Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, РТ, Арский район, г. Арск, ул. Большая, д. 77 |
| Телефон: | +7(843)-663-17-94 |
| E-Mail: | G5.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ - Арская гимназия №5 |
| Руководитель: | Исмагилов Ирек Радилович |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 816 укучы |
| У нас учат: | 55 укытучы |
Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Арча 5 нче гимназиясе - муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе / Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение - Арская гимназия №5 Арского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 211 212 ( 213 ) 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
“Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” 26.04.2016

25нче апрель көнне “Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” дип исемләнгән Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Район сәнгать конкурсының нәтиҗәләре буенча Балар сәнгать мәктәбендә зур бәйрәм булды. “Сәхнәләштерелгән композиция” номинациясендә Урта Бирәзә башлангыч мәктәбе филиалы һәм гимназия укучылары ( җитәкчесе Сираҗиева Л. Ф.)җиңү яулады. Бәйгедә гимназиянең башлангыч класс укытучысы Сираҗиева Л. Ф. “Сәнгатьле укучылар” номинациясендә җиңүче дип табылды.
-
Котлыйбыз! 26.04.2016

25нче апрель көнне Урта Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары белән бергәлектә “Һәр тарафтан Тукай җырын тоям, сукмагымда – Тукай эзләрен” дип исемләнгән Г. Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган Район сәнгать конкурсыyнда катнашып, җиңү яулаган укучылар: 5А класс укучысы Аскаров Рәүф, 6В класс укучысы Губаева Гөлназ, 7В класс укучысы Сәләхова Диләрә, 9В класс укучысы Сәләхов Дилүс. Котлыйбыз!!!
-
Открытый турнир по баскетболу среди юношей сборных школьных команд Арского муниципального района на призы ООО «АрскМед» посвященного 130 летию рождения Габдуллы Тукая и 71-летию Победы советского народа в Великой Отечественной войне. 26.04.2016

Открытый турнир по баскетболу среди юношей сборных школьных команд Арского муниципального района на призы ООО «АрскМед» посвященного 130 летию рождения Габдуллы Тукая и 71-летию Победы советского народа в Великой Отечественной войне.
Соревнования проводятся по адресу: г. Арск, ул. Большая, д. 77. МБОУ – Арская гимназия №5 (место регистрации), 29 апреля 2016 г. Начало соревнований в 9.00 часов.
К соревнованиям приглашаются 1) МБОУ «Арская СОШ №1 им. В.Ф.Ежкова, 2) МБОУ Арская СОШ №2», 3) МБОУ – Арская гимназия №5, 4) МБОУ «Шушмабашская СОШ», 5) МБОУ «Лесхозская СОШ», 6) МБОУ «Апазовская СОШ», 7) МБОУ «Новокинерская СОШ», 8) МБОУ «Наласинская СОШ», 9) МБОУ «Нижнеметескинская СОШ», 10) МБОУ «Старочурилинская СОШ» допускаются сборные команды юношей, имеющие соответствующую физическую подготовку и допуск медицинского работника. При себе иметь следующие документы:
- Именная заявка в одном экземпляре должна быть заверена врачом и директором школы.
- Состав команды 10 человек . (среди юношей сборных школьных команд)
Участники и команды, занявшие призовые места, награждаются ценными подарками, грамотами, медалями соответствующих степеней.
-
Тукай укулары
23.04.2016
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Г.Тукай әдәби музее тарафыннан бөек шәхеснең иҗаты һәм аңа бәйләп хәзерге заман әдипләренең иҗатын өйрәнү, пропагандалау; сәләтле укытучыларны тану, осталыкларын үстерү максатыннан укытучыларның Республикакүләм Тукай укулары үткәрелде. Гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйлаҗиева Л.Ф. , Республикакүләм Тукай укуларында катнашып, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы белән бүләкләнде.
-
Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада 23.04.2016

