Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422879, РТ, Алькеевский МР, с.Татарское Бурнаево, ул. Школьная, д. 19 |
| Телефон: | +7(843)-467-82-14 |
| E-Mail: | Statburm.ALK@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Бурнаевская ООШ" |
| Руководитель: | Минсагирова Гелюзе Насыховна |
| Год основания учреждения: | 1919 |
| У нас учатся: | 28 (иностранные граждане отсутствуют) |
| У нас учат: | 11 |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Бурнаевская основная общеобразовательная школа» Алькеевского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 51 52 ( 53 ) 54 55 56 57 58 59 60 >>
-
19 март көнне укучылар язгы каникулга киттеләр. Класс җитәкчеләре укучылар белән инструктажлар уздырдылар, укучылар инструктажлар белән танышуга кул куйдылар. Укучыларны язгы каникул планы белән таныштырдылар. Мәктәптә язгы каникул көннәрендә түгәрәкләр эшләячәк, 9 класс өчен имтиханнарга әзерләнү консультацияләре уздырылачак. 19.03.2016

-
18 март көнне мәктәптә гомуми ата- аналар җыелышы үткәрелде. Авыл фельдшеры Галиева Г.М. "Туберкулез авыруы һәм аны профилактикалау" дигән доклад белән чыгыш ясады. Ата- аналарның әлеге авыруга кагылышлы сорауларына җавап бирде. ЗДУВР Мингалеев И.Ш. ата- аналарны укучыларның III чирек йомгаклары белән таныштырды. ЗДВР Зарипова Г.Г. "Язгы каникулны үткәрү планы"н укып китте. Шуннан соң ата- аналар белән инструктажлар үткәрелде. Әти- әниләр балаларны язгы каникул көннәрендә җаваплылыкны үз өсләренә алырга ризалык белдереп кул куйдылар. 19.03.2016

-
11 март көнне "ЮИД" отрядына керүче укучылар юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чара үткәрделәр. 11.03.2016

-
9 мартта халыкара хатын- кызлар көне уңаеннан башлангыч классларда "Бәйрәм белән сине- әнием!" бәйрәме оештырылды. Бәйрәмгә әниләр генә түгел дәү әниләрдә килгән иде. Алар укучылар куйган концертны карап ял иттеләр. 10.03.2016

-
6 март көнне "Көрәш" түгәрәгенә йөрүче укучылар Түбән Әлки авылында үткәрелгән ярышта катнаштылар. Хикматуллин Алмаз 1 урынны, Закиров Данис 3 урынны яулап кайттылар. Укучыларны көрәш алымнарына физкультура укытучысы Кашапов Фирьяз өйрәтә. 07.03.2016

-
2 мартта мәктәптә укучы 5-8 класс кызлары белән "Ягез әле, кызлар!" КВНы үткәрелде. Укучы кызлар шигырь сөйләүдә, табышмакларга җавапны дөрес һәм тиз табуда,сүзләрдән мәкаль төзү, шулай ук уңганлыкта үз-үзләрен күрсәттеләр. 03.03.2016

-
Укучылар тарих дәресләрендә "Туган якны өйрәнү музеена" бик теләп керәләр. Алар анда төрле экспонатларны карыйлар, татар халкының тормыш- көнкүреше белән танышалар. 02.03.2016

-
27 февраль көнне 8 класс укучысы Сөнгатуллин Ранис Казан шәһәрендә үткәрелгән күренекле мәгърифәтче, галим Ибраһим Хәлфин истәлегенә багышланган XI республика фәнни – эзләнү укучылар конференциясендә катнашты. Укучыбыз шаһидатнамә белән бүләкләнде. Афәрин, Ранис! 27.02.2016

-
26 февраль көнне мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" дигән ярыш үткәрелде. 5-9 класс укучылары тапкырлыкта, зирәклектә көч сынаштылар. 27.02.2016

-
22 февраль көнне мәктәптә сугышчы- интернационалистлар белән очрашу кичәсе үткәрелде. Безнең авылдан барлыгы 7 егет "әфган" сугышында катнашкан. Шуларның 2- се бүгенге көндә авылда гомер итә. Укучыларыбыз "әфганчы" егетләребезнең хезмәте белән тныштылар, аларга сораулар бирделәр. Яу кырында ятып калган батырларны искә алып бер минутлык тынлык игълан ителде. 22.02.2016







