Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Котлыйбыз! 17.05.2023

16 нчы май көнне Казанда Бөтенрәсәй «Илһам» яшь язучылар бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр.
Бәйге Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан татар телен, әдәбиятын, мә-дәниятен саклау һәм үстерү, укучыларда әдәбиятка, сәнгатькә кызыксыну уяту, әдәби иҗатка сәләте булган яшьләрне ачыклау, максатыннан татар телендә иҗат итүче мәктәп укучылары арасында уздырыла.
Бәйгегә Татарстан районнарыннан һәм Россия субъектларыннан 664 эш кабул ителгән. Беренче турны үткән укучылар белән биш район җирлегендә язучылар катнашында очрашулар үтте.Укучыларны 2 турга сайлап алдылар.
Мәктәбебезнең 9 нчы сыйныф укучысы Сабитова А. , йомгаклау турына барып җитеп, 3 нче дәрәҗә Дипломга ия булды. Азалияне чын күңелдән котлыйбыз!
-
Пробный экзамен 15.05.2023

Девятиклассники нашей школы провели пробный экзамен по географии и химии. По его итогам можно выявить уровень подготовки учащихся к итоговой аттестации по предметам. Ученикам предстоит поработать еще над улучшением своего результата.
-
“Тукайга мәхәббәт илә...” 13.05.2023

Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан IV нче Бөтенроссия “Тукайга мәхәббәт илә...” дип исемләнгән шигырь сөйләүчеләр конкурсында катнашып 2 нче класс укучылары Шәйхетдинов С. III нче дәрәҗә диплом белән, Ганеева Г. II нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез
-
«Цифровой ликбез» 12.05.2023

В рамках всероссийского просветительского проекта в сфере цифровой грамотности и кибербезопасности, 12 мая в 9 классе прошел урок «Цифровой ликбез»
Цель проекта –помочь детям повысить цифровую грамотность и узнать как можно больше о кибербезопасности в сети. Существует много нюансов и даже хостинги бесплатных фотографий не всегда гарантируют, что с вас не потребуют денег за размещение контента. Поэтому знание авторского права и правил публикации чужих работ так важны, не только профессионалам, но и простым пользователям сети.
-
"Оста куллар" 12.05.2023

Башлангыч класс укучылары "Оста куллар" түгәрәгендә бик теләп шөгыльләнделәр. Уку елы буенча алар бик күп эшләнмәләр ясадылар, кул эшенә өйрәнделәр, чиста-пөхтә, төгәл эшләргә күнектеләр. Эшебезнең нәтиҗәсе буларак кул эшләре күргәзмә оештырылды.
-
Приближаются экзамены. Учащиеся систематически готовятся к ОГЭ и ЕГЭ. Проводятся разные варианты подготовки. Сегодня девятиклассники написали сочинение- рассуждение в рамках ОГЭ, повторили критерии оценивания сочинения 11.05.2023

-
9 нчы май. Җиңү көне 08.05.2023

9 нчы май. Җиңү көне. Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен. 8 май көнне безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, авылдашлар, килгән кунаклар катнашты. Бәйрәм котлаулар ,чыгышлар, укучылар һәм укытучылар белән берлектә әзерләнгән концерт программасы белән үрелеп барды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Бәйрәмдә Арча районы башкарма комитеты җитәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы, җирле үзидарә башлыгы Хабибуллин Рәдис Харис улы, “Ашытбаш” ширкәте җитәкчесе Мөбарәкшин Рөстәм Мидхәт улы, мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы чыгышлары тыңланды. Соңыннан ветераннарыбыз чәй өстәленә чакырылды. Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре,сугыш чоры балалары!Сезне Бөек Җиңү көне белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, тынычлык һәм иминлек телибез.
-
6 нчы май көнне елдагыча мәктәп ярминкәсе узды
06.05.2023
6 нчы май көнне елдагыча мәктәп ярминкәсе узды. Авыл халкы һәм кайткан кунаклар бу ярминкәне көтеп ала. Һәр класс ярминкәгә тырышып әзерләнде.
6 мая в нашей школе состоялась школьная ярмарка.Проведение ярмарки в нашей школе стало доброй традицией. И каждый раз ученики и их родители не перестают радоваться этому событию. В ярмарке приняли участие учащиеся с 1 по 11 класс и их родители.
Каждый участник ярмарки пришел в школу с пирогами и пирожками, с тортами и пирожными, булочками, печеньем, леденцами на палочках и многими другими кулинарными изысками, которые были приготовлены дома специально для ярмарки. Были и вещи, сделанные своими руками: украшения, разделочные доски, вязаные вещи и многое другое.
-
"Язгы кәеф" 05.05.2023

5 нче май көнне Ашытбаш мәдәният йортында "Язгы кәеф" исеме астында "Укытучылар һәм остазлар" елы уңаеннан мәктәбебезнең иҗат- отчет концерты узды. Бәйрәм чарасына мәктәбебездә озак еллар эшләп, бүгенге көндә лаеклы ялдагы ветеран укытучылар да чакырылган иде. Остазларыбызга сәхнә түрендә чәчәк бәйләмнәре тапшырдык. Концерт җыр-биюләргә бай булды. Нәфис сүз осталары да чыгыш ясады, , спектакльдән өзек тә күрсәтелде. Мәктәп директоры Кавиева Рәмизә Рәис кызы төрле дәрәҗәдәге олимпиада, конкурсларда урын алган укучыларга, шулай ук балалары республикакүләм чараларда алдынгы урыннарны яулаган әти-әниләргә мәктәп дирекциясенең "Рәхмәт хатлары"н тапшырды. Фойеда шулай ук "Георгий лентасы" акциясе, кулэшләнмәләр күргәзмәсе дә эшләде.
-
2023 нче елның 4 май иртәсе Дәүләт флагы һәм Җиңү байрагы күтәрү тантанасы белән башланды. 04.05.2023

Церемония поднятия Государственного флага России и Знамени Победы состоялся в школе.













