗрибәләре, җылы сүзләре безнең өчен һәрвакыт кадерле булды.
Өлкәннәр көне - бу аларга рәхмәт әйтү, аларның кыйммәтен аңлау, аларга игътибар һәм мәхәббәт күрсәтү көне.
Хөрмәтле, өлкәннәребез! Сезне чын күңелдән Өлкәннәр көне белән котлыйбыз. Сезгә сәламәтлек, тыныч картлык телибез, балалар-оныклар игелеген күреп, матур тормышларда яшәргә язсын.

Иң зур бәхет нәрсә кеше өчен?
Сәламәтлек, җаны тыныч булса;
Янәшәдә әти-әни диеп,
Газиз балалары өзелеп торса.

Оныклары әби-бабай, диеп,
Кочагына килеп сыенса;
Сызламаса иртән аяк-куллар,
Төннәр кыска булып тоелса...

Әрнемәсә әгәр йөрәккәе,
Нигә болай булды, балам, дип,
Читкә чыгып китеп йөрәк парәң,
Картлык көндә ялгыз калам, дип.

Шулар барысы бәхет түгелмени,
Аңлап яши белгән кешегә,
Кемдер бәхетлерәк диеп уйламагыз,
Читтән генә шулай күренә...

Өең җылы, тамагың тук булса,
Аяз булса баш өстеңдә күгең;
Янәшәңдә дус, туганнар булса,
Бәхет өчен артык кирәк түгел...

Шушы бәхетләрнең барысын телим,
Сезнең йөрәк әрнеп какмасын;
Йөзләрегез һәрчак көләч булсын,
Кайнар яшьләрегез таммасын!

Иң кирәкле, газиз затлар булып,
Бала хәсрәтләре күрмичә;
Яшәгез Сез, бар булыгыз әле,
Картаюны бар дип белмичә!

Ихтирам белән "Мөрәле балалар бакчасы" коллективы



К списку новостей