Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
“Спорт көне”, “День русского языка” 06.06.2023

6 нчы июнь лагерьда “Спорт көне”. “Сәламәт тәндә –сәламәт акыл” дигән тема астында әңгәмә үткәрдек. Укучыларны спорт тарихы белән таныштырдык.Спорттагы яналыклар турында сөйләштек. Уеннар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Күнелле эстафета уеннары балаларга бик ошады.Алар җитезлектә, бердәмлектә көч сынаштылар. Көндәлек эшкә йомгак ясап , “Көн ничек узды” почмагын билгеләделәр.
Сегодня в лагере провели мероприятие “Весёлый русский язык” ко Дню русского языка. День русского языка — российский и международный государственный праздник, посвящённый русскому языку.
-
5 июнь- Табигать көне 05.06.2023

Бүген көн иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар спортзалда татар халкының җырлы – биюле уеннарын уйнадылар. “ Без табигать дуслары “дигән темага әңгәмә булды, табигать турында рәсемнәр ясадылар. Көннең икенче яртысында спорт уеннары уйнадык, мультфильм карадык.
-
Исәнме ,җәй! 04.06.2023

Бүген көн бик матур ,кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка,зарядка уздырылды.”Кояштан сак бул !” темасына куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Болында дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләрне күзәттеләр.
Көннең икенче яртысында “Минем беләсем килә” дигән темада телетапшыру башланып китте. Тапшыру күбәләкләргә багышланган иде.Күбәләкләрне күзәтү тагын да кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Тәрбиячеләр күбәләкләрнең төрләре, аларның ерак бабалары турында сөйләделәр, кроссвордлар чиштерделәр, табышмаклар әйттеләр. Балалар күтәренке күңел белән өйләргә таралдылар.
-
Отрядның туган көне! 03.06.2023

Бүген көнебез лагерьда иртәнге зарядка белән башланды. Отрядларның туган көне уздырылды. Отряд почмакларын булдырдылар,отряд урыннарын ясадылар, отрядларда эш вазыйфаларын бүлделәр, җырларын ,девизларын , речевкасын өйрәнделәр.
“Табигать - тиңсез хәзинә” дигән темада әңгәмә уздырылды.Көннең икенче яртысында балалар саф һавада спорт уеннары хәм җырлы – биюле уеннар уйнадылар.Көн файдалы һәм кызыклы узды.
-
"Без коррупциягә каршы" 02.06.2023

Бүген лагерьның икенче көне иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. Иртәнге аштан соң "Без коррупциягә каршы" дигән темага чара үткәрелде. Чарада коррупция турында төшенчә бирелде, аның билгеләре белән таныштырылды. Нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар, гаделлек һәм намуслылык төшенчәләре аңлатылды.Чарада Арча Мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Кәлимуллина З.Р., Татарстан Республикасы Рәис идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча баш киңәшчесе Мугинов Р.Р. катнашты .
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 01.06.2023

Бүген мәктәп күләмендә гомуми ата-аналар җыелышы булып үтте. Җыелышта Арча муниципаль районының ГБУ "БДД" профилактика бүлеге мөдире Мухзаметзянова Э.Г. катнашты. Ул әти-әниләргә юл транспорт фаҗигаләрен булдырмас өчен профилактик әңгәмә үткәрде.Җыелышта җәйге яллар, лагерьлар эшчәнлеге, балаларның иминлеге һәм куркынычсызлыгы, балаларның мәшьгульлеге хакында сөйләшү булды.
1 июня в школе состоялось общешкольное родительское собрание по вопросам безопасности детей в период летних каникул в 2022- 2023 учебном году.
-
Исәнме , лагерь! 01.06.2023

Бүген, 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 35 бала ял итә.Лагерь эшчәнлеге “ Бәхетле балачак” программасына нигезләнеп алып барыла. Программаның төп юнәлешләре : физик – сәламәтләндерү, танып-белү, хезмәт, патриотик ,иҗат.
Бүгенге чаралар лагерь ачылу һәм Балаларны яклау көненә багышланды.
Мәдәният йорты белән берлектә “Балачак бәйрәме” исеме астында чара үткәрелде. Көннең икенче яртысында “Бәхетле балачак” темасына рәсем конкурсы уздырылды. Көн файдалы һәм кызыклы үтте.
-
Яңа Кырлай авылына экссурсиягә 01.06.2023

Бүген, 1 июнь-Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Акчишмә башлангыч мәктәбе коллективы укучылар белән Яңа Кырлай авылына экссурсиягә барды. Иң элек Г.Тукай музеена кереп балалар бөек шагыйребез Г.Тукайның биографиясен, әкиятләрен искә төшерделәр, үзләре өчен бик күп яңа мәгълүмат алдылар, экспонатларга карап сокландылар. Ахырдан Кырлай яңа заман китапханәсендә кунакта булдылар. Бу сәяхәт балаларның күңелендә озак сакланыр.
-
Уку елының соңгы көне 31.05.2023

31 нче май - уку елының соңгы көне. Классларда класс җыелышлары узды. Укучыларга куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылып, куллар куйдырылды. Уку елы буенча нәтиҗә ясалды. Укучылар каникулга озатылды. Җәйге каникулны күңелле һәм файдалы үткәреп, исән-имин яңа уку елында көтеп калабыз.
-
Учащиеся девятых классов продолжают сдавать государственные экзамены.Сегодня сдают экзамен по географии и химии. Желаем успешной сдачи экзамена. 29.05.2023














