Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Качелинская основная общеобразовательная школа» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Кәче төп гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422013,Российская Федерация,Республика Татарстан, Арский район,с.Качелино, ул. Сайдашева, д. 99а/Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы Арча районы, Кәче авылы, Сәйдәш урамы, 99а йорт |
| Телефон: | +7(843)-665-23-90 |
| E-Mail: | Skac.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Качелинская ООШ" |
| Руководитель: | Ахметова Гузель Зуфаровна |
| Год основания учреждения: | 1920 |
| У нас учатся: | 63/Бездә укыйлар: 63 |
| У нас учат: | 15/Бездә укыталар 15 |
- Телефон горячей линии психологической помощи "Школа доверия" 88007070201 31.12.2026
-
27.10.2026

Данлы Тукай Ватаны Арча районыбыз талантлы шәхесләргә бик бай! Шуларның берсе - язучы, шагыйрь, драматург, өч китап авторы, Арча үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче "Каурый каләм" берләшмәсе әгъзасы, күп кырлы шәхес - Марсель Шәрәпов белән җылы очрашу узды. Очрашуга Марсель абыйның иҗатын яратучы мәктәп укучылары, укытучылар һәм китапханәбезнең актив укучылары җыелды. Кичә барышында укучыларыбыз язучының иҗаты белән якыннанрак таныштылар, шигырьләрен сөйләп, кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар, "Туган як җырчысы" исемле күргәзмәгә күзәтү үткәрделәр. Кичәне шигырьләр, "Өч почмаклы бәхет" романыннан өзекләр, җырлар, теләкләр тагын да бизәде.
Адәм баласы үзеннән соң бу якты дөньяда күп нәрсә калдыра ала. Ядкәрь-истәлек итеп исемеңне калдыра алырлык эшләр башкару-зур горурлык! Марсель абый белән аралашу, аның әйткән һәр фикере безнең өчен бик кадерле һәм мөһим. Чөнки мондый очрашу көн саен була торган вакыйга түгел.
Бүгенге матур очрашудан алган якты хисләр – караңгыда калганнарга йолдыз, юлдан язганнарга маяк булыр диеп ышанабыз.
Хөрмәтле Марсель абый, Сездән алган җылылык безне рухландырыр. Ерак араларны якын итеп, очрашуга килеп, безне сөендергәнегез өчен зур рәхмәт Сезгә!
Сезнең иҗатыгызны укып аңлардай, дөрес бәяли белердәй үз укучыларыгыз гел янәшәгездә булсын! Иҗатыгызның яңа үрләр яулавын, сәламәтлек, гаилә бәхете телибез! -
Әти-әниләр җыелышы 27.10.2026

27 нче октябрь көнне Кәче мәдәният йортында ата-аналар җыелышы үтте. Җыелышта Кәче авыл җирлеге башлыгы, Арча районының балигъ булмаганнар белән эшләүчеләр бүлегеннән инспектор, янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе, медицина хезмәткәре һәм мәктәп директоры чыгыш ясады.









