Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 56 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 56 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 235 ( 236 ) 237 238 239 240 >>
-
Мәктәп яны тәҗрибә участогында 01.06.2015

Мәктәпләрдә каникуллар башлануга карамастан, мәктәп яны тәҗрибә участогында эшнең иң кызган чагы җитте. Бакчадагы эштә укучылар гына түгел, укытучылар коллективы да катнаша.
- Жизнь без наркотиков 31.05.2015 Укытучы Габдрахманова Л.М. 8 нче класс укучылары өчен авыл китапханәсендә "Наркотикларсыз тормыш" дип исемләнгән класс сәгате үткәрде. Чарада китапханәче Авхадиева Р.Р. наркотикларга бәйлелекнең нинди нәтиҗәләргә китерәчәген дәлилләп сөйләде.Ахырдан укучылар наркомания темасына тест эшләделәр.
-
Экологик десант 29.05.2015 Бүген мәктәп укучылары Көтек буасы тирәсен чүптән арындырдылар. Тирәлекне пычратып яткан чүпләрне җыештырдык, табигать тагы да ямьләнеп китте. Эш тәмамлангач, укучылар рәхәтләнеп ял итте. Укучыларның эшенә экология министрлыгыннан килгән белгечләр югары бәя бирде. Арча телевидениесе бу турыда сюжет төшерде.

- "Зажги свою свечу" конкурсы 28.05.2015 8 нче класс укучысы Гибадуллина Дамирә "Бердәм Россия" партиясе үткәргән "Зажги свою свечу" конкурсында катнашып, Рәхмәт хатына лаек булды. Җитәкчесе Габдрахманова Л.М. Котлыйбыз!
-
Чик сакчылары көне 28.05.2015 28 нче май - Чик сакчылары көне.Безнең булачак чик сакчыларыбыз бүген үзләренең хәрби хәзерлекләрен сынап карадылар. 6 нчы һәм 8 нче класс егетләре арасында ату ярышы үткәрелде. Җитәкчесе-Марданов Р.Р.

-
Казанга экскурсия 28.05.2015

Бүген 7 нче класс укучылары Казан шәһәренә экскурсиягә барып кайттылар.
-
Күңелле ял итәбез 27.05.2015 Бүген 6 нчы класс укучылары табигать кочагында ял иттеләр, ә башлангычта укучылар Арча шәһәрендә экскурсиядә булып кайтты. Алар Казан арты музеенда экспонатлар белән таныштылар.

-
"Зиреклек" чишмәсенә экскурсия 26.05.2015 Башлангыч класс укучыларының экскурсияләре "Зиреклек" чишмәсеннән башланып китте. Алар чишмә янында спорт уеннары уйнадылар, үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйландылар.Экскурсияләр атна буе дәвам итәчәк.Укытучылар Гатауллина Г.Ф. һәм Рамазанова Ф.Р. балаларның ялын алдан ук төзелгән план нигезендә оештыра.

-
Казанга экскурсия 25.05.2015 5 нче һәм 8 нче класс укучылары бүген Казан шәһәренә экскурсиягә бардылар. Алар шәһәрнең тарихи истәлекле урыннарында , Җиңү паркында булдылар. Парк Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тагы да матурайган. Укучылар FUN 24 күңел ачу үзәгендә төрле уеннарда катнаштылар. Класс җитәкчеләре Габдрахманова Л.М. һәм Фазлиева Р.Р. укучыларның экскурсиясен кызыклы һәм файдалы итеп оештырдылар.

-
Последний звонок 23.05.2015 Бүген 9 нчы класс укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлады.Укучыларны котларга Арча мәгариф идарәсе методисты Г.К.Феоктистова, Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ф.И.Тимашев, әти-әниләр килгән иде. Г.К.Феоктистова фәннәр буенча олимпиадада призлы урын алган укучыларга Дипломнар тапшырды, аларга изге теләкләрен җиткерде. Класс җитәкчеләре Загриева Г.М. белән теләкләр язылган шарлар очырдылар. Укучыларга сынауларны уңышлы тапшыруларын, киләчәктә тормышта үз урыннарын табуларын теләп калабыз.Ак юллар Сезгә! Мең тапкырлар ишетелгән Кыңгырауның тавышы. Бүген - соңгы кыңгырау да, Әллә нигә сагышлы. Эчке дулкынлану белән Чыңлый моңлы кыңгырау. Әйтә кебек, сез әзерме? Алдыгызда мең сорау. Иртәгәдән сезне көтә Мөстәкыйль тормыш юлы. Ә тормышның һәрбер көне Сынаулар белән тулы. Ул сынауны үтеп була Акыл һәм белем белән. Тормыш юлын узган чакта Сынатмассыз дип беләм. Соңгы кыңгырау теләге: Шома булсын юлыгыз. Әти-әни һәм мәктәпнең, Горурлыгы булыгыз. Син - безнең ышаныч, диеп, Укытучың эндәшә. Киләчәккә уңыш теләп, Соңгы кыңгырау дәшә.















