Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 49 ( 50 ) >>
-
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/«Әлифба» музеенда экскурсиядә . 28.03.2023

Язгы каникул вакытын файдалы үткәрү максатыннан, 28 нче март көнне 4А, 4Б, 4В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Закирова Э. А., Туктарова Э. Р., Сагидзянов А. Ф. белән берлектә музейга сәяхәт ясадылар. Алар бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятендә булдылар, музей җитәкчесе Дамир Гилемшаехович “Әлифба” музее буйлап экскурсия үткәрде, анда балалар татар телендә беренче китап - “Әлифба” белән таныштылар һәм аның авторлары булып көллиятнең элеккеге укытучылары торганлыгын белделәр, шулай ук дөньяның алтмыштан артык иленнән китерелгән букварларның зур коллекциясен карадылар.
Мондый чаралар балаларның мөмкинлекләрен һәм мәнфәгатьләрен бик яхшы ача. -
«Нәүрүз мөбарәкбад!» исемле җырлы-биюле , милли уенлы бәйрәм кичәсе. 27.03.2023

23 нче март көнне, гимназиянең 4 нче сыйныф укучылары белән берлектә «Нәүрүз котлы булсын!» бәйрәм кичәсе иртәнге фойеда һәр укучыны каршы алу белән башланып китте.
Нәүрүз – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Нәүрүз сүзе яңа көн (ел) дигәнне аңлата. Нәүрүз бәйрәме – ул игелек, дуслык бәйрәме. Бу гүзәл, язгы бәйрәм көнендә кешеләр бер-берсенә кунакка йөриләр, бер-берсенә булган үпкәләрен оныталар, җырлыйлар , бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар. Бу бәйрәмнең хуҗасы- Нәүрүзбикә.
Нәүрүз көнендә ел буе кылган гамәлләргә нәтиҗә ясала, киләчәккә планнар корыла.
Нәүрүз бәйрәме төрки халыкларны милли мәдәни берләштерүгә һәм аларның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә.
Нәүрүз бәйрәмен каршы алу, борынгы әби-бабаларыбызның мирасын саклап калу, югалтмау -безнең максатыбыз.
Татар теле һәм әдәбияты, өстәмә белем бирү укытучылары белән берлектә үткәрелгән бәйрәмне 1-4 нче сыйныф укучылары ихластан карадылар, Көн белән Төннең алышынуын белделәр, ераклардан кайткан канатлы дусларыбыз-Кара каргаларның теләкләрен тыңладылар, мәкаль-табышмакларына җаваплар бирделәр. Ә менә Кыш бабай белән Нәүрүзбикәнең тартышуын, берсен-берсе узышуын карагач, аптырап та калдылар. Нәүрүзбикә изге теләкләрен әйтеп, һәркемне котлады, бүләкләрен бирде. Бәйрәмнең беренче өлеше укучыларның җырлы-биюле уеннары, балалар фольклоры, уен коралларыннан төзелгән ансамбль, шигырь-әйтемнәр белән үрелеп барды.
Бәйрәмнең икенче өлеше спорт залда дәвам итте. Укучылар командаларга бүленеп, «Күңелле эстафета» спорт чарасында көч сынаштылар.Ярышта һәркем беренчелекне алырга тырышты, ә Нәүрүзбикә алдынгыларга бүләкләрен бирде, мактады. Бәйрәм азагында укучылар тәмле Нәүрүзбикә боткасы белән сыйландылар. Илләребез тыныч, көннәребез аяз, Нәүрүз котлы булсын! -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/ 27 нче март-«Халыкара театр көне» 27.03.2023

Бүген, 27 нче март-Халыкара театр көне! Күркәм бәйрәм белән котлыйбыз!Театр көне белән, дуслар! Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Театр -ул серле бер дөнья! Күпме күңелләрне дәвалап, хыял, гүзәллек, рухи байлык бүләк итә!Бөек Тукаебыз татар халкы тормышын театрсыз күз алдына да китерә алмаган. Ә без театрны тамашачылардан башка күз алдына китерә алмыйбыз. Халыкара театр көне уңаеннан, гимназиянең өстәмә белем бирү «Буратино» исемле түгәрәгенә йөрүче яшь талантларыбыз, театр җитәкчесе Ахунова Л. А. белән берлектә, Арча 1нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында бөек язучыбыз Габдулла Тукайның«Кәҗә белән Сарык»әкиятен сәхнәләштерделәр.Яшь геройларыбызның әкиятне оста уйнауларын нәни тамашачы- дусларыбыз җылы кабул иттеләр. Дуслык җепләребез өзелмәсен, театр безне яктылыкка илтә, күңелләребезгә нур өсти, рухи байлыгыбызны арттыра. Яшәсен, театр!
-
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/«Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда» -5Б сыйныфы укучылары. 27.03.2023

Каникулны файдалы һәм әһәмиятле үткәрү максатыннан , укучыларыбызны Арча районы музейлары белән таныштыру максат итеп куелды.Бүген 5Б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Гыйззәтуллина Ф. И. белән «Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда» экскурсиядә булдылар.
Арча районы мәдәният һәм сәнгать музее 1995 нче елның 26 нчы апрелендә ачыла, ул Татарстан республикасының тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр исемлегенә керә. Музей экспозициясе Арча ягы белән бәйле 40 язучы-шагыйрь һәм 20 сәнгать эшлеклесе турында мәгълүматны үз эченә ала.
Аерым бүлмәдә Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция бар. Анда язучының үзе бүләк иткән шәхси әйберләре һәм китаплары куелган (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге, самавары һ.б.), аның тормыш юлы белән бәйле фотолар урнаштырылган. Шул ук бүлмәдә Бөек Ватан сугышында катнашкан Госман Бакиров, Мостафа Ногман, Әнәс Галиев, Рафаил Төхфәтуллиннар турындагы фотодокументлар, кулъязмалар, хатлар һәм китаплар урын алган.Музей җитәкчесе укучыларга кирәкле, кызыклы, яшь үзенчәлегенә туры килерлек тарихи мәгълүматлар бирде, фотолар белән таныштырды, язучылар иҗатына, тормышына күзәтү ясады.Һәрбер шәхес-үзе бер тарих, үзе бер могҗиза!Горурланырлык якташ язучыларыбыз күп, аларның мирасын югалтмый саклыйк!!! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/«Әлифба» музее буйлап сәяхәт. 27.03.2023

