Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
| Телефон: | |
| E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
| Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
| Год основания учреждения: | 1981 |
| У нас учатся: | 18 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
"Чишмә башы" газетасының апрель ае чыгарылышы дөнья күрде. 30.04.2025

-
"Туган телем-иркә гөлем" район күләмендәге шигырь укучылар бәйгесе 29.04.2025 Бакчабызның талантлы кызы Закирҗанова Рамиләне "Туган телем-иркә гөлем" район күләмендәге шигырь укучылар бәйгесендә 2 урын алуы белән котлыйбыз! Афәрин!

-
Бөтенроссия "Эколятлар көне" 25.04.2025

"Эколятлар көне" Бөтенроссия табигатьне саклау социаль-белем бирү проектлары чараларының берсе булып тора. Ел саен аны 25 апрельдә Россиянең барлык төбәкләрендә билгеләп үтәләр. 2025 елның 25 апрелендә безнең балалар бакчасында педагоглар тарафыннан "Эколятлар көне" уздырылды. Экологик тәрбия кешенең әйләнә-тирә табигатькә, дөньяга, кешегә һәм тулаем җәмгыятькә мөнәсәбәтен формалаштыруда мөһим һәм кирәкле элемент булып тора. Төрле яшьтәге балалар төркемендә уртак эшчәнлек оештырылган иде: мәктәпкәчә яшьтәгеләр "Эколятлар" әкият геройлары - табигать дуслары һәм яклаучылары: Шалун, Умница, Тихоня һәм Елочка белән таныштылар. Эколятлар балаларга табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, табигатьне ничек саклау турында сөйләделәр. Табигатьтәге чүп-чар проблемасына аерым игътибар бирде, хәтта "Чүп-чарны сортларга аерырга өйрәнәбез" дидактик уены да үткәрелде, "Эколятлар" - табигатьнең дуслары һәм яклаучылары" дигән рәсем конкурсы уздырылды. Саф һавада балалар бөҗәкләрне һәм кошларны күзәттеләр. Эколятлар белән көн күңелле, кызыклы һәм мавыктыргыч узды.
-
"Тукай безнең йөрәкләрдә!" 25.04.2025 Бүген безнең балалар бакчасында бөек татар шагыйре Г.Тукайның туган көненә багышланган "Тукай безнең йөрәкләрдә!" дигән әдәби-музыкаль чара узды. Тәрбиячеләр тәрбияләнүчеләр өчен "Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты" дип исемләнгән чара үткәрде. Балалар шагыйрьнең иҗаты белән мультимедиа чаралары ярдәмендә таныштылар: шагыйрьнең әсәрләре буенча татар телендә мультфильмнар карадылар. Шулай ук балалар белән "Су анасы" уены оештырылды. Балалар Г.Тукай әсәрләре буенча инсценировкалар күрсәттеләр. Бу чара кысаларында балалар татар шагыйре иҗаты турында белделәр, туган як табигатенең матурлыгын күрергә һәм аңларга өйрәнделәр, татар милли мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар

-
ТабигыйЯз (ЭкоВесна). 24.04.2025 ТабигыйЯз (ЭкоВесна) дәвам итә. Дүртенче атнаның темасы: Балалар бакчасы территориясен җыештыру, матурлауда безнең гамәлләр. Максат: Хезмәт тәрбиясе аша балаларда табигатькә мәхәббәт тәрбияләү. Чисталыкка, тәртипкә өйрәтү. Бакчаның эчке һәм тышкы ягын җыештыру эшләрен төгәлләү. #Эковесна #Экокоманда #ТвоиДействия

