Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 62 обучающихся \ Бездә укыйлар: 62 укучы |
| У нас учат: | 18 учителей \ Бездә укыталар 18 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: 1 ( 2 ) 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Встреча 11.12.2025

11 декабря в МБОДО "Арская детская школа искусств" состоялась профориентационная встреча учащихся 11-х классов общеобразовательных организации Арского муниципального района с руководителями сельхозформирований. Одиннадцатиклассники нашей школы приняли участие на данном мероприятии.
-
“Түгәрәк өстәл” 10.12.2025

10 нчы декабрьдә тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Әхмәтгалиева Әлфия Камил кызы тарафыннан «Юк» дип әйтүең әһәмияткә ия!» дигән темага “Түгәрәк өстәл” үткәрелде. Анда Арча муниципаль район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча ярдәмчесе Зәйнуллин Илсур Минсур улы, Арча районының иҗтимагый советы рәисе Мифтахетдинова Надия Равил кызы, прокурор урынбасары Йосыпов Рамил Наил улы, Арча мөхтәсибәте киңәшчесе аксакаллар рәисе Надир хәзрәт, мәгариф хезмәткәрләренең Арча территориаль профсоюз оешмасы председателе Харисов Вакыйф Вагыйзь улы катнаштылар.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә 8-11 нче сыйныф укучылары чакырылган иде. Әңгәмәдә актуаль проблемалар күтәрелде. Укучылар үзләрен борчыган сорауларны гына биреп калмыйча, фикерләре белән дә уртаклашты, шулай ук кунаклар тарафыннан бирелгән сорауларга да төпле җавап бирделәр. Коррупция темасына багышланган сөйләшү кызыклы, тирән эчтәлекле оештырылган иде. Укучылар коррупция, аның төрләре, кешенең язмышы, җәмгыять өчен нинди куркыныч тудырганы турында сөйләделәр. Экраннан күрсәтелгән видеофильм бигрәк тә тәэсирле булды. Фикер алышулар җанлы барды. Уйландыра торган очрашу булды бу.
-
“Татар кызы, татар егете - 2025” 08.12.2025

8 нче ноябрь көнне районкүләм “Татар кызы, татар егете - 2025” бәйгесе үтте. Бәйгедә төрле мәктәпләрнең 8-11 класс укучылары катнашты. Бәйгенең төп таләбе – саф татар телендә сөйләшү, үзеңнең чын милли рухлы татар кызы, татар егете булуыңны раслау иде. Берсеннән-берсе талантлы егет-кызлар үзләренең җыр-биюгә, нәфис сүзгә осталыкларын күрсәттеләр, үзләренең милли киемнәрен якладылар. Бәйгедә безнең мәктәптән 8 нче класс укучылары Мардегалямова Алия, Ситдиков Раяз катнашты һәм 3 нче урынга лаек булды. Аларны чын күңелебездән зур уңышлары белән котлыйбыз, кләчәктә тагын да зуррак җиңүләргә ирешүләрен телибез.
-
Башлангыч класслар атналыгы кысаларында "Яшь талантлар" һәм "Йолдыз" бию түгәрәгенең дә эшчәнлеге күрсәтелде. Укучылар "Шалкан" әкиятен сәхнәләштерделәр.Килгән кунакларыбызга бик ошады. 06.12.2025

-
Махсус операция зонасында катнашкан егетләребезгә, хезмәт дәресләрендә теккән йомшак мендәрләребезне җибәрдек. Без аларның исән -сау булып, җиңү белән тизрәк эйләнеп кайтуларын телибез! 06.12.2025

-
“Күңелле стартлар” уены 05.12.2025

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында укучылар белән “Күңелле стартлар” уены уздырылды. Балалар ике командага бүленеп спорт ярышларында көч сынаштылар. Уен барышында укучылар арасында дуслык, игътибарлылык, җитезлек сыйфатлары ныгыды.
-
“100 эчендә кушу, алу” 04.12.2025

Башлангыч класслар атналыгы кысаларында укытучы Гарифуллина Ф.Р. 2 класста “100 эчендә кушу, алу”, 4 класста “Масса, озынлык үлчәү берәмлекләре. Кабатлау” темасы буенча математикадан ачык дәрес үткәрде. Дәрестә тиешле мәгълүматны эзләү һәм анализлау, танып-белү эшчәнлеген үстерү өстендә эшләнде. Дәреснең һәр этабы уйланылган, ФГОС таләпләренә туры килә.
-
“Тукай эзләре буйлап” 04.12.2025

Бүген башлангыч класслар атналыгының 4 нче көнендә “Тукай эзләре буйлап” дигән темага класстан тыш чара үткәрелде. Чарада Г. Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында видеофильм карадылар. Тукай шигырьләрен яттан сөйләү буенча конкурс һәм рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды.
1 нче урынга Шакуров Исмәгыйль
2 нче урынга Хәкимҗанов Айзат
3 нче урынга Ситдиков Ризат һәм Ситдиков Әскәр лаек булды.
-
Сегодня, 3 декабря, все выпускники 11-х классов общеобразовательных учреждений принимают участие в написании итогового сочинения 03.12.2025

Сегодня, 3 декабря, все выпускники 11-х классов общеобразовательных учреждений принимают участие в написании итогового сочинения (изложения). Успешное прохождение данной оценочной процедуры является обязательным условием допуска к ЕГЭ. На выполнение работы участникам дано 3 часа 55 минут. Оценивание производится по системе: «зачет»/«незачет».
Дополнительные сроки проведения итогового сочинения (изложения) - 4 февраля и 8 апреля 2026 года – предусмотрены для выпускников, которые не смогут сегодня принять участие в данной оценочной процедуре по состоянию здоровья или другой уважительной причине.
Результаты итогового сочинения (изложения) от 3 декабря 2025 года будут известны не позднее 15 декабря.
-
Математикадан һәм әдәби укудан интеграл дәрес 03.12.2025

Бүген башлангыч класслар атналыгының 3 нче көнендә укытучы Хабибуллина Р.Р. 1,3 нче классларда математикадан һәм әдәби укудан интеграл дәрес үткәрде. Дәрестә укучылар Тукай әкиятләре буйлап сәяхәт иттеләр. Әкият геройлары алып килгән мисалларны, мәсьәләләрне чиштеләр, логик фикерләү сәләтен үстерделәр, Г.Тукайның иҗаты белән таныштылар.













