Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422879, РТ, Алькеевский МР, с.Татарское Бурнаево, ул. Школьная, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-467-82-14 |
| E-Mail: | Statburm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Бурнаевская ООШ" |
| Руководитель: | Минсагирова Гелюзе Насыховна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 ( 52 ) 53 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
12 апрель көнне мәктәптә "Ю.Гагарин белән 108 минут" дигән акция үткәрелде. Акция Космонатикага 55 ел тулуга багышланган иде. 5 класс укучылары укучылар линейкасында "Марсианнар белән очрашу" дигән темага телдән журнал белән чыгыш ясадылар. Башлангыч класс укучылары арасында "Кеше космоста " дигән темага рәсем конкурсы үткәрделәр. 12.04.2016

-
12 апрель көнне мәктәптә Чуваш Борнае кусты укытучыларының утырышы булды. Математика укытучысы Мингалеев И.Ш. 5 класс укучылары белән математикадан ачык дәрес үткәрде. 12.04.2016

-
7 апрель көнне мәктәптә "ГТО" акциясе үткәрелде. Укучыларга ГТО га кагылышлы видеофильмнар күрсәтелде, аңлату эшләре алып барылды. 07.04.2016

-
Укучылар арасында "Без ГТОга әзер" дигән спорт чарасы үткәрелде. 07.04.2016

-
2 апрель көнне мәктәпнең 7 укучысы "Алина" спорт комплексында "Талибулла Яруллин"га багышлап үткәрелгән "Көрәш" турнирында катнаштылар. 9 укучының 7 се призлы урыннар яулап- грамоталар һәм акчалата призлар белән бүләкләнделәр. Укучыларны ярышка "Көрәш" түгәрәге җитәкчесе Кашапов Ф.Ф. әзерли. Афәрин, егетләр! 04.04.2016

-
25 март көнне 7 нче класс укучысы Сафина Ч.М. Казан шәһәрендә КФУ тарарфыннан оештырылган "География тормышта" проект- конкурсында катнашты. Ул анда "Туган як күлләрен өйрәнү" тикшерү эше проекты әзерләгән иде. Чулпан җиңүче грамотасы белән бүләкләнде . Чулпанны конкурска география укытучысы Зарипова Г.Г. әзерләде. 26.03.2016

-
Мәктәптә укучы балалар белән "Коррупция- нәрсә ул?" дигән темага чара үткәрелде. Укучыларга коррупциягә каршы тору чаралары аңлатылды, ахырдан укучылар белән "Игътибарлы бул!" уены үткәрелде. 25.03.2016

-
24 март көнне укучылар информатика укытучысы Мингалеев И.Ш. укучыларга "Туберкулез һәм аны профилактикалау" дигән темага презентация күрсәтте. Укучылар соңыннан "Сәламәт яшәү рәвеше"нә карата рәсемнәр ясадылар. 25.03.2016

-
Каникуллар булуга карамастан укучы балалар мәктәпкә йөрүләрен дәвам итәләр. "Көрәш" түгәрәгенә укучылар теләп йөри. 21.03.2016

-
19 март көнне мәктәптә язны каршы алу- Нәүрүз бәйрәме үткәрелде."Татар фольклоры" түгәрәгенә йөрүче укучылар "Хуш киләсең, Нәүрүз" дигән уен- тамаша күрсәттеләр. Кыш бабай һәм Нәүрүзбикә тапкырлыкта- зирәклектә, җитезлектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә Нәүрүзбикә җиңде һәм ул укучылар белән биюләр , ярышлар оештырды. Аркан тартышу, татар халык биюләре, "Чума үрдәк, чума каз" уеннарында һәр укучы теләп катнашты. Ашханәдә укучылар өчен "Карга боткасы" пешерелде. Ахырдан төрле начар сүзләр язылган карачкы яндырылды. 19.03.2016