- Дрон - это серьезная угроза жизни 21.04.2025 Дрон - это серьезная угроза жизни ВНИМАНИЕ! Полеты беспилотников над населенными пунктами запрещены, поэтому, заметив или услышав их в любое время суток (звук похож на жужжание модели самолетal. необходимо следовать правилам безопасности. ДРОН ЭТО СЕРЬЁЗНАЯ УГРОЗА ЖИЗНИ. Что делать, если ты увидел (услышал) беспилотник? Необходимо сразу покинуть открытое место и сообщить о приближении БПЛА В службу 112, назвать свое местонахождение, описать дрон и указать направление его полета. Правила Вашей безопасности: 01. Не паникуй и не наводи панику на других! 02. Прячься под густыми деревьями, потому что они являются лучшим прикрытием от беспилотников. 03. Высаживайся из транспортных средств и держись от них подальше, лучше разбежаться в разные стороны. 04. Избегай скопления людей на открытых площадках. 05. Беги в безопасное место «в змеевидном порядке». Не стоит бежать по одной траектории! 06. Лучшее место для безопасности - это подвалы и укрытие! 07. Если находишься в доме перейди в подвальное помещение. 08. Возьми с собой ранее собранный тревожный чемоданчик: необходимые документы, деньги и банковские карты, лекарства, зарядка для телефона, смена белья и пара бутылок воды 0,5 л. 09. Откажись от использования сотового телефона. 10. Укрытием может стать спасательное термоодеяло из фольги, которое дает отражение для беспилотника и оставляет человека незамеченным. 11. Не публикуй в социальных сетях, мессенджерах и чатах фотографии или видеозаписи работы систем ПВО, которые содержат информацию о местности. 12. Если дрон летит непосредственно на тебя, найди укрытие за второй стеной (например, в ванной). Убегай из машины: на улице ищи укрытие или просто ложись на землю. ВАЖНО ПОМНИТЬ, ЧТО ЗДОРОВЬЕ И ЖИЗНЬ ВАЖНЕЕ Дрон - тормыш өчен куркыныч ИГЪТИБАР! Торак пунктлар өстенная пилотсыз очкычлар очу тыела, шуна курә аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында күреп яки ишетеп (тавыш самолет моделе бызылдавына охшаш), куркынычсызлык кагыйдаларин утарга кирак ДРОН - ТОРМЫШ ӨЧЕН ЖИТДИ КУРКЫНЫЧ Әгәр син пилотсыз очкыч күргәнсен (ишеткәнсең) икән, нишләргә? Ачык урынны шундук ташлап, 112 хезмәтена БПЛА турында хәбәр итәргә, үз урыныңны әйтерга, дронны тасвирларга һам аның очыш юнәлешен күрсәтергә кирәк Сезнен куркынычсызлык кагыйдәләре: 01. Паникага бирелмә, башкаларны паникага салма! 02. Куе агачлар астында качарга, чөнки алар пилотсыз очкычлардан ин яхшы ышык урын булып тора. 03. Транспорт чараларыннан төшеп, алардан ераграк тор. 04. Кешеләр күп жыелган ачык мәйданчыклардан читләш 05. Куркынычсыз урынга "елан сыман" йөгер. Бер траектория буенча йөгерергә кирәкми! 06. Куркынычсызлык өчен иң яхшы урыннар - подваллар һәм ышыклану урыннары! 07. Әгәр өйдә булсаң, подвалга чык 08. Үзең белән элек жыелган тревога чемоданын ал: кирәкле документлар, акча һәм банк карталары, дарулар, телефон ечен зарядка, алмашка кием һәм бер-ике 0,5 л шешә су 09. Кәрәзле телефоннан файдаланудан баш тарт. 10. Яшеренү урыны фольгадан коткаручы термоодеяло була ала, ул пилотсыз очкыч өчен чагылыш бирә һәм кешене сиздермичә калдыра 11. Социаль челтәрләрдә, мессенджерларда һәм чатларда урын турында мәгълүмат булган һава һөҗүменә каршы оборона системалары эшенең фотосурәтләрен яки видеоязмаларын бастырма. 12. Әгәр дрон турыдан-туры сиңа таба оча икән, стена артында (мәсәлән, ванна бүлмәсендә) ышык урын тап. Машинадан йөгер: урамда ышык эзлә яки җиргә ят. ШУНЫ ИСТӘ ТОТУ КИРӘК: СӘЛАМӘТЛЕК ҺӘМ ТОРМЫШ МӨҺИМРӘК
-
ТабигыйЯз 18.04.2025 ТабигыйЯз (ЭкоВесна) дәвам итә. Өченче атнаның максаты: балалар белән табигатьне яшелләндерүгә үз өлешебезне кертү. Бу атнада һәр гаиләдә агач-куаклар, күпъеллык чәчәкләр утырту кебек күркәм эш башкарылды. #Эковесна #Экокоманда #ПодариЗемлеСад

-
Уңышларыбыз! 17.04.2025 «НЕОПАЛИМАЯ КУПИНА» конкурсында катнашып балалар грамоталар белән бүләкләнде. Афәрин!

-
Семинар 15.04.2025 Бүген Арчаның 2нче номерлы балалар бакчасында "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга әхлакый-патриотик тәрбия бирү. Яңгырашы-Җиңү һәйкәлләре" дип исемләнгән республикакуләм семинар узды.Безнең балалар бакчасыннан тәрбияче Шаймуллина Н.Р. "Балалар бакчасында төрле яшьтәге төркемдә балаларны әхлакый-патриотик тәрбия бирү ысуллары"темасына чыгыш ясады.

-
Чисталык айлыгы дәвам итә. 14.04.2025

Чисталык айлыгы дәвам итә. Бүген без бакчабыз каршындагы наратларның астагы ботакларын кисеп, кәүсәләрен агарттык. Керү юлы яктырып, матурланып калды!




