Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422022, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, деревня Мендюш, ул. Татарстан, д. 48 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dsmendysh.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Мендюшский детский сад" |
| Руководитель: | Мустафина Рима Галиповна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 30 детей/ 30 бала |
| У нас учат: | 4педагога/ 4 педагогик хезмәткәр |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Мендюшский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Мөндеш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 11 12 13 14 15 16 ( 17 ) 18 19 20 >>
-
Татар халык уеннары уйнау. 19.02.2025

Туган тел атналыгын дәвам итеп, татар халкының җырлы-биюле "Кәрия-Зәкәрия" уенын уйнадык.
-
А.Алиш әкиятләре белән таныштык. 18.02.2025

Безнең бакчабызда Туган тел атналыгы бара. 21 февраль - Туган тел көне уңаеннан, кечкенәләр төркеме балалары белән А. Алиш әкиятләре белән таныштык.
-
Дулкынландыргыч очрашу. 17.02.2025

Безнең бакчабызда Махсус Хәрби Операциядән ялга кайткан егетләребез белән очрашу узды. Балалар аларга багышлап шигырьләр, җырлар, биюләр башкардылар. Егетләр дә буш кул белән килмәгән - һәр балага бүләк әзерләгәннәр. Исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуыгызны көтеп калабыз.
-
15 февраль - Муса Җәлил туган көн. 14.02.2025

Гомерем минем моңлы бер җыр иде,
Үлемем дә яңрар җыр булып.(Муса Җәлил)Бу исемне телгә алуга, күз алдына ниндидер гадәттән тыш кеше килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче дә, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.
Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.
Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның көрәше һәм эшчәнлеге – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.
-
Подвижные игры с обручем. 13.02.2025

Игры с обручем способствуют формированию правильной осанки, улучшают состояние дыхательной и сердечно-сосудистой системы дают разностороннюю тренировку координации движения, зрительной, слуховой, моторной памяти, ловкости… Также эти игры способствуют выработке основных двигательных качеств (силы, быстроты, ловкости и выносливости) и помогают ориентировке в пространстве, влияют на формирование нравственно-волевых качеств (выдержки, настойчивости, взаимовыручки, дисциплинированности и т. д.), воспитывают стремление выполнить упражнение не только правильно, но и красиво, легко, развивают реакцию на сигнал, способствуют умению согласовывать движение различных частей тела.
-
Алъяпкыч бизәдек. 12.02.2025

Милли колоритлы дидактик уен - "Алъяпкыч бизәү".
-
Иҗади-эстетик сәнгать (рәсемләү). 11.02.2025

Ватанны саклаучылар елы уңаеннан рәсем эшчәнлегендә балалар белән "Куәтле армиябез" дигән темага рәсем ясадык.
-
Стенд ясадык. 10.02.2025

Бакчабызда "Ватанны саклаучылар" елына багышланган стенд булдырылды.
-
7 нче февраль - Татарстан Гербы көне. 07.02.2025

Бүген Татарстан Республикасы Гербы көне. Ул ТР Югары Советы Карары белән 1992 елның 7 февралендә расланган.
Гербның үзәгендә — канатлы ак барс сурәте. Борын заманнарда ул уңдырышлылык тәңресе, балаларны яклаучы булып саналган. Татарстан гербында барс — республика гражданнары һәм халкының яклаучысы.
Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.
Төсләрнең символик мәгънәләре:
Алтын төсе — Татарстан җиренең матурлыгын, муллыгын күрсәтә.
Яшел төс — яз яшеллеге, Татарстан яңаруы
Ак төс — Татарстан гражданнарының уй-фикер пакълыгы,
Кызыл төс — Татарстанның өлгергәнлеге, энергиясе, куәте.
Шулай итеп, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.
-
Чираттагы уңышыбыз. 06.02.2025

Бакчабызда тәрбияләнүче балалар "Будь заметным на дороге!" дип исемләнгән район конкурсында катнаштылар. Хөсәйнов Д.Р. - 1 урын, Хөсәйнова М.Р.- 2 нче, Гарипов А.З. - 2 нче, Хөсәинов Ә.Р.- 2 нче, Гарипов З.З. - 3 нче урынга лаек булдылар. Афәрин!!! Котлыйбыз!!!















