Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422023,Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, с. Казанбаш, ул.Школьная, 94 |
Телефон: | |
E-Mail: | dskazanbash.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Казанбашский детский сад" |
Руководитель: | Шайдуллина Рузиля Рузалевна |
Год основания учреждения: | 1981 |
У нас учатся: | 18 |
У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Казанбашский детский сад" Арского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Казанбаш балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Сюжетлы- рольле уен "Табиб". 21.01.2025 Бурычлар: Балаларда табиб, шәфкать туташы һөнәрләренә карата кызыксыну уяту, әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Авыру кешеләргә карата сак караш, ярдәмчеллек, булышасы килү теләген үстерү. Аралашу культурасын, әдәбен камилләштерү.
-
Бездә туган көн! 17.01.2025
Кәримне, туган көне белән тәбрик итәбез.Бәхетле сабый булып үсүен теләп калабыз!
-
Режим моментларындагы эшчәнлек. 16.01.2025
-
Үзәк чыршы ябылышы һәм бүләкләү тантанасы 13.01.2025
13 гыйнвар көнне "Арча" үзәк стадионында "Чыршы ябылышы" чарасы Һәм бүләкләүләр тантанасы булып узды. Безнең балалар бакчасы "Чыршы уенчыгы-2024" конкурсында катнашып, Хисматуллиннар гаиләсе 1 дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булды.Зур рәхмәтебезне җиткерәбез!Алда да уңышлар теләп калабыз.
-
“Кышкы урманга сәяхәт” 10.01.2025 Максат: программа таләпләренә туры китереп, балаларның кыш, кышкы уеннар буенча белемнәрен системалаштыру, тирәнәйтү, бәйләнешле сөйләм телен камилләштерү. Бурычлар: Кыш, кышкы уеннар турында белемнәрне гомумиләштерү, [ш]авазының дөрес әйтелешен ныгыту. Балаларның иҗади күзаллауларын, логик фикерләү сәләтен, диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү. Кышкы табигатьнең матурлыгына соклана белү, бер-береңә ярдәм итү сыйфатлары тәрбияләү. Белем бирү өлкәсе: сөйләм телен үстерү. Җиһазлар: слайдта рәсемнәр: поезд, кышкы табигать, сары шар, чыршы, чана, чаңгы, “Кышкы уеннар” сериясеннән картиналар. Сүзлек өстендә эш: тимераяк, сәяхәт. Методик алымнар: әңгәмә, презентация күрсәтү.
-
"Кар кызының туфлие"яңа ел бәйрәм кичәсе. 24.12.2024 Нинди матур безнең чыршы, Җем-җем килеп яна ул. Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен, Котлы булсын Яңа ел! Бүген бакчабызда Яңа ал иртәсе бәйрәм котлавы белән башланып китте.Бәйрәмгә кунак булып, Кар малае,әкият геройлары килде. Алар балалар белән уеннар уйнадылар, биюләр биеделәр. Бәйрәмнең көтеп алынган иң мөхтәрәм кунагы Кыш бабай бәйрәмебезгә тагын да ямь өстәде. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, аның белән чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнап, җырлар җырладылар. Соңыннан Кыш бабай балаларга Яңа ел бүләкләре өләште. Бәйрәм бик күңелле үтте.
-
Безнең уңышлар! 23.12.2024
"Кышкы фантазия "дип исемләнгән район бәйгесендә , безнең бакчадан Хисматуллиннар гаиләсе 1нче урын,Понятовалар гаиләсе 3 нче урын алды.Чын күңелдән уңышлары белән котлыйбыз!
-
Яңа елга әзерләнәбез. 18.12.2024
-
Режим моментларындагы эшчәнлек. 16.12.2024
-
"Кышкы фантазия"бәйгесенә кул эшләнмәләребез әзер. 13.12.2024