19 -22 нче апрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада уздырылды.Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан тора: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәү, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрне тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты.Туган телебезне саклаучылар һәм үстерүчеләр арасында гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары Нургалиев Айнур һәм Шәмсетдинова Илүзә дә бар. Алар әлеге чарада татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр һәм иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр.Катнашучылар өчен Казан буенча экскурсия, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карау, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашу оештырылган иде. Укучыларыбызны әлеге мәртәбәле чарада катнашулары белән котлыйбыз һәм алдагы көннәрендә иҗади уңышлар телибез!
-
Котлыйбыз! 23.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгына багышлап Казан шәһәрендә уздырылган "Тукай замандашлары" исемле VI Халыкара шигырь сөйләүчеләр конкурсында 5А классы укучысы Булатова Диләрә 3 урынны алды, диплом белән бүләкләнде. Котлыйбыз!!!
-
Татар теле атналыгы 23.04.2016

Гимназиябездә татар теле атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан, 22 нче апрель көнне, бөек Тукаебызның 130 еллыгына багышланган “Без Тукай варислары” исемендәге шигырь уку конкурсының гимназия туры үткәрелде. Җиңү яулаган укучылар бу конкурсның район турында катнашачаклар . Аларга уңышлар телибез!
-
Бердәм дәресләр 23.04.2016

Г.Тукайның 130 еллыгы уңаеннан 20 нче апрельдә бөек шагыйрьнең тормышына һәм иҗатына багышланган Бердәм дәресләр үткәрелде. Укучылар Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сорауларга җавап бирделәр. Шигырьләрен яттан сөйләделәр.
-
"Президент ярышлары" 23.04.2016

ТР ның Бөгелмә шәһәрендә уздырылычу "Президент ярышлары" финал уеннарында гимназиянең 6 нчы Б классы укучылары уңышлы чыгыш ясый. Бүгенге көнгә теннис, шахмат ярышларында Хабибуллина Ландыш (2 төр буенча), Шәмсетдинов Әмир призлы урыннарга лаек булдылар.Котлыйбыз!
-
Татар теле һәм әдәбият буенча IV халыкара олимпиада 23.04.2016

19 -22 нчеапрель көннәрендә Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча IV халыкара олимпиада уздырылды.Бәйгенең төп максаты – татар телен саклау һәм үстерү, аны дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрү, туган телгә, әдәбиятка, сәнгатькә карата кызыксыну уяту, ихтирам хисләре тәрбияләү. Быел олимпиада татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм каһарман-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланды. Халыкара олимпиаданың финалы 2 этаптан тора: татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада биремнәрен үтәү, шулай ук Г.Тукай һәм М.Җәлилгә багышланган презентацияләрне тәкъдим итүгә корылган иҗади өлешләрдән. Анда Россиянең 24 төбәгеннән, шулай ук Япония, Төркия, Бельгия, Финляндия, Франция, Беларусь, Казакъстан, Үзбәкстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Кыргызстаннан һәм Австралиядән 14 яшьтән 25 яшькәчә 500 укучы һәм студент катнашты.
Туган телебезне саклаучылар һәм үстерүчеләр арасында гимназиянең 10 нчы сыйныф укучылары Нургалиев Айнур һәм Шәмсетдинова Илүзә дә бар. Алар әлеге чарада татар теле һәм әдәбияты буенча үзләренең белем дәрәҗәләрен күрсәттеләр һәм иҗади эшләрен тәкъдим иттеләр. ТР мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломы белән бүләкләнделәр. Катнашучылар өчен Казан буенча экскурсия, Г.Кариев исемендәге Казан татар яшь тамашачы һәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрларында спектакльләр карау, “Мин татарча сөйләшәм” акциясендә, Тукайга багышланган Туган тел форумында, күренекле әдәбият әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре белән түгәрәк өстәлләрдә катнашу оештырылган иде. Укучыларыбызны әлеге мәртәбәле чарада катнашулары белән котлыйбыз һәм алдагы көннәрендә иҗади уңышлар телибез!
















