Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 54 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Всемирный день памяти жертв ДТП 15.11.2025

-
Котлыйбыз! 14.11.2025

14 ноябрь көнне Арчада “Тимер атым” исеме астында велосипед турниры булып узды. Укучылар фигуралы йөртү, велосипедны сүтеп-җыю, беренче ярдәм, юл йөрү кагыйдәләре буенча чыгыш ясадылар. Бу ярышларда безнең укучыларыбыз да актив катнаштылар. Гарифуллин Алмас велосипедны сүтеп-җыю ярышында 1нче урын алды. Фахретдинова Рәзилә 4 ярышта призлы урыннарга лаек булды. Алдагы ярышларда да унышлар телибез!
-
Киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементлар булуы мөһим! 14.11.2025

Эңгер-меңгер яки тәүлекнең караңгы вакытында юлда җәяүлене күреп булмый диярлек. Киемдәге яктылыкны кире кайтаручы элементлар(фликерлар) юлларда җәяүлеләрне күрергә ярдәм итә, машина йөртүченең игътибарын җәлеп итәчәк hәм җәяүлене вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә.
Әмма кайбер очракларда фликерлар гына җитәрлек булмый. Бигрәк тә балаларга ике кулда, билдә (киемдә) hәм рюкзакта яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланырга кирәк. Буе 140 сантиметрга кадәр булган баланың рюкзагына, җиңнәренең өске өлешенә hәм баш киеменә яктылыкны кире кайтаручы элементлар беркетегез.
Яктылык кайтаргыч элементлар (фликерлар) — ул махсус материаллардан ясалган, яктылык нурын яңадан аның чыганагына кайтарырга сәләтле, автомобиль фаралары яктыртылышындагы ачык ак төскә әверелә торган элементлар.
Яктылыкны кире кайтаручы элементлар балалар коляскаларына да беркетелергә тиеш.
Хөрмәтле җәяүлеләр, исегездә тотыгыз, хәвефсезлек сезнең үзегездән тора. Тәүлекнең караңгы вакытында хәрәкәт иткән чакта киемдә яктылыкны кире кайтаручы элементларны кулланыгыз. Моннан тыш, юл хәрәкәтендә катнашучы балаларга аерым игътибар бирегез.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер, юл кагыйдәләрен нык бел!" 13.11.2025

Бүген башлангыч сыйныф укучылары белән "Юл хәрәкәте билгеләре " дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, юл билгеләрен искә төшерделәр, "Юл хәрәкәте кагыйдәләре" темасына рәсем ясадылар. Әңгәмә ахырында " Куркынычсызлык әлифбасы" дигән мультфильм карадылар.
-
Әдәби марафон 12.11.2025

Халыкара әдәби марафонның чираттагысы тәмам, нәтиҗәләре билгеле.Әлеге бәйгедә Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбеннән өч укытучы катнашты һәм җиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Китап - белем чишмәсе" булу белән бергә бәйге төгәллеккә, тәртипкә, эшне үз вакытында башкарырга да өйрәтә. Иң мөһиме - без туган телебез татар телен Интернет киңлекләрендә тагын да җәелдерүгә үз көчебезне кертәбез -
«Мөһим сөйләшү»/ «Разговоры о важном» 10.11.2025

10 ноября «Разговоры о важном» были посвящены теме «Селекция и генетика. К 170-летию Ивана Владимировича Мичурина».
Разговоры прошли очень интересно и познавательно. В этот день вместе с ребятами мы поговорили о том, как труд, наука и вера в собственные силы помогают человеку создавать новое — улучшать растения, открывать законы природы и делать жизнь людей лучше.
Иван Владимирович Мичурин — выдающийся русский биолог и селекционер, посвятивший жизнь созданию новых сортов плодовых культур. Его работы изменили сельское хозяйство, а его девиз «Мы не можем ждать милостей от природы — взять их у неё наша задача» стал символом настойчивости, труда и научного поиска.
Интересный факт.
За жизнь Мичурин вывел более 300 новых сортов растений — яблонь, груш, вишен, винограда и других культур. Он сумел добиться того, чтобы южные растения могли приживаться в северных районах, открыв путь развитию садоводства по всей стране. -
Котлыйбыз! 27.10.2025

Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә Татар сәүдәгәрләре һәм меценатлары эшчәнлегенә багышланган VI республика күләмендәге конференция узды. Әлеге тема буенча уздырылган конкурска йомгак ясалды. Конкурста барлыгы 100дән артык кеше катнашкан. Мәктәбебезнең башлангыч сыйныф укытучысы Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызы «Татар сәүдәгәрләре, меценатларының үткәне һәм бүгенгесе» дип исемләнгән VI республика конкурсында катнашып, икенче урын яулады. Гозәерова Ләйсән Габдуллаҗан кызының «Авылым эшмәкәрләре һәм сәүдәгәрләре» дигән хезмәте жюри тарафыннан югары бәя алган.
-
Котлыйбыз! 25.10.2025

Укытучыларыбыз профсоюз членнары арасында үткән ату һәм дартс ярышларында катнашты. Мостафин Р.Р. дартс буенча 1 урынга лаек булды.Барлык катнашучыларга рәхмәт. Котлыйбыз!
-
«Здоровая пробежка» 25.10.2025

Участники антинаркотического проекта «СМС - дети» организовали яркую спортивную акцию «Здоровая пробежка»
Цель мероприятия была четкой и доступной для каждого участника: напомнить школьникам о важности ведения активного образа жизни и мотивировать их к регулярной физической активности.
«Здоровая пробежка» превратилась в настоящий праздник спорта, зарядив всех участников бодростью и положительными эмоциями. Школьники и организаторы не только получили мощный заряд энергии, но и ощутили дух единения и взаимной поддержки. -
“Көзге табигатьнең могҗизалары” 24.10.2025

Көз үзенең матурлыгы, хозурлыгы белән барлык тереклек дөньясын үзенә җәлеп итә. Аның шушы сыйфатларына шатланып мәктәп укучылары һәр ел искиткеч эшләнмәләр ясыйлар. Катнашкан һәр гаиләга рәхмәтебезне белдерәбез.










