Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 ( 6 ) 7 8 9 10 >>
-
Родительское собрание 11.03.2026

Проинформировали родителей (законные представители) обучающихся по мониторингу сетевого пространства социальных сетей несовершеннолетних по выявлению негативных факторов воздействия интернет-контента, выявлению фактов пропаганды деструктивных групп и фактов распространения информации, причиняющий вред здоровью и развитию детей.
-
Бәйрәм конөерты / Праздничный концерт 07.03.2026

Кадерле хатын-кызлар - әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Сезне чын күңелдән 8 Март бәйрәме белән котлыйбыз. Сезгә иң изге теләкләр телибез, якыннарыгызның игелеген күреп яшәргә язсын сезгә. Салкын, озын кышлардан соң килгән бу беренче Яз бәйрәме, иң гүзәл бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәм сезгә тормыш яме, яшәү көче өстәсен. Бәхет нурында коенып, назга күмелеп, сөеп-сөелеп яшәгез. Бәйрәм белән!!!
Гөлнара Рафисовна җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары 8 Март бәйрәме белән котлап бик матур концерт куйдылар. Бәйрәмгә укучыларның әниләре дә килде.В нашей школе прошёл замечательный концерт, посвящённый Международному женскому дню 8 марта. Это событие собрало учеников, учителей и родителей, чтобы подарить всем дамам и девушкам море положительных эмоций и радости.
-
Әйләнә - тирә дөнья дәресендә 06.03.2026

Гөлшат Сәйфелхан кызы җитәкчелегендә 3 нче сыйныф укучылары әйләнә-тирә дөнья фәне буенча ачык дәрес күрсәттеләр. Әйләнә-тирә дөньябызда безне нинди куркыныч хәлләр сагалый? Куркыныч хәлләрдән ничек сакланырга? Әлеге сорауга җаваплар укучылар хәтеренә сеңгәндер һәм киләчәктә аларга ярдәм итәр дип ышаныйк
-
Башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә// Продолжается неделя начальных классов. 06.03.2026

Бүген 2 нче сыйныф укучылары Ләйсән Габдуллаҗан кызы җитәкчелегендә математикадан ачык дәрес күрсәттеләр. Кунакка кергән укытучылар балаларның белеменә дә, тәртибенә дә югары бәя бирде. Дәресләрдә алган белемегез сезгә тормышта ярдәм итсен, укучылар.
-
Бөйрәм белән әнием! 05.03.2026

Халыкара хатын-кызлар көне ул - изге гүзәл затларыбызның көне. Шушы уңайдан мәктәбебезнең башлангыч сыйныф әниләре белән "Көчле звено" исемле интеллектуаль уен узды. Әниләребез үзләренең белемнәре белән бергә җыр-моңга осталыкларын да күрсәттеләр.Байрәм бик күңелле үтте.
-
"Һөнәрләр иленә сәяхәт" 05.03.2026

3 нче сыйныф җитәкчесе Таҗиева Г.С. "Һөнәрләр иленә сәяхәт" темасына тәрбия сәгате үткәрде. Укучылар уеннар ярдәмендә тагын да күп мәгълүмат туплап, үзләренә һөнәр сайлау өчен беренче чиратта белем тупларга кирәклегенә инандылар.
-
Математика дәресендә. 05.03.2026

Гафетдинова Г.З. 4 нче сыйныфта әти-әниләр өчен татар теленнән фигыль темасын кабатлау буенча ачык дәрес үткәрде.
-
Бәйрәм открыткасы ясадык. 04.03.2026

Башлангыч класс укучылары технология укытучысы Гафетдинова Г.З. белән берлектә әниләренә якынлашып килүче 8 март бәйрәменә открытка ясадылар. Һәр бала күңел җылысын кушып ясаган әлеге бүләк бик матур һәм зәвыклы чыкты.
-
"Дустың булмаса - эзлә, тапкансың икән - сакла! " 04.03.2026

Мәктәбебездә башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында төрле чаралар үтә. Бүген бер төркем укытучылар 2 сыйныф укучыларына кунакка керделәр. Сыйныф җитәкчесе Гозәерова Л. Г. җитәкчелегендә алар "Дустың булмаса - эзлә, тапкансың икән - сакла! "дип исемләнгән тәрбия сәгате күрсәттеләр. Укучылар эзләнүле, креатив биремнәр башкарып, үзләренең логик һәм фикерләү эшчәнлеге өчен җирлек тудырдылар.
-
" Юл йөрү әлифбасы" 03.03.2026

3 нче март көнне Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә 1 сыйныф җитәкчесе Зәкиева Г.М. юл йөрү кагыйдәләренә багышланган ачык класс сәгате үткәрде. Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Чөнки республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекне башлангычтан ук оештыру максат итеп куела. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларда кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру әти-әниләрнең, укытучыларнын бурычы булып тора.










