Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 ( 205 ) 206 207 208 209 210 >>
-
“Мәктәпкә җыенырга булыш” 13.08.2018

Бүген без матур сентябрь иртәсе якынлашыр алдыннан уздырыла торган тагын бер күркәм бәйрәмгә җыйналдык. Ул “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе. Ул инде быел да старт алды. Хәтерләсәгез, Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә кертелгән республика акциясе беренче адымын 2007 елда ясаган иде. Без чын күңелдән шундый игелекле эш эшләп балаларны, әти-әниләрне куандырып бүләк ясаган республика һәм район җитәкчеләренә зур рәхмәтебезне әйтәбез.
-
Мәктәп территориясендә чүп үләннәренә урын юк! 16.07.2018

-
Бүген укучылар укытучы Р.Р.Хисамиева җитәкчелегендә кишер түтәлләрен чүптән арындырдылар, икенче кат сирәкләделәр. 13.07.2018

-
Шифалы яңгырлардан соң 10.07.2018

Матур гына итеп шифалы яңгырлар явып үтте. Яңгыр артыннан чүпләр дә баш калкытты, тик укучылар тырышлыгы белән алар юк ителде.
-
Бакчада 07.07.2018

Мәктәп яны тәҗрибә участогында эш гөрли. Бүген балалар укытучы Г.В.Шәйхетдинова җитәкчелегендә помидорларның куен ботакларын алдылар, төпләренә өйделәр.
-
Бүген, 24 июнь, лагерьның соңгы көне.Без бүген лагерьда сабантуй бәйрәме уздырдык. Балалар бик күп уеннар уйнадылар: капчык киеп чабу, кашык белән су ташу, чүлмәк вату... . Уеннар җыр, бию, нәфис сүз белән үрелеп барды. Бәйрәмдә берәү дә бүләксез калмады. Лагерь балаларга бик ошады. Сау бул, лагерь! 24.06.2018

-
Буген лагерьда «Гөлләр көне». Гөлләргә багышланган көнебез күңелле узды. Без гөлләр һәм чәчәкләрнең төрләре белән таныштык.Бугенге көн темасына рәсем конкурсы оештырдык. Конкурста укучылар барысы да актив катнаштылар.Иң оста укучыларга истәлекле бүләкләр бирелде 23.06.2018

-
Су көне. 21.06.2018

21 нче июнь лагерыбызда су көне итеп үткәрелде. “Су, су, тирә-якта су” темасына әңгәмә үткәрелде. Су буйларында, сулыкларда куркынычсызлык һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатылды. Ашыт елга башына сәяхәт итеп кайттык. Чишмә буенда булдык. Бүген без “Нептун бәйрәме” үткәрдек. Бәйрәмдә су белән төрле уеннар уйнадык. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Көн бик күңелле үтте.
-
Җир көне 20.06.2018

Бүген лагерьда көнебез бик күңелле һәм файдалы узды. Иртәнге аштан соң флеш-моб өйрәндек, “ Җиребез – туган йортыбыз” дигән темада эңгәмә үткәрдек. Саф һавада төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Төшке аштан соң ял сәгатендә төрле темада крассворд лар, башваткычлар чиштек ,караоэке шоу уздырдык
-
Сәламәтлек көне. 19.06.2018

Лагерьда бүген Сәламәтлек көне. Җәйнең матур конендә режим буенча иртәнге эшләрне башкаргач чишмә буена юл тоттык.Чишмә суында бит-кулларыбызны юдык.Чишмәнен сихәте турында сөйләштек. Сәламәтлек көне спорт мәйданчыгында дәвам итте. Көнебез файдалы һәм кызыклы үтте.













