Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 284 285 286 287 288 289 ( 290 ) >>
-
Очрашу кичәсе 31.01.2015

Мәктәбебезне тәмамлап чыгып, хәзерге вакытта төрле уку йортларында белем алучы студентлар белән орашу кичәсе булды. Алар үзләре укыган уку йортлары турында сөйләделәр, укучыларга киңәшләрен бирделәр.
-
А. П. Чеховның тууына 155 ел. 30.01.2015

Китапханәдә рус язучысы А. П. Чеховның тууына 155 ел тулуга багышланган китап күргәзмәсе ясалды. Укучылар аның тормыш юлы, әсәрләре белән таныштылар.
-
Отчёт- сайлау җыелышы. 29.01.2015

Кәче авыл җирлегендә отчёт- сайлау җыелышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Нуриев Илшат Габделфәрт улы да катнашты. Ул мәктәбебезнең эшчәнлеге белән дә танышып китте.
-
Бәйрәм концерты. 29.01.2015

Отчёт- сайлау җыелышыннан соң Кәче авылы мәдәният йөртында мәктәп укучылары һәм авыл үзешчәннәре катнашында концерт булды.
-
Хоккей ярышы. 28.01.2015

Бүген мәктәптә хоккей ярышы үтте. Укытучылар командасына каршы 8 нче сыйныф укучылары уйнады.
-
Тау шуабыз! 27.01.2015

Мәктәп янында кар тавы ясалды. Укучылар дәрестән соң һәм озынайтылган көн группасына йөрүче укучылар анда шуарга яраталар.
-
Китап күргәзмәсе 26.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе ясалды. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышта һәлак булган авылдашлар турында мәгълүматлар урнаштырылды, папкалар ясалды.
-
Бөек Җиңүгә 70 ел 23.01.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган стенд тулыландырылды.
-
Туган тел дәресе 22.01.2015

Татар теле укытучылары туган тел дәресе үткәрделәр. Укучылар түгәрәк өстәл артында туган телгә кагылышлы сорауларга җавап таптылар, табышмакларга җаваплар бирделәр, яңа китаплар белән таныштылар.
-
Укучылар кичке шугалакта 21.01.2015

Мәктәп яны шугалагында укучыларыбыз дәресләрдән соң һәм кич белән рәхәтләнеп ял итәләр. Шугалак тирәсе шау- гөр килеп тора.









