Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Арский детский сад №10» Арского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 422000, г. Арск, ул. Банковская, д. 29 |
Телефон: | +7(843)-663-20-12 |
E-Mail: | ds10.arsk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБДОУ "Арский детский сад №10" Арского муниципального района РТ |
Руководитель: | Гиззатуллина Фания Даниловна |
Год основания учреждения: | 1990 |
У нас учатся: | 176 детей |
У нас учат: | 18 педагогов |
-
21.02.2025
Сегодня в подготовительной группе №2 прошёл праздник, посвящённый Дню защитника Отечества. Мероприятие прошло весело и интересно, ведь к нам присоединились папы наших воспитанников. Вместе с детьми они участвовали в различных играх и конкурсах, которые были приурочены к этой важной дате. Все участники показали свою ловкость, силу и умение работать в команде. Завершился праздник вручением памятных подарков. Это событие стало отличным поводом укрепить дружбу и сплочённость между родителями и детьми.
-
19.02.2025
2024 елның 15 октябрендә VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә старт бирелде.
2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителгән.
Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм вьетнам телләрендәге хезмәтләр каралган.
Конкурсның II этабы нәтиҗәләре буенча финалга 635 катнашучы үткән.
2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше.
Җиңүчеләр 18 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында конкурсның Гала-концертында тантаналы рәвештә бүләкләнде. Бәйгенең быелгы җиңүчеләре арасында безнең бакча педагоглары да бар. Алар - татар теле тәрбиячесе Гарифуллина Рәмзия Хәйдәр кызы һәм тәрбияче Зәйнакова Гөлфинур Исрафил кызы. Үз номинацияләрендә алар 2 нче һәм 3 нче урыннарга лаек булдылар. -
15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел, агымдагы ел- Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. 17.02.2025
15 февраль - герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 119 ел, агымдагы ел- Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Шул уңайдан бакчабызда "Батырлар исеме мәңгелек" әдәби-музыкаль кичәсе узды. Чара викторина формасында үтте һәм анда мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. Алар "Йолдызлар" һәм "Кызыл ромашка"командаларына бүленделәр. М. Җәлилнең тормышы һәм иҗаты турындагы сорауларга җавап бирделәр, сәнгатьле итеп аның шигырьләрен сөйләделәр. Геройның көрәштәше, каләмдәше, язучы Абдулла Алиш әкиятләре буенча да белемнәре сыналды. Балалар безгә җиңү бүләк иткән бабайлары, Арчада туып үскән Советлар Союзы Геройлары турында сөйләделәр. "Кызыл ромашка", "Журавли" биюләрен башкардылар. М. Җәлил һәм тынычлык турында җырлар җырладылар. Шулай ук бакчабызда тәрбияләнүчеләрнең туган ягыбызны ни дәрәҗәдә белүләре тикшерелде.
Кичәдә Арча район балалар китапханәсенең баш китапханәчесе Абдуллина Рәзинә Рәис кызы катнашты. Ул чараның эчтәлекле, матур үтүен билгеләде. Киләчәктә дә балаларны геройларыбызны онытмаска, туган җиребезне саклап, яклап яшәргә чакырды.