Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: 1 2 3 ( 4 ) 5 6 7 8 9 10 >>
-
Акция "Здоровая мама - здоровый ребенок". 29.11.2025 В рамках празднования Дня матери с участниками отряда "СМС-дети" МБОУ "Казанбашская ООШ имени Г.Ахунова" Арского района РТ, под руководством педагога-организатора Фазлиевой Р.Р.. была проведена республиканская акция "Здоровая мама - здоровый ребенок". Ребята с искренними улыбками поздравили наших учителей, пожелав им крепкого здоровья и всего самого наилучшего, ведь здоровая мама – это залог счастливой семьи! Символом акции, призванной привлечь внимание к важности здоровья матери и ребенка, стали оранжевые ленточки.

-
Солдатка хатлар 29.11.2025 “Солдатка хат” Бөтенроссия акциясенә Г.Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбе укучылары да актив кушылдылар. Махсус хәрби операциядә катнашучыларга хатлар яздылар. Күңел җылысын биреп, чын күңелдән язылган теләкләр тиз арада чынга ашсын иде. Солдатларыбыз туган якларына Җиңү белән, исән сау әйләнеп кайтсыннар дигән теләктә калабыз.

-
М.Мәһдиев укулары 28.11.2025 28 нче ноябрь көнне Г.Камал исемендәге Сикертән төп мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күп санлы әсәрләр авторы – М.Мәһдиевкә багышланган X Районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Шул уңайдан безнең мәктәбебезнең 3 нче сыйныф укучысы Назмиева А.И. бу чарада 2 нче урынга, 7 нче сыйныф укучысы Фазлиев И.А. 3 нче урынга лаек булдылар. Укулар һәр кешенең күңелендә матур истәлек булып сакланыр!

-
"Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел!" 26.11.2025 Бүген 2 нче сыйныф укучылары катнашында юл кагыйдәләрен өйрәнүгә карата, "Юлда йөрсәң бул өлгер - юл кагыйдәсен нык бел" дип аталган ачык класс сәгате үткәрелде. Чарада Арча районы буенча булек начальнигы Энже Газизовна катнашты.

-
Уңыш бәйрәме 21.11.2025 Бүген мәктәбебездә башлангыч класслар төркемендә бик матур “Уңыш бәйрәме” үткәрелде. Бәйрәмгә һәр сыйныф бик яхшы әзерләнгән. Бу бәйрәм, чын мәгънәсендә, уен-көлке, җыр- биюгә бай булды

-
“Мин - Арча баласы" проекты 21.11.2025 21 ноябрьдә Арча Мәдәният йортында “Мин - Арча баласы" проекты кысаларында "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль уен үткәрелде. Әлеге чарада мәктәбебезнең 7 класс укучысы Сафина Сөмбел һәм 8 класс укучысы Агзамов Илсаф катнашты. Интеллектуаль уен тарих, истәлекле урыннар, Арча төбәге белән бәйле вакыйгалар, халык мәгърифәтчеләре, язучылар, географик атамалар, мәдәният темаларына кагылган 20 сораудан торды. Уен бик күңелле һәм җанлы үтте.

-
Профсоюз ярышы 20.11.2025 Мәгариф хезмәткәрләре арасында “Лесхоз урта гомуми белем мәктәбе”ндә бадминтон, теннис ярышлары булып узды. Мәктәбебез укытучысы Марданов Р.Р. катнашты һәм 2 нче урын (бадминтон) яулады. Хезмәттәшебезгә сәламәтлек, уңышлар телибез.

-
Татарча диктант-2025 14.11.2025 14 ноябрь көнне мәктәбебездә ел саен үткәрелә торган "Татарча диктант 2025" белем бирү акциясе узды. Акциянең максаты-татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, бөтен дөнья буйлап татарларны берләштерү. Акция тел белемен тикшерергә һәм туган татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Диктантның темасы-танылган татар язучысы Каюм Насыйри әсәреннән өзек. Акциядә мәктәп укучылары, укытучылар катнашты. "Татарча диктант 2025" акциясендә катнашучыларның барысына да туган телләрендә аралашуны саклап калырга теләүләре өчен рәхмәт белдерәбез.

-
14.11.2025

Бездә бүген "Казан арты" тарихи-этнографик музее хезмәткәрләре пушкин картасының мастер классы, "Казан җөе" техникасына багышланган кызыклы интерактив лекция уздырдылар. Укучылар әлеге уникаль техниканың тарихы һәм үзенчәлекләре белән таныштылар.
-
Песнәк көне 12.11.2025 Г.Ахунов исемендәге Казанбаш төп мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары "Песнәк көне" флешмобында катнаштылар. Агач һәм куаклардан зарарлы корткычларны чүпләп, файда китерүче бу матур кошларга кемнәр генә сокланмый икән! Укучылар песнәкләр турында яңа кызыклы фактлар белделәр, "Канатлы дусларыбыз" дигән күмәк эш башкардылар, җимлекләр элделәр. Куйган җимлекләренә песнәкләр дә килергә өлгерделәр инде.















