Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << ( 71 ) 72 73 74 75 76 77 78 79 80 >>
-
Бәйрәмегез котлы булсын! 23.02.2023

23 февраль — Ватанны саклаучылар көне – батырлык, намус hәм кыюлык көне . Ул - көч, түземлелек, мәрхәмәтлелек һәм туган җиреңә карата мәхәббәт бәйрәме.Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана.
Мәктәптә бәйрәм көнгә багышланган матур чаралар узды. Әтиләр белән берлектә “ Ягез әле, егетләр” конкурсында егетләр һәм әтиләр төрле спорт ярышларында үзара көч сынашты. “Строевая песня” конкурсына һәр класс зур әзерлек белән килгән, алар матур чыгышлары белән куандырды.
Сезне 23 февраль - Ватанны саклаучылар коне белән чын кунелдән тәбрик итәбез! Ныклы сәламәтлек, кунел көрлеге, әшегездә, укуыгызда зур уңышлар, шатлык - куанычлар, озын гомер телибез!
Сез булганга имин булып ата таңнар,
Тыныч-матур тормыш белән үтә айлар.
Бәйрәмегез котлы булсын, ир-егетләр,
Мәңге тыныч, имин торсын җирләр-күкләр -
"Стройда йөрү" һәм "Ягез әле, егетләр" 22.02.2023

23 февраль - Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәбебездә 5-11 класслар арасында "Стройда йөрү" һәм "Ягез әле, егетләр" исеме астында ярышлар булып узды. Ярышларда егетләр үзләренең көчләрен һәм җитезлекләрен күрсәттеләр, әтиләр командасы белән көч сынаштылар.
23 февраль — Ватанны саклаучылар коне – батырлык, намус hәм кыюлык көне белән ихластан котлыйбыз сезне. Бүгенге бәйрәм көчле рухлылык, ир-егетлəрнең кыюлык, намус һəм абруй шикелле сыйфатларга ия булуларын тагын бер кат раслый торган тантана. Туган илгә һəм үз халкыңа хезмəт итү ул, туган илен чын күңелдән сөюче гражданнарның һәрчак иң югары максаты булды һəм шулай ук булып калса иде.
Сезгә һәм якыннарыгызга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык, рухи һәм матди байлык, һәр эшегездә бары тик уңышлар гына телибез. Мөбәрак булсын бүгенге матур бәйрәмегез!
Патриотическое воспитание подрастающего поколения всегда являлось одной из важнейших задач современной школы, ведь детство и юность – самая благодатная пора для привития священного чувства любви к Родине. В нашей школе прошел конкурс смотра строя и песни среди 5-11 классов, посвященный "Дню защитника Отечества". Все классы хорошо подготовились и выступили прекрасно. Затем прошел военно-спортивный праздник "А ну-ка, парни!". Юноши и отцы состязались по разным видам спорта. Поздравляем всех участников соревновании с наступающим "Днем защитника Отечества" и желаем крепкого здоровья и успехов в учебе!
-
Халыкара Туган тел көне. 21.02.2023

21 февральдә дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән әлеге халыкара бәйрәм дөньядагы телләрне саклау, аларны киләчәк буынга исән-имин җиткерү макстатыннан оешты. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һичшиксез, алар арасында миллиардлаган аралашучы һәм шул ук вакытта бер дистә кеше сөйләшә торган телләр дә бар. Хәзерге заманда күпчелегебез ким дигәндә 2-3 телне камил белә. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. Ләкин туган тел ул бер генә. Безнең туган телебез – татар теле.
-
" Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2023

21 февраль- Халыкара туган тел көне уңаеннан Акчишмә башлангыч мәктәбендә " Туган телем - иркә гөлем" исеме астында тәрбия сәгате үткәрелде. Укучылар туган тел турында мәкальләрне искә төшерделәр, табышмакларга җавап эзләделәр. Тәрбия сәгате Г.Тукайның "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
-
Котлыйбыз! 20.02.2023

