Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: ( 1 ) 2 3 4 5 6 7 8 9 10 >>
-
Экология көне 08.06.2026

Лагерьның 8 нче көне экологиягә багышланды. Без барыбыз да җир дигән планетада яшибез. Җиребезнең язмышы безнең кулларда. Җир-ана тарафыннан яратылган иң бөек затлар – кешеләр – табигать балалары. Әгәр дә якын тиз арада табигатькә сакчыл караш буенча эш алып бармасак, кешелек дөньясы юкка чыгачак. Шуна курә дә бөтен җир шарына җиткерәсебез килә. Табигатьне саклагыз! Урманнарны , суларны пычратмагыз! Кошларны, җәнлекләрне үтермәгез! Әлеге темалар буенча сөйләшү үткәрелде, презентация курсәтелде, экологик темага рәсемнәр ясалды.
Көннең икенче яртысында музыкаль сәгать булды. Яңа җырлар, биюләр өйрәндек. “Безнең тормышта яхшылык” темасына әңгәмә үтте, яхшылык турында мәкальлләр өйрәнелде, кабатланды. Көн кызыклы, файдалы үтте. -
Дуслар көне 07.06.2026

7 нче көн гадәттәгечә иртәнге линейка һәм зарядка белән башланып китте. “Дуслык белән көчле без“ дигән темада әңгәмә үткәрелде. Дуслык турында шигырьләр, җырлар, мәкальләр өйрәнделәр.
Табигатькә экскурсия ясадык. Тирә-юньне күзәттек, кызыклы уеннар уйнадык. Көннең икенче яртысында балалар “Балачакның онытылмас мизгелләре” дигән темага рәсем ясадылар, “Без хәзинә эзлибез” уенын уйнадылар. Ике командага бүленеп маршрут буенча хәзинә эзләделәр. Ял сәгатендә өстәл уеннары уйнадылар, матур әдәбият белән таныштылар. Көн кызыклы, файдалы узды. -
“Спорт көне”. 06.06.2026

6 нчы июнь лагерьда “Спорт көне”. “Сәламәт тәндә – сәламәт акыл” дигән тема астында әңгәмә үткәрдек. Укучыларны спорт тарихы белән таныштырдык. Спорттагы яналыклар турында сөйләштек. Уеннар вакытында үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Күнелле эстафета уеннары балаларга бик ошады. Алар җитезлектә, бердәмлектә көч сынаштылар.
Балалар “Җыр һәм бию бәйрәме”ндә чыгыш ясадылар.
Сегодня в лагере провели мероприятие “Весёлый русский язык” ко Дню русского языка. День русского языка — российский и международный государственный праздник, посвящённый русскому языку. Утро началось с "Утренней зарядки" Ребята играли в игру "испорченный телефон". Во второй половине дня провели квест/игру" Тайны родного языка" Ребята вспомнили фразеологизмы, пословицы и поговорки. Провели конкурс "Знатоки языка" Победители конкурса были награждены грамотами и подарками. -
„Табигать һәм без" 05.06.2026

5 нче көн иртәнге линейка һәм зарядка белэн башланып китте. Иртәнге аштан сон балалар спортзалда татар халкынын җырлы биюле уеннарын уйнадылар. „Табигать һәм без" дигән темага әңгәмә булды. „Без табигать дуслары дигән темага асфальтта рәсем конкурсы уздырылды. Көннең икенче яртысында хәрәкәтле һәм спорт уеннары уйнадык, "Салаватиклар"га кушылып караокэ җырладык, мультфильм карадык
-
Лагерьның 4 нче көне 04.06.2026

Лагерьның 4 нче көне бик матур , кояшлы булды. Көндәгечә иртәнге линейка, зарядка уздырылды. “Кояштан сак бул !” темасына куркынычсызлык кагыйдәләре искә төшерелде. Иртәнге аштан соң болын буйлап сәяхәткә кузгалдылар. Болында дару үләннәре белән таныштылар, чәчәкләрне күзәттеләр. “Җәй бәйрәме” дигән темага чара үткәрелде. Балалар бию конкурсында да бик теләп катнаштылар.
Во второй половине дня просмотрели видеоролик «Язык, который объединяет: как сленг мешает нам быть едиными».
Этот видеоролик заставляет нас задуматься, насколько важно сохранять чистоту и выразительность нашего великого русского языка. Мы хотим, чтобы он по-прежнему служил нам не как источник непонимания, а как мощное средство, объединяющее нас всех. -
Лагерьның 3 нче көне - Отрядның туган көне! 03.06.2026

Бүген лагерьда отрядларның туган көне уздырылды. Отряд почмакларын булдырдылар, отряд урыннарын ясадылар, отрядларга эш вазыйфаларын бүлделәр, җырларын, девизларын, речевкаларын өйрәнделәр.
"Табигать - тиңсез хәзинә" дигән темада әңгәмә уздырылды. Көннең икенче яртысында "Сәламәтлек - зур байлык" темасына әңгәмә үтте, балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Көн файдалы һәм кызыклы үтте. -
Лагерының бүгенге көне Бөек шагыйрь Г. Тукайның 140 еллыгына багышланды. 02.06.2026

2 июнь. Лагерының бүгенге көне Бөек шагыйрь Г. Тукайның 140 еллыгына багышланды. Аның иҗатын тагын бер кат искә төшерү максатыннан без тарихи-мәдәни «Кырлай» комплексына сәяхәткэ бардык.
Көннең икенче яртысында "Әкияттә кунакта" викторинасы уздырылды.
Командаларга бүленеп, исем, девиз сайладык.
Көнебез "Исэнме җәй" девизы астында җырлы-биюләр белэн тәмамланды. -
"Салават күпере" лагере эшли башлады. 01.06.2026

Бүген, 1 нче июнь көнне, мәктәп яны сәламәтләндерү "Салават күпере" лагере эшли башлады. Лагерьда 30 бала ял итә. Лагерь эшчәнлеге тәрбия программасына нигезләнеп алып барыла. Программаның төп юнәлешләре : физик – сәламәтләндерү, танып-белү, хезмәт, патриотик, иҗат. Лагерь Гимн җырлау һәм флаг күтәрү белән ачылып китте. Куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, физзарядка ясалды.
Бүгенге чаралар Балаларны яклау көненә багышланды -
С 1 апреля 2026 года начинается зачисление в первый класс. 30.05.2026

С 1 апреля 2026 года начинается зачисление в первый класс.
Первая волна с 1апреля по 30 июня для детей, проживающих на закрепленной территории.
Вторая волна с 6 июля по 5 сентября для детей, не проживающих на закрепленной территории.
Способы подачи заявления:
- лично;
- через операторов почтовой связи;
- на электронную почту образовательной организации;
- через портал государственных и муниципальных услуг.
Перечень предоставляемых документов:
- документ, удостоверяющий личность родителя (законного представителя);
-свидетельство о рождении ребенка;
-документы, подтверждающие регистрацию ребенка на закрепленной территории;
-документы, подтверждающие первоочередное или преимущественное право (при наличии);
-для детей с ОВЗ: решение ПМПК.
-
"Кубок РИТМа" 27.05.2026

Казан шәһәре Ленин мәдәният йорты сараенда уздырылган халыкара "Кубок РИТМа" бию конкурсында катнашып, 5класс укучысы Ганеева Гөлинә "Әпипә" биюен башкарып 1нче дәрәҗәдәге диплом һәм кубок белән бүләкләнде.
Алда да җиңүләрең күп булсын Гөлинә!
(Җитәкчесе Абдуллаҗанова Г. Г)













