Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Батырлык дәресе 11.02.2016

11 февраль көнне Хәсәншәех мәдәният йортында "Батырлык дәресе" үтте. Чараны оештыручылар 1 - 4 сыйныф укучылары һәм аларның укытучылары. Кунак буларак башлангыч сыйныф укучыларының әтиләре чакырылган иде. Балалар бик матур, эчтәлекле концерт күрсәттеләр. Ә әтиләр "Башваткыч" уенында көч сынашты. Чара бик матур булды, барыгызга да зур рәхмәт!
-
КВН финалы 10.02.2016

Бүген Арча шәһәрендә "Парклар һәм скверлар елы"на багышланган КВН ярышларының финал уеннары узды. Анда зона ярышларында җиңеп чыккак иң көчле 6 команда катнашты. Безнең мәктәпнең "Авария" командасы барлык көндәшләрен дә артта калдырып Гран-прига лаек булды. Молодцы!! Котлыйбыз!!!
-
Патриотик айлыкта чаралар 08.02.2016

Патриотик айлык барышында укучыларыбыз төрле чараларга актив әзерлек алып баралар. Алда КВН һәм "Аҗаган".
-
Спорт көне 07.02.2016

7 февраль халыкара спорт көне. Шушы уңайдан бу көнне укучылар белән күмәк тау шуулар, хоккей уеннары үтте.
-
Патриотик айлык дәвам итә 06.02.2016

Бүген патриотик айлык кысаларында 5-9 класс укучылары арасында чаңгы ярышлары булып узды. Укучылар ярышка теләа катнаштылар. Ярыш нәтиҗәләре белән алдагы көннәрдә таныштырырбыз.
-
чаңгы ярышы 05.02.2016

1-4 класс укучылары арасында чаңгыда узышу буенча ярышлар узды. Ярышлар 1-2 класслар, 3-4 класслар арасында үткәрелде. Ярышларда барлык укучылар да катнашты.
-
Парламент дәресе 03.02.2016

Бүген авыл китапханәчесе Хабирова Г. катнашында башлангыч класс укучылары өчен парламент дәресләре үтте.
-
Парламент дәресе 02.02.2016

8 нче класс җитәкчесе Салахова Г.М. "Гражданин.Җәмгыять.Дәүләт" дигән темага парламент дәресе үткәрде.
-
Хоккей 31.01.2016

Бүген Хәсәншәех бозында Арча хоккей лигасы ярышлары булды. Хәсәншәех, Апаз, Шушмабаш хоккей командалары көч сынашты. Хәсәншәех командасының чираттагы җиңү яулаганын авыл халкы рәхәтләнеп күзәтте.
-
Түгәрәкләр гөрләп эшли 29.01.2016

Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбендә төрле түгәрәкләр эшләп килә. Аларның иҗат отчетлары ел дәвамында төрле формаларда үткәрелә. Менә бүген авыл мәдәният йортында "Сәхнә нигезләре" түгәрәгенә йөрүче укучылар (җитәкчесе Гозәерова Л.Г.) катнашында "Аулак өй" фольклор кичәсе үткәрелде. Укучылар да, тамашачылар да бәйрәм рухында күңелле ял итте.