16-19 нчы февраль көннәрендә рус теле һәм рус әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үтте. Мәктәбебезнең 7 нче сыйныф укучысы Солтанов И. – рус теленнән призер, 10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова И. – рус әдәбиятыннан призер булдылар. Укучыларны һәм аларның укытучылары Фәхретдинова З.С. ны зур уңышлары белән котлыйбыз, киләчәктә дә яңадан-яңа җиңүләргә ирешүләрен телибез.
-
“Без әтиләр белән көчле!” 18.02.2023

Җырлыйбыз әтиләр хакында,
Үсәбез аларның кулында
Әтиләр кул куйса иңбашка
Яктырак елмая кояш та.
Бүген башлангыч класс укучылары “Без әтиләр белән көчле!” дигән темага әтиләр өчен ачык чара үткәрделәр. Укучылар әтиләрен котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәмнең икенче өлешендә әтиләр һәм малайлар командалары үзара көч сынаштылар. Төрле күңелле спорт уеннарында малайлар командасы җүңүче булды. Чара бик күңелле үтте.
-
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр үткәрелде 17.02.2023

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Акчишмә башлангыч мәктәбендә ачык дәресләр үткәрелде. 4Б класста Гарифуллина Фәния Рауис кызы рус теленнән "Орфограммы в корнях слов", 3Б класста Сабирҗанова Хәлимә Фәгаль кызы математикадан "Санны үз-үзенә бүлү" темасына дәрес күрсәттеләр. Дәресләрнең һәр этабы ныклап уйланылган һәм ФГОС таләпләренә туры килә.
17 февраля в Акчишминской начальной школе прошли открытые уроки. В 4Б классе Гарифуллина Ф.Р. провела открытый урок по теме "Орфограммы в корнях слов", в 3Б классе Сабирзянова Х.Ф. провела урок по математике по теме " Деление числа на само себя". Все этапы урока тщательно продуманы и соответствуют требованиям ФГОС. -
Музейларга сәяхәт 16.02.2023

16 февраль көнне башлангыч класс укучылары белән Арча шәһәренә күңелле экскурсиягә бардык. Казан Арты музеенда, әдәбият һэм сәнгать музеенда булдык. Районыбызның үткәне белән таныштык, районыбыздан чыккан язучылар, шагыйрьләр, җырчылар иҗаты турында күп мәгълүмат тупладык. Балаларны кызыксындырган сорауларга экскурсоводлар бик теләп жавап бирделәр. Бүгенге сәяхәтебез барыбыз өчен дә бик файдалы, күңелле булды.
-
Олимпиада җиңүчеләре 15.02.2023

13- 15 нче февраль көннәрендә татар әдәбиятыннан республика олимпиадасының йомгаклау туры үтте.Мөктәбебезнең 10 нчы сыйныф укучысы Фәхретдинова И. — җиңүче, Асатова И. һәм Сабитова А. призёр булдылар. Укучылар һәм аларның укытучылары Әүхәдиева М.Р. Мәгариф һәм фән министрлыгының Дипломнары белән бүләкләнде. Аларны зур уңышлары белән котлыйбыз!Киләчәктә укуларында, эшләрендә тагын да зуррак үрләр яулауларын телибез.
-
Укучылар "Ватанны саклаучыларга" мемориаль комплексының макетын төзеделәр. 15.02.2023

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында Ибраһимова Л.Ф.1,3 нче классларда сынлы сәнгать фәненнән ачык дәрес бирде. Дәрес 23 февраль - Ватанны саклаучылар турында әңгәмә белән башланып китте. Укучылар аппликация юлы белән күмәк рәвештә эшләнмә ясадылар. Дәрес ахырында эш нәтиҗәсе дә күренде. Укучылар "Ватанны саклаучыларга" мемориаль комплексының макетын төзеделәр.













