Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Тирә-юнебезне ямьләндерик, экологик чисталыкны саклыйк! 07.04.2023

Арча 5 нче гимназиясендә экологик икеайлык 1 нче апрельдән башланып китте. Яз кояшы җылыту белән, районыбызда санитар чистарту өмәләре тулы көч сорый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә. Гимназиябез укучылары, укытучылары, техник хезмәткәрләре бердәм рәвештә язгы өмәдә катнашты. Территорияне тырмаладылар, кар астыннан чыккан чүп-чарны җыйдылар.Тирә-юнебезне ямьләндерик, экологик чисталыкны саклыйк!
Весна-это не только время пробуждения природы, но и пора наведения чистоты и порядка. В нашей гимназии стало хорошей традицией проводить весенние субботники . В гимназии прошел субботник по уборке прилежащей территории. Педагоги, работники гимназии, обучающиеся дружно вышли на субботник. Участники субботника собрали мусор, убрали пришкольный участок, спортивную площадку.
-
Международного дня борьбы с туберкулезом 06.04.2023

Халыкара туберкулезга каршы көрәш көне кысаларында 1 нче Г сыйныфында (сыйныф җитәкчесе: Ч.Х. Гыйләҗиева) туберкулез таралуны кисәтү буенча сыйныф сәгате узды. Укучылар туберкулез үсешенең сәбәпләре, аның катлауланулары һәм профилактик чаралар турында белделәр. Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, көн режимы, көн саен саф һавада йөрү, спорт һәм хәрәкәтчән уеннарда катнашу, дөрес туклану кирәклеге турында искә төшерделәр.
В рамках Международного дня борьбы с туберкулезом в 1 Г классе (классный руководитель: Ч.Х.Гилязиева) прошел классный час по предупреждению распространения туберкулеза. Обучающиеся узнали о причинах развития туберкулеза, его осложнениях и о профилактических мерах. Вспомнили о необходимости соблюдения правил личной гигиены, режима дня, ежедневных прогулок на свежем воздухе, участии в спортивных и подвижных играх, необходимости правильного питания.
-
Китапның балалар тормышындагы роле... 05.04.2023

1 нче Г сыйныфында (сыйныф җитәкчесе: Ч.Х. Гыйләҗиева) «Китапның балалар тормышындагы роле» дигән темага сыйныф сәгате узды. 2 апрельдә, Ханс Кристиан Андерсенның туган көнендә, бөтен дөньяда Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты-укуга мәхәббәт тәрбияләү һәм балалар китапларын пропагандалау. Сыйныф сәгате барышында балалар «Геройны уйлап кара», «Кем кемгә пар», «Татлы викторина», «Әкият сәяхәтләре» һәм башка әдәби викториналарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.
В 1 Г классе (классный руководитель: Ч.Х.Гилязиева) прошел классный час на тему: «Роль книги в жизни детей».
2 апреля, в день рождения Ханса Кристиана Андерсена, во всём мире отмечается Международный день детской книги. Цель праздника – прививать любовь к чтению и продвигать детские книги.
В ходе классного часа ребята активно участвовали в литературных викторинах и конкурсах «Угадай героя», «Кто кому пара», «Сладкая викторина», «Сказочные путешествия» и другие. -
«Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү» компетенциясе буенча 2023 нче елгы Татарстан Республикасы «Профессионаллары»һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабы. 05.04.2023

2023 нче елның 20-24 нче мартында Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә 2023 елгы һөнәри осталык буенча «Профессионаллар» чемпионатының «Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү»компетенциясе буенча төбәкара этабы булды. Әлеге зур чарада гимназиянең 9 нчы Б сыйныфы укучысы Хаҗиева Алисә катнашты.Чемпионатта катнашучылар яхшы әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр һәм үзсүзле хезмәт, киң күзаллау, чыдамлык һәм ихтыяр көче ярдәмендә генә югары профессиональ нәтиҗәләргә ирешеп була икәнен исбатлый алдылар.
С 20 по 24 марта 2023 года в ГАПОУ «Арский педагогический колледж им. Г. Тукая» прошел Региональный этап чемпионата по профессиональному мастерству «Профессионалы» Республики Татарстан 2023 года по компетенции «Дополнительное образование детей и взрослых». Участники чемпионата продемонстрировали хороший уровень подготовленности и смогли доказать, что только благодаря упорному труду, широкому кругозору, выносливости и силе воли можно добиться высоких профессиональных результатов.
-
Торжественная церемония поднятия флагов Российской Федерации и Республики Татарстан 04.04.2023

3 нче апрельдә гимназиядә уку атнасы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрүдән, дәүләт гимннарын башкарудан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү хокукы гимназия күләмендә уздырылган һәм район чараларында актив катнашкан 9 нчы А сыйныфы укучылары Ахунова Алия һәм Низамиева Сиринәгә бирелә.
3 апреля учебная неделя в гимназии традиционно началась с вынесения флагов Российской Фелерации и Республики Татарстан, исполнения Государственных гимнов Торжественное право внести флаги Российской Федерации и Республики Татарстан было предоставлено Ахуновой Алии, Низамиевой Сирине (9А класс), участники районных мероприятий.
-
«Каурый каләм» иҗат берләшмәсенең актив язучылары -гимназиядә 04.04.2023

«Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» уңаеннан гимназиянең актлар залында Арча "Каурый каләм" иҗат берләшмәсенең актив язучылары, бөтен гомерләрен балалар тәрбияләүгә багышлаган ветераннарыбыз Халидә Габделхак кызы Фәйзрахманова һәм Халидә Фоат кызы Вафина белэн җылы очрашу булды. Милли җанлы, әдәбиятка гашыйк хөрмэтле кунаклар укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр, үзләренең шигырьләрен укыдылар, мәктәптә укыткан вакыттагы күңелле вакыйгалар турында сөйләделәр. Үзләре иҗат иткән шигырь китапларын гимназия китапханәсенә бүләк иттеләр. Бәйрәм җыр-моң белән үрелеп барды. Очрашу балалар куңелендә озак сакланыр.
-
День земли 03.04.2023

3 апреля в рамках «Разговоры о важном» прошло занятие на тему: «День земли». Цель занятия: познакомить обучающихся с Днём Земли, дать первоначальные сведения об экологии, формировать грамотное экологическое поведение, представляющее собой ответственное отношение к окружающему миру, воспитывать бережное отношение к природе и к окружающей среде.
-
Прием в 1 класс 01.04.2023

Уважаемые законные представители! 30 марта 2023 начинается кампания по Приему заявлений в первый класс Гимназии для граждан, проживающих на закрепленной территории, а также детей, имеющих право преимущественного приема. Гимназия осуществляет прием указанного заявления:
- в электронной форме посредством ЕПГУ;
- в электронной форме посредством Портала http://uslugi.tatarstan.ru/education;
- лично в МБОУ-Арскую гимназию №5;
- посредством электронной почты МБОУ – Арской гимназии №5 (g5.ars@tatar.ru);
- через операторов почтовой связи общего пользования заказным письмом с уведомлением о вручении.
Прием будет осуществляться с 8:00 до 16:30 часов.
Вакантных мест – 100.
Для зачисления ребенка в 1 класс родители (законные представители) детей, проживающих на закрепленной территории, дополнительно предъявляют следующие документы:
- копию документа, удостоверяющего личность родителя (законного представителя) ребенка;
- копию свидетельства о рождении ребенка или документ, подтверждающий родство заявителя,
- копию документа, подтверждающего установления опеки или попечительства (при необходимости);
- свидетельство о регистрации ребенка по месту жительства или по месту пребывания на закрепленной территории или документ, содержащий сведения о регистрации ребенка по месту жительства или по месту пребывания на закрепленной территории;
- копии документов, подтверждающих право первоочередного приема на обучение по основным общеобразовательным программам или преимущественного приема на обучение по образовательным программам основного общего и среднего общего образования.
-
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы»/«Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда» -5А сыйныфы укучылары. 29.03.2023

Каникулны файдалы, мавыктыргыч, күңелле үткәрү максатыннан , укучыларыбыз Арча районы музейларына экскурсия ясыйлар.Бүген 5А сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчесе Галимзянова Ф. Н. белән «Арча әдәбият һәм сәнгать музеенда» экскурсиядә булдылар.
Арча районы мәдәният һәм сәнгать музеенда алган тарихи мәгълүматны укучылар яратып тыңладылар. Арча ягы белән бәйле язучы-шагыйрьләр һәм сәнгать эшлеклеләре турындагы материаллар белән таныштылар.
Аерым бүлмәдә Гомәр Бәшировка багышланган экспозиция бар. Анда язучының үзе бүләк иткән шәхси әйберләре һәм китаплары куелган (эш өстәле, урындыгы, язу приборы, костюм-күлмәге, чәйнеге, самавары һ.б.), аның тормыш юлы белән бәйле фотолар урнаштырылган. Язучылар турында фотодокументлар, кулъязмалар, хатлар һәм китаплар урын алган.Музей җитәкчесе укучыларга кирәкле, кызыклы, яшь үзенчәлегенә туры килерлек тарихи мәгълүматлар бирде, фотолар белән таныштырды, язучылар иҗатына, тормышына күзәтү ясады.Һәрбер шәхес-үзе бер тарих, үзе бер могҗиза!Горурланырлык якташ язучыларыбыз күп, аларның мирасын югалтмый саклыйк!!! Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт! -
«2023 нче ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы» /«Казан Арты»-Арча тарихи- этнография музеена сәяхәт. 28.03.2023

Язгы каникул көннәрен мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан,бүген «Казан Арты»-Арча тарихи-этнография музеена 1А, 1Б сыйныфы укучылары сыйныф җитәкчеләре Ахмадуллина Г. И., Низамиева Г. М. белән берлектә экскурсия оештырдылар. Музейда безнең әби-бабаларыбызның истәлекле, кадерле, борынгы әйберләре сакланган. Музей җитәкчеләре укучыларга бик үзенчәлекле тәрбия дәресләре бирделәр, тарихлары белән таныштырдылар. Музей җитәкчеләре тарафыннан үткәрелгән сәяхәт укучыларда зур кызыксыну уятты, әби-бабайларыбыз мирасына сакчыл караш, ныклы игътибар, милли мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау бурычын куйдылар. Эчтәлекле тарихи мәгълүматларыгыз өчен зур рәхмәт!
















