Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
15 февраль – совет гаскәрләрен “Әфган” җиреннән чыгарулыган көн. 15.02.2026

15 февраль – совет гаскәрләрен “Әфган” җиреннән чыгарулыган көн. "Әфганчылар» - әлеге сүзнең иң югары әһәмиятендә - чын солдатлар. Алар өчен сугыш күптән беткән, тик аларның якыннары өчен бу сугыш һаман дәвам итә: югалту ачысы, чәлпәрәмә килгән хыяллар, гарипләнгән язмышлар... Исән кайтканнарның да сафлары елдан-ел сирәгәя бара –сугыш җәрәхәтләре үзенекен итә, тәннәрне генә түгел, җаннарны да яралаган сугыш.
Онытмыйк аларны- исәннәренең кадерен белик, хөрмәтлик! -
15 нче февраль - татар халкының батыр улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. 14.02.2026

15 нче февраль - татар халкының батыр улы, патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне. Ул бүген дә тиңдәшсез батырлыгы һәм мәңге үлмәс шигырьләре белән безнең күңелләрдә яши. Без аның тормыш юлы, иҗаты белән кызыксынабыз, шигырьләрен яратып укыйбыз, кайберләрен көйгә салып җырлыйбыз.
Классларда әңгәмәләр үткәрелде, укучылар шагыйрьнең батырлыгы турында фикер алыштылар. -
Герой шагыйрь – Муса Җәлил. 14.02.2026

15 февральдә герой-шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 120 ел була. Шул уңайдан "Муса Җәлил - патриотик шагыйрь” әдәби марафонында катнашырга чакырып калабыз, интернет челтәрләренә урнаштыруыгыз сорала.
-
Бөек шагыйребез Муса Жәлилнең 120 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе. 13.02.2026

15 февраль - татар халкының каһарман улы, герой - шагыйрь Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә аның иҗаты, шигырь җыентыклары, аның турында истәлекләр, газета – журналларда чыккан мәгълүмат белән танышырга була.
Муса Мостафа улы Җәлилов 1906 елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Шарлык районы Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналда бастыра. 1919 елның октябрендә «Кызыл йолдыз» газетасында унөч яшьлек Муса Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга. Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1921 елның ачлык алып килгән афәтле җәен М. Җәлил Оренбург шәһәрендә уздыра. Оренбург хәрби-партия мәктәбен тәмамлагач, 1922 елның көзендә Казанга кайта. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли. 1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. 1927 елда ул Мәскәүгә күченә. Беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул журналларның җаваплы редакторы булып эшли. 1927-1931 елларда Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында укып югары белем ала. 1933-1934 елларда ул Мәскәүдә татар телендә чыга торган «Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. 1935 елдан Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясе оештырылгач, анда әдәби бүлек мөдире була. 1938 елда Казанга кайткач та М. Җәлил опера театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә. Шагыйрьнең «Алтынчәч», «Илдар» драматик поэмалары нигезендә композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә. 1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны аны шәһәр советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. 1942 елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә әсирлеккә эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм героик тормыш этабы башлана. М. Җәлил башка кыю солдатлар белән яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы эш алып бара башлый. 1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда суд була. Фашистик хәрби суд аларны үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
1956 елның 2 февралендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Муса Җәлилгә Ватан алдында күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә әсирлектә тудырган шигъри иҗаты – бөтен дөньяга мәшһүр «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була
-
Чаңгы ярышы
13.02.2026
Арча стадионында 15 нче тапкыр якташыбыз Фәнил Гарафиев истәлегенә чаңгы ярышлары үтте.Мәктәбебез командасы 3 нче урынны яулады. Тренерлары Мостафин Р.Р.ны һәм укучыларны бу җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Итоговое собеседование по русскому языку 11.02.2026

11 февраля 2026 года в нашей школе, как и по всей стране, состоялось важное событие для выпускников 9-х классов — итоговое собеседование по русскому языку. Это испытание является обязательным допуском к государственной итоговой аттестации (ГИА-9).
Что представляло собой собеседование?
Итоговое собеседование — это не экзамен в классическом понимании, а беседа с преподавателем, цель которой — проверить коммуникативные навыки учащихся. В течение 15-16 минут каждый девятиклассник выполнял четыре задания:
-
Выразительное чтение текста вслух.
-
Пересказ прочитанного текста с обязательным использованием предложенной цитаты.
-
Монолог на одну из выбранных тем (описание, повествование или рассуждение).
-
Диалог с экзаменатором-собеседником на тему монолога.
Все этапы собеседования прошли в штатном режиме, в строгом соответствии с регламентом. Школьники ответственно подошли к испытанию, а педагоги создали максимально комфортную и доброжелательную обстановку.
Что дальше?
Успешное прохождение итогового собеседования — это «зелёный свет» для допуска к основным экзаменам в конце учебного года. Результаты («зачёт»/«незачёт») станут известны участникам в ближайшее время.
Поздравляем всех девятиклассников с завершением этого важного этапа! Желаем вам уверенности в своих силах и продуктивной подготовки к предстоящим экзаменам. Вы большие молодцы!
-
-
Тәрбия сәгате. 10.02.2026

7 класста «Куркынычсызлык һәркайда кирәк!» дип исемләнгән тәрбия чарасы үтте. Тәрбия сәгатенең максаты:
- укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату;
- зарарлы гадәтләрнең яшь организмга, сәламәтлеккә йогынтысын ачыклау;
- юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәү, аларны белү;
- интернет куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү;
Хәзерге заманда укучылар һәрьяклап төрле куркыныч ситуацияләр, куркыныч хәлләр белән һәрдаим очрашып торалар. Ләкин бүгенге әңгәмәдән соң алар һәркайда бик игътибарлы, сак, уяу булырга кирәклеген аңладылар. Бирелгән киңәшләргә, кагыйдәләргә колак салырлар дип өметләнеп калабыз! -
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 09.02.2026

Сегодня в школе состоялось занятие внеурочной деятельности «Разговоры о важном», приуроченное ко Дню дипломатического работника. Ученики поговорили о нравственных основах профессии и обсудили, почему дипломатию называют высшим проявлением культуры человеческих отношений. Отдельно поговорили о том, какими качествами должен обладать дипломат. Практическая часть занятия включало интерактивное задание «Цитаты о дипломате», а также выполнение задания «Конструктивный диалог», в ходе которого обучающимся предложили найти решение в спорной ситуации.
-
Котлыйбыз! 09.02.2026

6 февраль көнне 3 сыйныф укучысы Вахитова З. һәм класс җитәкчесе Гөлшат Сәйфелхановна Кукмара районы Зур Сәрдек гимназиясендә үткән регионара фәнни-практик конференциядә катнашып кайтты. Алар икесе дә уңышлы чыгыш ясадылар һәм призерлар булдылар Котлыйбыз!
-
Котлыйбыз! 09.02.2026

7 февраль Апаз авылында "Ватан агрофирмасы" призына мәктәп укучылары арасында хоккей ярышы булды. Хәсәншәех мәктәбе командасы яхшы уен күрсәтте, 1 урын яулады. Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз!!










