Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422039, РТ, Арский район, д. Ашитбаш, улица Пионерская, дом 34 |
| Телефон: | +7(843)-669-02-28 |
| E-Mail: | Sab.Ars@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Ашитбашская СОШ имени Г.Тукая" |
| Руководитель: | Кавиева Рамиза Раисовна |
| Год основания учреждения: | 2004 |
| У нас учатся: | 50 обучающихся \ Бездә укыйлар: 50 укучы |
| У нас учат: | 16 учителей \ Бездә укыталар 16 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Ашитбашская средняя общеобразовательная школа имени Г.Тукая» Арского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының "Г. Тукай исемендәге Ашытбаш урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 ( 204 ) 205 206 207 208 209 210 >>
-
"Иминлек атналыгы" 24.09.2018

Балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтү максатыннан чыгып, 24-28 сентябрь көннәрендә республика буенча "Иминлек атналыгы" игълан ителде. Әлеге атналык кысаларында 24 сентябрь көнне участок инспекторы Рахимҗанов Р.Г. катнашында ата-аналар белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү уздырылды. Ата-аналар белән әңгәмә барышында юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешенә, балаларның мәгълүматны кабул итүчәнлегенә дә басым ясалды. Педагоглар һәм ата-аналар комитеты балаларның яктылык кайтаргыч элементлар куллануын даими контрольдә тотуы ассызыкланды.
-
Көзге табигатькә сәяхәт 22.09.2018

22 нче сентябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Бергәләп табигатьнең матурлыгына хозурландылар, күмәк уеннар уйнадылар, учакта пешкән тәмле аш белән сыйландылар.
-
Мәктәптә чираттагы өлкән сыйныф укучылар берлеге җыелышы булды. Тәртип,уку турында сөйләшенде. Киләчәккә планнар каралды. 21.09.2018

-
Экстремизмга юк! 12.09.2018

"Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, мәктәптә « Экстремизм һәм терроризм», « Нәрсә ул экстремизм?» дигән темаларда класс сәгатьләре, әңгәмәләр үткәрелде. Укучыларга экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләре аңлатылды, куркыныч туганда үз үзенне тоту кагыйдәләрен белергә , һәрвакыт сак һәм уяу булырга кирәклеге әйтелде.
-
«Территория мира» 11.09.2018

11 сентября прошла Республиканская акция «Территория мира». В школе проводились беседы на тему пагубного влияния экстремизма и терроризма в современном мире. В конце беседы учащиеся написали несколько предложений на тему «Что для меня наш мир?», свои пожелания планете и закрепляли на плакате
«Территории мира», которое выполнено в виде Земного шара.
-
7 сентябрь көнне мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Көн тәртибендә уку, тәртип, түгәрәкләргә йөрү,ашханәдә туклану мәсьәләләре каралды. Гриппка каршы прививка буенча фельдшерның һәм участок инспекторының чыгышлары тыңланылды. 07.09.2018

-
Мәктәптә өйрәнү эвакуациясе. Балалар куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында бүген мәктәптә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде. Укучыларга һәм хезмәткәрләргә янгын куркынычсызлыгы турында мәгълүмат бирелде. 03.09.2018

-
Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. Эта памятная дата России была установлена в 2005 году Федеральным законом «О днях воинской славы России» и связана с трагическими событиями в Беслане (Северная Осетия, 1—3 сентября 2004 года), когда боевики захватили одну из городских школ. В результате теракта в школе № 1 погибли более трехсот человек, среди них более 150 детей. Сегодня и в нашей школе прошли мероприятия, посвященные этой дате. 03.09.2018

-
Тантаналы линейкадан соң, 1 дәрескә кыңгырау чыңлады. Балалар дәрескә ашыкты. 1 дәрес - Тынычлык дәресе. Дөньялар һәрвакыт тыныч,имин, күк йөзе аяз, балалар шат һәм бәхетле булсын. Хәерле сәгатьтә! 01.09.2018

-
Бүген җиһанда 1 нче сентябрь -Белем бәйрәме. Чәчәк бәйләмнәре тоткан балалар мәктәпкә ашыга. Балалар өчен генә түгел, әти-әниләр, әби-бабайлар өчен дә дулкынландыргыч көн шул бу.1 нче сыйныф укучылары бүген Белем иленә сәяхәтләрен башлыйлар. Быел Ашытбаш урта мәктәбенең 1 нче сыйныфына 4 укучы керә. Бәйрәм тантанасы ачык дип белдерелде. Укучыларны мәктәп директоры Кавиева Р.Р. , “Ашытбаш” КФХ җитәкчесе Нуриев Р.И. , ветеран укытучылар котладылар, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. 01.09.2018














