Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422879, РТ, Алькеевский МР, с.Татарское Бурнаево, ул. Школьная, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-467-82-14 |
| E-Mail: | Statburm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Бурнаевская ООШ" |
| Руководитель: | Минсагирова Гелюзе Насыховна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 53 54 ( 55 ) 56 57 58 59 60 >>
-
2 февраль көнне мәктәптә тарих укытучысы Минсагирова Г.Н. 5-9 класс укучыларына "Нюрнберг процессына -70 ел" дигән видеофильм күрсәтте. Икенче Бөтендөнья сугышын оештыручылар өстеннән үткәрелгән суд процессы турында укучыларга аңлатылды, укучылар белән берлектә анализ ясалды. 03.02.2016

-
1 февральдән мәктәптә оборона- масса айлыгы башланды. Оборона- масса айлыгына план төзелде, айлык шул планга нигезләнеп үткәреләчәк. Класс җитәкчеләре классларда "Алар Ватан өчен көрәштеләр!" дигән темага класс сәгатьләре үткәрделәр. 02.02.2016

-
30-31 гыйнвар көннәрендә "Алинә" спорт комплексында 2002-2004 елда туган егет- кызлар арасында Татарстан Президенты беренчелегенә билбау көрәше үткәрелде. Ярышта 22 район вәкилләре катнашты. Мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Сафина Чулпан өченче призлы урынга лаек булда. Сафина Чулпанның тренеры физкультура укытучысы, "Көрәш" түгәрәге җитәкчесе Кашапов Фирьяз. Афәрин! 01.02.2016

-
29 гыйнвар көнне мәктәпнең 2 укчысы экологик конференциядә катнаштылар. Укучылар ике тема буенча чыгыш ясадылар: "Татар Борнае авылы территориясендәге һава чисталыгын лишайниклар ярдәмендә билгеләү" һәм "Ачык грунтта һәм теплица шартларында кыяр үстерү ысуллары". 8 класс укучысы Сөнгатуллин Ранис һәм 7 класс укучысы Нуретдинова Әлфинә конференциядә катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр. Афәри, укучылар! 30.01.2016

-
Республикада грипп эпидемиясенең беренче дулкыны башланды. Шуңа күрә укучылар гриппка каршы көрәш чаралары белән таныштылар. 25.01.2016

- Укучылар "За Родину, Добро и Справедливость" дигән темага презентацияләр әзерләделәр. Презентация укучылар оешмаларын пропагандалау, аларның активлыгын арттыру максатыннан ясалды. 22.01.2016
-
20 гыйнвар көнне Татар Борнае мәктәбеннән 2002-2004 елда туган алты укучы Әлки районы беренчелегенә багышланган билбау көрәшендә катнаштылар, призлы урыннар алып кайттылар. Афәрин, укучылар! 21.01.2016

-
Укучылар арасында сынлы сәнгатькә багышланган "Балачак дөньясы" дигән конкурслар үткәрелде. Бу конкурста аеруча 1-5 класс укучылары бик теләп катнаштылар. Мәктәптә иң яхшы дип табылган эшләнмәләр балалар иҗаты йортына конкурска җибәрелделәр. 17.01.2016

-
16 гыйнвар көнне мәктәптә чаңгы ярышлары үткәрелде. 1-8 класска кадәр һәр укучы бу ярышта катнашты. Иң җитез укучылар грамота белән бүләкләнделәр. 16.01.2016

-
11-15 гыйнвар көннәрендә мәктәптә "Ватан сагында " дигән темага багышланган рәсемнәр конкурсы оештырылды. Иң яхшы дип табылган рәсемнәр балалар иҗаты йортына район конкурсларына җибәрелделәр. 15.01.2016







