Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422007, РТ, Арский район, с.Хасаншаих, ул.Комсомольская, 64 |
| Телефон: | +7(843)-669-46-72 |
| E-Mail: | Shas.Atn@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Хасаншаихская ООШ». |
| Руководитель: | Саляхов Шамиль Вилович |
| Год основания учреждения: | 2001 |
| У нас учатся: | 46 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Хасаншаихская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района РТ//Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Хәсәншәех төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 ( 183 ) 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
#Җиңү язы акциясе 05.05.2016

1-9 май көннәрендә район буенча "Победная весна" "Җиңү язы" акцияләре игълан ителде. Әлеге акцияләрдән без дә читтә калмыйбыз. Төрле чараларда актив катнашабыз. Укучылар Мемориал комплекс тирәсен чистартканнан соң, чәчәкләр утырту өчен түтәлләр әзерләделәр.
-
Профилактик эш 04.05.2016

-
Сугыш ветеранында кунакта 03.05.2016

Бүген 6-7 нче класс укучылары сугыш ветераны Сәгыйтҗанов Рәис ага белән очраштылар һәм сугыш елы хәтирәләрен искә алдылар.
-
Акциянең 6 нчы көне 30.04.2016

Акциянең 6 нчы көне. Укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр бергәләшеп мәктәп бакчасын, территориясен тәртипкә китерделәр. Аннан соң алар “Изгеләр чишмәсе” тирә-яягын чистарттылар
-
Бәйрәм белән! 30.04.2016

6 нчы класс укучылары 1 майга карата бәйрәм кичәсе әзерләделәр. Кичәгә әти-әниләр, укучылар җыелды.Кичәне класс җитәкчесе Нуриева Т.Г. әзерләде. Укучыларның чыгышларын көчле алкышлар белән каршыладылар һәм аларга үзләренең рәхмәтләрен белдерделәр.
-
Экоакциянең 4 нче көне 28.04.2016

5-7 класс укучылары арасында “Табигать безнең тирә-ягыбызда” дип аталган рәсем конкурсы үтте. Укучыларыбыз бу конкурста актив катнаштылар, табигатькә карата үзләренең фикерләрен рәсемнәрендә күрсәтә алдылар.
-
Экоакциянең 3 нче көне 27.04.2016

Башлангыч класс укучылары бүген табигать кочагына экскурсия ясадылар. Алар анда агачларның яшәрүен күзәттеләр, җылы яктан кайткан кошлар тавышын тыңладылар.Алар табигать белән хозурланып кына калмадылар, ә чистарту эшләре дә алып бардылар.7 нче класста “Табигать һәм без” дигән темага класс сәгате үтте. Алар хәзерге экологик хәл турында фикер алыштылар
-
Экоакциянең 2 нче көне 26.04.2016

Бүген экологик акциянең икенче көне. Бу көнне һәр класста класс сәгатьләре узды. 9 класс җитәкчесе Зәкиева Г.Х класс сәгатен “Чернобыль катастрофасына” карата үткәрде. Шулай ук, башка классларда да әңгәмәләрнең темалары хәзерге заманда экологиянең торышы турында булды: “Кызыл китап нәрсә турында сөйли?”, “Безнең йортыбыз-табигать” һ.б.лар. Класс җитәкчеләре балаларны авылыбыздагы чишмәләрнең торышына, авылның, табигатнең чисталыгын саклауга аеруча игътибар итәргә чакырды.
-
Телефон доверия
26.04.2016
ТЕЛЕФОН ДОВЕРИЯ
В Республике Татарстан функционирует единый общероссийский телефон доверия для детей, подростков и родителей, позвонив по которому , каждый ребенок, подросток, родитель может получить анонимную квалифицированную помощь и поддержку. Звонок является бесплатным.
8-800-2000-122
Татарстан Республикасында гомумроссия ышаныч телефоны эшли . Бу телефон буенча һәр бала, яшүсмер һәм ата-ана аноним рәвештә квалификацияле психологик ярдәм ала ала. Шалтырату бушлай.
-
Экологик акциягә старт бирелде 25.04.2016

Бүген экологик акциягә старт бирелде. Башлангыч класс укучылары “Табигать безнең тирә-якта”- дип аталган викторина үткәрделәр. Алар урманда яшәүче җанварлар, кошлар турында белемнәрен тирәнәйттеләр. Шулай ук табигатьтә үз-үзеңне дөрес тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, кыргый хайваннар турында хикәяләр яздылар. Югары класс укучылары авылыбыз чишмәләрен даими чистартып торалар. Бүген дә алар “Изгеләр чишмәсе” дип йөртелгән чишмә тирәсен чистартуда катнаштылар










