Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 281 282 283 ( 284 ) 285 286 287 288 289 290 >>
-
Космонавтика көне 13.04.2015

1961 нче елның 12 нче апрелендә Ю. А. Гагарин Галәмгә күтәрелә. Ул планетабыз тирәли орбита буйлап 108 минутта тулы әйләнеш ясап, уңышлы рәвештә җиргә төшә. Әлеге истәлекле дата уңаеннан мәктәптә класс сәгатьләре үткәрелде.
-
"Будь готов! Скажи, нет!" 10.04.2015

Мәктәбебезнең "SMS- дети" республикакүләм проектында катнашучы укучылар "Будь готов! Скажи, нет!" акциясендә катнаштылар. Авыл кешеләре белән әңгәмәләр оештырылды.
-
Педагог- оештыручылар семинары 09.04.2015

Бүген Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбендә педагог- оештыручылар семинары булды. Анда мәктәбебезнең педагог- оештыручысы да катнашып, тәҗрибә уртаклашып кайтты. Укучыларның чыгышлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
-
Укучылар спектакльдә. 08.04.2015

Бүген мәктәбебез укучылары Арча мәдәният йортында Г. Камал исемендәге театр артистлары куйган "Авыл эте Акбай" спектаклендә булдылар. Спектакль укучыларның күңелендә озак сакланыр.
-
Музейда. 07.04.2015

Бүген 1 нче сыйныф укучылары Арчаның "Казан арты" тарих- этнография, Әдәбият һәм сәнгать музейларында булдылар. Аларда укучылар моңарчы белмәгән сорауларга җавап таптылар, халкыбызның үткәне һәм бүгенгесе турында белделәр, үзләренең Мәдәни көндәлекләренә язарга күп мәгълүмат тупладылар.
-
Рәсем конкурсы 06.04.2015

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган конкурслар даими үткәрелеп тора. Район китапханәләр челтәре үткәргән рәсем конкурсына мәктәбебез укучыларның шул темага караган күп кенә рәсемнәре җибәрелде.
-
Мәктәптә өмә узды. 04.04.2015

Районның барлык учреждениеләрендә дә өмә уздырылды. Мәктәбебез укучылары һәм укытучылар коллективы да урамнарны чүп- чардан арындырды, карлар таратылды, авыл уртасында урнашкан "Батырларга мәңгелек дан!" һәйкәле яны чистартылды.
-
Язучы Әнәс Галиевның тууына 95 ел. 03.04.2015

Бүген Кушлавыч авылында туган якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, язучы Әнәс Галиевның тууына 95 ел. Шул уңайдан Арчаның "Казан арты" тарих- этнография музеенда язучыны искә алу кичәсе булып узды. Кичәдә барлык мәктәпләрнең китапханәчеләре дә катнашты.
-
2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. 02.04.2015

2 апрель - Халыкара балалар китабы көне. Шул уңайдан мәктәп китапханәсендә күргәзмә оештырылды. Башлангыч сыйныф укучыларына балалар язучылары һәм аларның әсәрләре турында күп мәгълүмат бирелде.
-
Дәресләрдә Сингапур методикасын куллану. 01.04.2015

Укытучылар дәресләрдә Сингапур методикасын куллана башладылар. Бу укучыларда фәнгә карата кызыксыну уятты. Барлык укучылар да үз фикерләрен әйтеп калырга ашыгалар. Мондый дәресләр укучылар өчен файдалы булачак.









