Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023, с. Казанбаш, ул. Школьная, д. 94\422023, Татарстан Республикасы, Арча районы, Казанбаш авылы, Мәктәп урамы, 94 нче йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-42-54 |
| E-Mail: | Skaz.Аrs@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Казанбашская ООШ" |
| Руководитель: | Камалов Ришат Ренатович |
| Год основания учреждения: | 1928 |
| У нас учатся: | 61 обучающихся (иностранных граждан нет)/Бездә укыйлар: 61 укучы (чит ил гражданнары юк) |
| У нас учат: | 13 учителей/ Бездә укыталар: 13 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Казанбашская основная общеобразовательная школа имени Гарифа Ахунова» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Гариф Ахунов исемендәге Казанбаш төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе - новости
Страницы: << 231 232 233 234 ( 235 ) 236 237 238 239 240 >>
-
Каен бөресе җыябыз 16.03.2015 Март аенда укучыларга каен бөресе җыеп тапшыру бурычы куелды.Һәр укучы бер стакан бөре җыеп тапшырырга тиеш.

-
"Дулкыннар" конкурсы 14.03.2015 "Дулкыннар" республика конкурсында 6 нчы класс укучысы Загриева Диләрә лауреат Дипломы һәм истәлекле бүләккә лаек булды.Аңың тагы да зуррак уңышларга ирешүен теләп калабыз. Укытучы - Габдрахманова Л.М.

-
Язгы эшләр 12.03.2015

Яз җитү белән мәктәп янында кызу эшләр башланды. Укучылар бердәм булып мәктәп тирәсен кардан чистарталар.
-
С праздником!!! 07.03.2015

Хөрмәтле хатын-кызларыбыз!!! Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән котлыйбыз!!!
-
Җиңүнең 70 еллыгы 05.03.2015

1 марттан 1 майга кадәр мәктәптә 70 "5" ле акциясе старт алды.
-
Технология атналыгы 04.03.2015 Мәктәптә технология атналыгы бара. Укучылар технология дәресләрендә проект эшләре башкаралар, дәрестән тыш чараларда уңганлыкта-булганлыкта ярышалар. 4 нче мартта технология буенча теоретик белемнәрне тикшерү бәйгесе булды. Укучылар үзләре эшләгән проектларын якладылар, бу ярышта 8 нче класс укучыларына тиңнәр табылмады.

-
Спорттагы уңышлар 03.03.2015 2 нче мартта 9 нчы класс кызлары Арча җыелма командасы составында волейбол ярышында Теләче командасын җиңеп кайттылар. Аларга яңа җиңүләр теләп калабыз. Рәхмәт, кызлар!

-
8 нче мартка әзерлек 02.03.2015 Мәктәп бу көннәрдә укучыларның шат тавышыннан гөрләп тора. Барлык класс укучылары бердәм булып 8 нче март бәйрәмендә концерт куярга әзерләнәләр. 6 нчы класс кызлары Әсхәдуллина Илнара, Бакыева Илүзә һәм Рәхимова Айзилә репетиция вакытында.

-
Без спортны яратабыз 28.02.2015

Мәктәп укучылары уку белән беррәттән спорт белән дә шөгыльләнәләр. Уку алдынгысы Мухаметханова Алия Арча шәһәрендәге Боз сараена тимераякта шуарга йөрергә дә вакыт таба.
-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы 27.02.2015

27 нче февральдә Казанбаш мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы булды. Ветераннарны Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ф.И.Тимашев котлады, соңыннан мәктәп укучылары концерт куйды. Бәйрәмне китапханәче Рузилә Әүхәдиева алып барды. Ветеран укытучы Зарипова Мәдхия сугыш чоры истәлекләре белән уртаклашты, бүгенге тыныч тормышның кадерен белеп яшәргә өндәде.