27 нче март көнне 1нче Г сыйныф укучылары сыйныф җитәкчесе Гыйләҗиева Ч. Х. белән берлектә музейга сәяхәт ясадылар. Алар бүген Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте кунаклары булдылар, студентлар “Әлифба” музее буйлап экскурсия үткәрделәр, анда балалар татар телендә беренче китап - “Әлифба” белән таныштылар һәм аның авторлары булып көллиятнең элеккеге укытучылары торганлыгын белделәр, шулай ук дөньяның алтмыштан артык иленнән китерелгән букварларның зур коллекциясен карадылар.
Мондый чаралар балаларның мөмкинлекләрен һәм мәнфәгатьләрен бик яхшы ача, активлык чагылышына китерә, белем дәрәҗәсен һәм сүз запасын киңәйтә.27 марта учащиеся 1Г класса(классный руководитель: Ч.Х.Гилязиева) стали гостями Арского педагогического колледжа имени Габдуллы Тукая, студенты провели экскурсию по музею «Әлифба», где ребята познакомились с первым букварем на татарском языке – «Әлифба» и узнали о том, что авторами его являются бывшие преподаватели колледжа, так же они посмотрели большую коллекцию букварей, привезенных из более шестидесяти разных стран мира. Ребята задавали много вопросов их интересовало все, что касается первого учебника по изучению татарского языка очень понравились буквари на китайском и японском языках.
Такие мероприятия очень хорошо раскрывают возможности и интересы детей, ведут к проявлению активности, расширяют кругозор и словарный запас. -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» /«Казан Арты»-Арча тарихи- этнография музеена сәяхәт. 25.03.2023

Бүген «Казан Арты»-Арча тарихи-этнография музеенда сәяхәттә 2нче В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Сибгатуллина Г. А. белән бергә. Кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкәрьләре тупланган музейда безнең әби-бабаларыбызның истәлекле, кадерле, борынгы әйберләре сакланган. Музей җитәкчеләре укучыларга бик үзенчәлекле тәрбия дәресләре бирделәр, тарихлары белән таныштырдылар. Музей җитәкчеләре тарафыннан үткәрелгән сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уяттылар, әби-бабайларыбыз мирасына сакчыл караш, ныклы игътибар, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бурычын куйдылар. Эчтәлекле тарихи мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт!
-
Язгы каникуллар башланды. Сак булыйк!
25.03.2023
Хөрмәтле әти-әниләр!!! Балаларның язгы каникуллары 25 нче марттан башланды. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, имзалар куелды.Бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан, балаларыгызның буш вакытларында нәрсә белән шөгыльләнүен контрольдә тотсагыз иде. Исән-имин , тыныч, файдалы язгы каникуллар телибез.
-
Зональный этап Республиканского конкурса «Лучший общественный воспитатель несовершеннолетних Республики Татарстан-2023 года»/«2023 нче елда Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесенең зона этабы. 24.03.2023

24 нче март көнне Арчада «2023 нче елда Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика бәйгесенең зона этабы узды. Безнең гимназияне директор Муллахметов Н.Н. тәкъдим итте. Ул-лауреат булды! Котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!
24 марта в Арске прошел зональный этап Республиканского конкурса «Лучший общественный воспитатель несовершеннолетних Республики Татарстан-2023 года». Нашу гимназию представлял директор гимназии Муллахметов Н.Н. Он стал Лауреатом! Поздравляем! Желаем дальнейших успехов!
-
Церемония спуска государственного флагов Российской Федерации и Республики Татарстан/Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын төшерү тантанасы. 24.03.2023

24 нче март көнне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флагларын төшерү тантанасы узды. Линейкада язгы каникул чорында куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды.Каникулны файдалы уздыру, күңелле ял итү мөмкинлекләре турында сөйләшенде. Барыгызга да тыныч, хәвеф-хәтәрсез каникул яллары телибез!
24 марта состоялась торжественная церемония спуска государственного флагов Российской Федерации и Республики Татарстан.
Дорогие наши ученики, с каникулами поздравляем каждого из вас! Пусть все дни пройдут с пользой , чтобы узнавали что-то новое, успевали отдохнуть и научиться тому, что в жизни пригодится. Хороших и интересных каникул! -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» /«Казан Арты»-Арча тарихи- этнография музеена сәяхәт. 24.03.2023

Бүген «Казан Арты»-Арча тарихи-этнография музеенда сәяхәттә 2нче В сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Сибгатуллина Г. А. белән бергә. Кешелек тарихының бәяләп бетергесез кыйммәтле ярдкәрьләре тупланган музейда безнең әби-бабаларыбызның истәлекле, кадерле, борынгы әйберләре сакланган. Музей җитәкчеләре укучыларга бик үзенчәлекле тәрбия дәресләре бирделәр, тарихлары белән таныштырдылар. Музей җитәкчеләре тарафыннан үткәрелгән сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уяттылар, әби-бабайларыбыз мирасына сакчыл караш, ныклы игътибар, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бурычын куйдылар. Эчтәлекле тарихи мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт!
















