Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
Год основания учреждения: | 2004 |
У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 ( 5 ) 6 7 8 9 10 >>
-
Яңа ел котлы булсын! 27.12.2024
Яңа ел-тылсымлы бәйрәм. Бу бәйрәмдә һәркем әкияткә ышана, үзенчәлекле, серле, шаккатыргыч һәм, һичшиксез, онытылмас атмосферага чума ала. Өлкәннәр дә, бәйрәм кәефен тоеп, әкияткә ышана башлыйлар, ә балаларның ихлас соклану һәм шатлыгы тагын да тулылана.
27 нче декабрьдә мәктәптә 8- 11 нче сыйныфларның Яңа ел бал- маскарады узды. Мәктәп директоры “4” ле һәм “ 5” ле билгеләренә генә укучыларны, олимпиада,төрле конкурслар- бәйгеләрдә җиңүчеләрне, “ Иң матур бизәләгән класслар” ны котлап истәлекле Яңа ел бүләкләре , Рәхмәт хатлары тапшырды. Уеннардан, җыр-биюләрдән, шигырьләрдән, һәм, әлбәттә инде, чыршы тирәли әйлән-бәйләннән торган күңел ачу программасы барлык укучыларның кәефен күтәрде.
“ Иң яхшы Кыш бабай”, “ Иң матур Яңа ел шапкасы” конкурслары, музыкаль номерлар, скетчлар – барысы да балаларның күңеленә хуш килде.
Яңа елда шатлыклы очрашулар, бәхетле елмаюлар, куанычлы мизгелләр күп булсын! Елан елы бары тик куанычлар гына алып килсен, гаиләләребездә иминлек булсын. Яңа ел мөбарәк булсын.
-
Родительский контроль 26.12.2024
В рамках родительского контроля питания в школе 26 декабря 2024 года школьную столовую посетили представители родительской общественности обучающихся. Цель родительского контроля - качество предоставления и организации питания в общеобразовательном учреждении, исполнение СанПиН, информированность родителей учащихся. Родители познакомились с меню, сняли пробу и написали отзыв. Они отметили, что приготовленная еда вкусная, соответствует нормам рациона детского питания.
Туклануны контрольдә тоту максатында 2024 елның 26 декабрендә мәктәп ашханәсендә укучыларның әти-әниләр җәмәгатьчелеге вәкилләре булды. Әти-әниләр контроленең максаты-гомуми белем бирү учреждениесендә туклануның сыйфатын тикшерү, СанПиН үтәлеше, укучыларның әти-әниләренә мәгълүмат бирү. Әниләр меню белән таныштылар, проба алдылар һәм бәяләмә яздылар. Алар билгеләп үткәнчә, әзерләнгән ризык тәмле, балалар туклануы рационы нормаларына туры килә.
-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә 25.12.2024
-
В школе прошло родительское собрание по подготовке к государственной итоговой аттестации учащихся 11 класса 25.12.2024
В школе прошло родительское собрание по подготовке к государственной итоговой аттестации учащихся 11 класса. Цель встречи: познакомить с системой организации и проведения ЕГЭ - 2025.
Сдача ЕГЭ – это ответственный период не только для выпускников, но и для их родителей, поэтому взаимодействие школы и родителей имеет огромное значение. Родителям важно знать, как проходит процедура ЕГЭ, чтобы они могли помочь психологически настроить своих детей на столь важный шаг.
На собрании были рассмотрены вопросы об основных правилах и процедуре проведения ЕГЭ , были даны родителям обучающихся рекомендации по выработке стратегии подготовки к выпускным экзаменам и правилах поведения учащихся на ЕГЭ.
-
“Кар десанты” 24.12.2024
“Кар десанты” – яшь волонтер акциясе, өлкәннәргә ярдәм итү ул. Укучыларыбыз даими рәвештә өлкәннәргә һәм ветераннарга йорт тирәләрен кардан чистартуда булыша. Шулай ук авылыбыз уртасында урнашкан һәйкәл тирәсен дә кардан чистартып торалар.
Школьники акции «Снежный десант» принимают активное участие в уборке снега и очищают от него обелиски, памятники и дворы пенсионеров, ветеранов и инвалидов. Помощь ребят всегда улучшает настроение пожилых граждан, вселяет уверенность в завтрашнем дне, придает много душевных сил.
-
Акчишмә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә 24.12.2024
Акчишмә башлангыч мәктәбендә Яңа ел бәйрәменә әзерлек эшләре дәвам итә. Һәрберебез күңеле белән тизрәк Яңа 2025 нче ел җитүен зарыгып көтәбез, ниндидер могҗизалар, яңалыклар өмет итәбез.
Әй Яңа ел, бер дә тартынмыйча,
Хуҗа булып, әйдә, түргә уз.
Юлларыңа синең ак чәчәкләр,
Кулларыңа бездән - ипи-тоз.
В Акчишминской начальной школе продолжается подготовка к Новому году.Каждый из нас с нетерпением ждет наступления нового 2025 года, надеется на какое-то чудо, волшебство.
-
Шашка ярышы 20.12.2024
19 нчы декабрь көнне 4 нче класс укучылары Балтач районында үткәрелгән төбәкара шашка ярышларында катнашып кайттылар. Ганеева Гөлинә 1 нче урынны, Ситдиков Рушан 2 нче урынны яулады. Командага 1 нче урын булды, кубок белән бүләкләнде. Укучыларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез.
- О правилах безопасного поведения на железнодорожном транспорте 19.12.2024
-
Тиздән, бик тиздән Яңа елга аяк басачакбыз. 18.12.2024
Тиздән, бик тиздән Яңа елга аяк басачакбыз. Яңа ел - ул һәркемнең зур өметләр белән көтеп алган бэйрәме. Һәркайда Яңа ел мөхите сизелә. Мәктәбебездә дә бәйрәмгә әзерлек эшләре гөрли. Классларда бизәлгән чыршылар, тәрәзәдәге бизәкләр күңелне күтәрә, кар бөртекләре, кулдан ясалган эшләнмәләр бүлмәгә ямь өсти.
Совсем скоро наступит Новый год. Новый год — это долгожданный праздник каждого человека. Везде чувствуется атмосфера Нового года. В нашей школе кипит работа по подготовке к празднику. Наряженные елки, украшенные окна, снежинки , поделки , сделанные своими руками поднимают настроение. -
Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында йөзү буенча ярыш уздырылды. 17.12.2024
17 декабрь көнне Мәгариф оешмалары профсоюз членнары арасында йөзү буенча ярыш уздырылды. Ярышның төп максаты – һәр профсоюз членын спортка җәлеп итү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әлеге ярышларда мәктәбебез данын укытучыларыбыз Хисамиев Рәдис Рафис улы белән Хисамиева Рәсилә Рәүф кызы яклады. Катнашучыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә зурдан-зур уңышларга ирешүләрен телибез.