Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 341 342 ( 343 ) 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
9 май - Җиңү көне!
09.05.2012
Тормышыбызда бәйрәмнәр күп һәм төрле - барысы да үзенчә шатлыклы, истәлекле. Тик күңелгә аеруча кадерле булып - Җиңү бәйрәме тора. Бу бәйрәмгә укучылар төрле концерт номерларын әзерләп ветераннарны котладылар. Җитәкчеләребез, сугыш ветераннары, кунаклар, хәрбиләр каршыннан үткәндәге шатлыклы дулкынларыбызны сөйләп кенә аңлатырлык түгел иде.
Халык онытмады батырларын,
Барлап тора корбан улларын.
Изге Коръән кебек кадерлиләр
Кулларында "Хәтер китабы"н.
-
Габдулла Тукайның туган көне 27.04.2012

24 нче апрель татар халкының йөзек кашы булган сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үттек. Язның иң матур көннәрендә милләттәшләребез, укытучыларыбыз, укучылар катнашында барлык мәктәпләрдә билгеләп үтелә торган зур бәйрәмнең берсе – татар халкының бөек шагыре туган көне. Менә без дә олы әдибебезне искә төшереп, аның иҗатына сокланып “Тукай безнең күңелләрдә” дигән әдәби кичәбезне үткәрдек. Татар теле укытучылары Мухаметзянова Г.Ә. һәм Хайбуллин Ә.Т. Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында сөйләделәр ( презентация күрсәтелеп барылды). 6,7,8нче сыйныф укучылары шигырьләрен сөйләп үттеләр. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.
-
Конкурс 24.04.2012

Алексеевский районы мөхтәсибәте мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балаларның Коръән уку бәйгесен уздырды. Бу бәйгедә 15 яшькә кадәргеләр арасында Ахметова Айсылу - 1нче , Хайруллина Раилә - 2нче, Миназова Ильвина - 3нче урыннарны алдылар. Ә 10 яшькә кадәргеләр арасында безнең 2нче сыйныф укучысы Хайдаралиева Мәрьям 1нче урынны алды. Киләчәктә дә тырышлыклар куярсыз дип ышанабыз. Бәхетле тормыш насыйп итсен сезгә!
-
Соревнования по плаванию. 21.04.2012

21 апреля 2012 года команда пловцов нашей школы принимала участие в соревнованиях по плаванию на Кубок Юрия Александровича Гагарина в рамках IV Спартакиады среди предприятий и организаций Алексеевского муниципального района РТ. В личном зачете Камалова Эндже Мидхатовна заняла 3 место среди женщин старше 45 лет.
-
Субботник 19.04.2012

Туган җиргә йомшак җилләре, җитез гөрләвекләре, көмеш инешләренең тынгысыз горелтесе белән яшел яз килә. Кошлар авызы безнең күңелгә шатлык өстәп, йөрәктә яшәү дәрте уята. 19 апрель көнне 5,6 сыйныф укучылары мәктәп тирәсен һәм һәйкәл янын бик тырышып чистарттылар.
-
Китап бәйрәме. 18.04.2012

18 апрель көнне безнең районыбызда югары категорияле тарих укытучысы Гыйльметдин улы Бәдертдин Шәйхетдиновның “Тарихи мизгелләрнең шигъри кайтавазы» китабы тәкъдим ителде. Бу презентациягә тарих фәннәре докторы, профессор Б.Г.Ислаев, “Мәгариф” ңурналының бүлек мөхәрире Т.А. Сабиржанов, «Мәгърифәт» газетасы корреспонденты Н.В. Шәйхетдинова, күренекле артист Алмаз Хамзин, Зирекле авылы музее директоры Мидхать Газыймов, «Сүз» редакциясе хезмәткәре Азат Низамиев, Алексеевский администрациясе вәкилләре һәм татар теле һәм тарих фәне укытучылары катнашты. Бу китап бәйрәмк җылы, эчтәлекле, бик мәгънәле рухта үтте. Һәркемнең күңелендә җылы хатирәләр калдырды. Китап үзе – укытучылар, укучылар өчен дә аңлаешлы, эчтәлекле тарихи вакыйгаларны шигьри юллар аша үтешле итеп бирә торган өстәл китабы булыр, мөгаен. Мәктәп коллективы укытучыбызны зур хезмәтенең уңышлары белән тәбриклибез.
-
“Туган авылым - Тигәнәле" проекты 04.04.2012

1нче сыйныф укучылары Габидуллин Рәмзил һәм Зайнуллин Адель сыйныф җитәкчеләре Халилова Флёра апалары белән “Туган авылым - Тигәнәле” проектын эшләделәр. Моның өчен авылыбызның инфраструктурасын фотога төшереп йөрделәр. Авылыбыз турында мәгълүмат тупладылар. Аннан соң , фотоларны ясатып, стенд төзеделәр. Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез сезгә!
-
04.03.2012
Поздравляем сердечно нашего педагога русского языка и литературы Ахмитзанову Мадину Кадыровну с юбилеем! Желаем ей всего самого наилучшего.
-
Районный конкурс чтецов. 27.02.2012

Ученица 8 класса нашей школы Ахметова Айсылу награждена дипломом за 2 место в районном конкурсе чтецов, посвящённом родному краю среди учащихся среднего звена школ с татарским языком обучения. Руководитель: Камалова Э.М.
-
"Башлангыч сыйныф укучысы моделе" конкурсы. 27.02.2012

"Башлангыч сыйныф укучысы моделе" конкурсында "Сүз остасы" номинациясендә җиңүче 4 сыйныф укучысы Баязитова Лиана грамота белән бүләкләнде.








