Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422000, Российская Федерация, Республика Татарстан, Арский район, г. Арск, ул. Вагизовых, д. 16 |
| Телефон: | +7(843)-663-10-31 |
| E-Mail: | ds5.arsk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Арский детский сад №5 " Арского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Ситдикова Зульфия Ильсуровна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 106 |
| У нас учат: | 14 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Арский детский сад №5" Арского муниципального района Республики Татарстан-Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы "Арча 5 нче балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе 24.06.2026

Бүген Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсе катнашучылары Арчаның 5 нче балалар бакчасында да кунак булдылар.Алар арасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Гыйзәтуллина Энҗе Хәбировна, Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гыйләҗева Лилия Гыйльметдин кызы,
Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре докторы Юсупова Нурфия Марс кызы да бар иде.
Кунаклар бакчада "Акыллы уеннар" проекты, "Милли кул эшләре" исеме астындагы методик остаханә белән таныштылар, "Туган телем-Тукай теле" тәрбия чарасын карап үттеләр. Балаларның чыгышы һәркемнең күңеленә хуш килде. -
Иртәнге гимнастика 18.06.2026

-
Аппликация на тему "Воздушный шар" 15.06.2026

Аппликация на тему «Воздушный шар» в младшей группе — это занятие, которое помогает развивать мелкую моторику, творческие способности, воображение и навыки работы с бумагой и клеем.
-
12 июня-День России 12.06.2026

В преддверии Дня России в нашем детском саду прошёл тематический день, посвящённый этому замечательному празднику! ????????
Ребята познакомились с историей и традициями нашей страны, поговорили о её символах и богатствах. В ходе увлекательной беседы дети узнали много нового о Родине — о её бескрайних просторах, многообразии народов и культур.
Юные воспитанники с воодушевлением слушали стихи о России, наполненные любовью и гордостью за свою страну. Затем ребята вместе создали яркую выставку своих рисунков — настоящий творческий подарок ко Дню России!
Мы гордимся тем, что воспитываем в детях любовь и уважение к Родине с самых ранних лет! -
"Әлифба" музеена сәяхәт 10.06.2026

10 июнь көнне балалар бакчасында балалар өчен бик күңелле вакыйга булды — алар Арча педагогия көллиятендә урнашкан "Әлифба" музеена сәяхәткә бардылар. Балалар музейга баруга бик шатландылар, чөнки анда алар яңа һәм кызыклы мәгълүматлар беләчәкләр иде. Сәяхәт башланганда, музей җитәкчесе Таҗиев Дамир Гыйлемшәехович балаларга музейның тарихы һәм анда нәрсәләр күрергә мөмкинлеге турында сөйләде. Балалар бик игътибар белән тыңладылар, чөнки алар татар теленең, язуының һәм мәдәниятенең әһәмияте турында күбрәк белергә теләделәр. Музейга килеп җиткәч, балалар төрле экспонатларны карадылар. Алар иске китаплар, язма документлар һәм татар язуының тарихын чагылдырган башка кызыклы әйберләр белән таныштылар. Балалар татар алфавитының ничек формалашуы турында, шулай ук тарихтагы мөһим шәхесләр турында мәгълүмат алдылар. Музейдан кайтканда, балалар шатланып сөйләштеләр, үзләре күргәннәрен һәм өйрәнгәннәрен уртаклаштылар. Шулай итеп, балалар бакчасы балаларының "Алифба" музеена сәяхәте — белем алу һәм татар мәдәнияте белән танышу өчен бик файдалы һәм күңелле вакыйга булды.
-
"Балачак-уйнап-көлеп үсәр чак" 04.06.2026

Бүген "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Гаилә паркында балалар өчен бәйрәм узды. Бу бәйрәм кызыклы уеннарга, концерт номерларына бай булды. Бәйрәмебезгә Габдулла Тукай әкиятләре геройлары ямь өстәделәр.
-
1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне 01.06.2026

Бүген - кояшлы җәйнең беренче көнендә, балачакның иң матур бәйрәме – Балаларны яклау көне.
Елның кайсы гына вакыты булмасын балачакның һәрбер мизгеле рәхәт тә, татлы да булып истә кала. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Балачак иле гел шаулап-гөрләп торсын!Без дә бүген бакчага килгән балаларны матур итеп, чын бәйрәм ясап каршы алдык. Мультфильм геройларын күреп, балалар гына түгел, хәтта әти-әниләр дә сөенделәр.
-
"Сау бул инде, эй нурлы бакча!" 26.05.2026

Кичә балалар, педагоглар, ата-аналар күңелендә матур мизгелләр калдырды. Балаларның бәйрәмдә рус һәм татар телендә шигырьләр сөйләве, җырлавы, килешле итеп вальс әйләнүләре дә һәркемнең күңеленә хуш килде. Балалар үзләрен уңган, зирәк, акыллы итеп таныттылар. Сөенечле, моңсу мизгелләр күп булды бәйрәмдә. Аны онытылмаслык итеп уздыруда шушы балаларны бакча бусагасын беренче көннән үк бик күп нәниләрне тәрбияләгән, безнең балаларыбызның нәни генә уңышларына да сөенеп, алар белән горурланып, йөрәк җылысын биреп, ихлас, таләпчән, ачык күңелле, бала белән һәрчак янәшәдә атлаучы тәрбиячеләребез мактау сүзләренә бик тә лаеклы. Бүген без икенче мәктәпкәчә яшьтәге төркем балаларны тормышның янә бер баскычына күтәрәбез - мәктәпкә озатабыз.
Балаларга бүләкләр тапшырылды. Аннан балалар, бакча бусагасын атлап чыгып, төсле шарларны зәңгәр күккә очырдылар. Шушы очып киткән шарларга карап, балалар бакчасында узган мизгелләрне искә төшереп, әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, балаларның күзләре яшьләнде. Чөнки алар балачак иле белән саубуллашты. Ак юллар сезгә, балалар! Сезне тылсымлы белем дөньясы көтә! Без балалар белән генә түгел, аларның әти-әниләре белән дә моңлану хисе белән хушлашабыз.
Кадерле әти-әниләр! Балаларыгыз өчен сезгә зур рәхмәт! Сәламәтлек һәм иминлек сезгә!
-
Вручение значков Движения Первых 18.05.2026

18 мая в нашем детском саду прошло торжественное событие. Участники Движения поздравили воспитанников и вручили им значки с весёлым Барсиком — символом организации. Глядя на счастливые глаза детей и аккуратные значки на футболках, понимаешь: патриотами не рождаются, но их можно воспитать с любовью. Поздравляем наших Первых дошколят! Вы наша гордость!
-
III Республикакүләм "Акыллы уеннар" чемпионаты 16.05.2026

16 нчы май көнне Казан шәһәрендәге Б.Рәмиев исемендәге IT-паркта III Республикакүләм "Акыллы уеннар" чемпионаты булып узды. Әлеге чарада республикабызның төрле районнарыннан 400 якын бала, 300 якын педагоглар, тренерлар һәм әти-әниләр катнашты. Бу масштаблы чарада безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз Фагмиев Артур һәм Сафина Алисә дә катнашып,зур тәҗрибә туплап кайттылар.
Бәйгегә әзерләгән тәрбиячеләренә,татар теле тәрбиячесе Ләйсән Дамировнага зур рәхмәт!











