МБДОУ «Муралинский детский сад "Арского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422027, Республика Татарстан, Арский район, с. Мурали, ул. Центральная, д. 45 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmurali.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Руководитель: | Туктарова Нурфия Радифовна |
| Год основания учреждения: | 1990 |
| У нас учатся: | 4 детей |
| У нас учат: | 1 педагог |
Новости детского сада
Көзге табигатькә сәяхәт.
Опубликовано: 25.09.2026Көз - табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтү өчен иң матур вакыт. Аларны күрү өчен табигать кочагына чыгу кирәк. Табигатьтә булу балалар өчен дә күңелле вакыйга. Бүген дә бергәләп табигатькә сәяхәт иттек. Табигатьне күзәтү балаларның игътибарын арттыра, матурлыкны күрә белергә өйрәтә, сакчыл караш тәрбияли.
Нәрсәләр күзәттек соң? Кояшлы күк йөзен күзәттек, төрле төстәге яфракларга сокландык, җирдәге яфракларның кыштырдавын тыңладык, агачлар белән таныштык. Сылу каеннар инде күпчелек яфракларын койганнар, горур имәннәрнең яфраклары төрле төсләргә кергәннәр, әкренләп җир өстенә түшәлә башлаганнар. Төз юкәләр генә әле яфрак коярга ашыкмый, яшел күлмәкләрен киеп утыралар. Чыршы, наратлар табигатькә яшеллек биреп, төз басып торалар.
Балалар төрле агачларның яфракларын җыйдылар, яфрак яңгырын күзәттеләр. Табигать үзенең матурлыгы белән безне таң калдырды. Кыскасы, балалар һәр фасылның үзенчә матур икәнен аңлап, белемнәрен ныгытып кайттылар.
Сәяхәт күңелле, истәлекле булды.
К списку новостей









