Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru, sch510@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
Год основания учреждения: | 1928 |
У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
02.12.2024 Районкүләм "Минем беренче укытучым" инша язу бәйгесендә мәктәбебезнең 1-4 нче сыйныф укучылары 1,2,3 нче урыннарга лаек булдылар. Әфәрин! Алда уңышлар теләп калабыз.
-
30.11.2024
Атналык дәвам итә. 3-4 нче класс укучылары арасында тэг-регби ярышы үткәрелде.
-
29 ноябрь-Татарстан Республикасының Дәүләт флагы көне 29.11.2024
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Ул — яшел, ак, кызыл төстәге тасмалардан торган тукыма. Яшел тасма — өстә, кызылы — аста, алар арасында — флаг иңенең 1/15 тәшкил иткән киңлектәге ак тасма. Бертигез яшел һәм кызыл тасмалар һәрберсе флаг иңенең 1/7 тәшкил итәләр. Флагның иңенә буе — 1:2. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының төсләре түбәндәгеләрне аңлата: яшел — яз, яңарыш; ак — сафлык төсе; кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч, тормыш. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, үзенең киләчәген бөтен яктан тәэмин итә алучы, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы — рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.
-
29.11.2024 Татарстанның халык язучысы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, әдәби тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевнең 95 еллыгына багышланган IX Районара Мәһдиев укуларында безнең мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Исмагилова Сөембикә Гариф Ахунов хезмәтенә нигезләнгән фәнни эш белән катнашып 2 нче урын алды. Әфәрин! Тагын да зурырак уңышлар юлдаш булсын!
-
29.11.2024 Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында 29 нчы ноябрь көнне 5 класста музыка фәненнән “Музыкаль картина” темасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Рахимова Рүзилә Зөфәр кызы.
-
"Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел!" 29.11.2024 Бүген 2 нче сыйныф укучылары һәм әти-әниләре катнашында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә карата "Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел" дигән темага КВН үткәрелде. Чарада Арча районы буенча булек начальнигы Энже Газизовна катнашты.
-
28.11.2024 Мәктәбебездә төгәл фәннәр атналыгы дәвам итә. Атналык кысаларында 28 ноябрь көнне 5 класста технология фәненнән “Чисталык. Туклану физиологиясе” темасы буенча ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Фазлиева Резеда Ринат кызы кызы.
-
27.11.2024
27 ноябрь көнне “Химик тәҗрибәләр иленә сөяхәт” темасы астында балалар иртәсе булды. Укучылар өчен кызыклы саналган тәҗрибәләр күрсәтелде.
-
27.11.2024
27 ноябрь көнне 7 класста физик культурадан ачык дәрес үткәрелде. Укытучы Марданов Рафаэль баскетбол тубын йөртү серләренә өйрәтте, баскетбол уйнауның кагыйдәләрен аңлатты.
-
27.11.2024
Озын тәнәфесләрне файдалы итеп үткәрү максатыннан укучылар өчен экспром-театр оештырылды. Бу чараны оештыруның төп максаты- табигатькә сакчыл караш тәрбияләү. Тәнәфес “Без табигать балалары, бергәләп саклыйк аны” дигән девиз белән тәмамланды.