Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 341 ( 342 ) 343 344 345 346 347 348 349 350 >>
-
Уйныйбыз да җырлыйбыз да. 19.11.2012

Башлангычлар атналыгы дәвам итә.19 ноябрь көнне "Уйныбыз да , җырлыйбыз да" дигән конкурслар узды.
-
Уңыш бәйрәме
02.11.2012
Мәктәп күләмендә уңыш бәйрәме булып узды. Балалар үзләренең театрлаштырылган концерт номерларын күрсәттеләр. Айруча да 1 нче һәм 7 нче сыйныф укучыларының номерлары бик матур булды.
-
Кырлайга экскурсия 10.10.2012

10 нчы октябрькөнне 9 -11 нче сыйныф укучылары һәм кайбер укытучылар белән берлектә Кырлайга экскурсиягә бардык. Габдулла Тукай музейнда аның тормыш юлы белән таныштык. Музейдагы искиткеч балалар иҗатына исебез китте. Анда нинди генә төр кул эшләре юк... Балаларга һәм үзебезгә дә алган мәгълүмәтләребез бик файдалы һәм кызыклы булды. Кайбер укучыларыбыз узләренең фикерләрен шигырь юллары белән тасвирладылар.
Кырлай хәтирәләре.
Һаман минем күңелемдә,
Кырлайның мизгелләре.
Бу тылсымлы җирләрдә,
Серле Кырлай юллары.
Искә төшә миңа бүген,
Тукайның бала чагы.
Әкияттәге серле кебек,
Бу авылның урам, почмагы.
Нинди сихри, тылсымлы көч,
Бу җирләр искитәрлек.
Бер могҗиза икән ул.
Кырлай авылы мәңгелеккә,
Күңелләрдә калыр ул.
Ахметова Айсылу 9 нчы сыйныф укучысы иҗаты.
-
Укытучылар көне
05.10.2012
Мәктәп ишегалды шау-гөр килә. Мәктәп ишеген ачам, ни күрим... чәчәк бәйләмнәре тотып 11 нче сыйныф укучылары һәрбер укытучыны бүгенге бәйрәм белән тәбрик итэ.
Мәктәп эченә узам... Һәрбер укучы укытучыларны хөрмәтли, бәйрәм белән тәбрик итә.
Бүгенге дәресләрне укучылар алып бара. Алар һәрберседә җитди итеп бу эшкә алынганнар.
Дәресләр тәмамланды... Укучылар барлык укытучыларны тәбрик итәр өчен актвый залга җыелдылар. Барлык сыйныф укучылары катнашуында концерт номерлары күрсәтелде. Тамаша бик күңелле узды. Рәхмәт сезгә укучылар.
-
Экскурсия в лес 22.09.2012

Мәктәп укучылары белән берлектә 22 нче сентябрь көнне урманга эскурсиягә бардык. Урманда балалар төрле уеннар уйнадылар. Урман эчендэге хәлләр белән таныштылар. Төрледән-төрле гөмбәләр барлыгын күрделәр.
Соңынтын балалар белән берлектә бәйрәм уен, җырлар аша үрелеп барды. Экскурсия күңелле узды.
-
1 нче сентябрь - Белем бәйрәме! 11.09.2012

1 нче сентябрь - кузләрдән яшь китерә торган иң тылсымлы бәйрәмнәрнең берсе ул. Бу көнне Урта Тигәнәле урта мәктәбенә 1 нче сыйныфка 8 укучы тәүге тапкыр аяк басты.
Бәйрәм иртәсе тантаналы төстә башланып, аерым сценарий нигезендә алып барылды. Кулларына чәчәк бәйләме тотып килгән нәниләрне тәбрик итәргә кунаклар да килгән иде. Алар һәрберсе мәктәп коллективына, укучыларга һәм инде тәүге тапкыр Белем иленә аяк баскан нәни укучыларга үзләренең матур, изге теләкләрен җиткерделәр. Шулай ук 1 нче сыйныф укучыларына Белем иленә ачкыч тапшырылды.
Яңа уку елының башлануын белдереп җиз кыңгырау чылтырады һәм барлык укучылар да беренче дәрескә таралышты.
-
"Наследие Г.Ибрагимова и тюркский мир"
26.05.2012
Наш педагог татарского языка и литературы Зарипова Лейсан Ринатовна участвовала в работе Международной научно-практической конференции "Наследие Г.Ибрагимова и тюркский мир", посвящённой 125-летию со дня рождения классика татарской литературы, учёного и общественного деятеля Галимджана Ибрагимова (г.Казань, 17 апреля 2012 года) и награждена сертификатом Академии наук Республики Татарстан, института языка, литературы и искусства им. Г.Ибрагимова. Лейсан Ринатовна написала статью под названием "Нравственные ценности в произведениях Г.Ибрагимова"
-
"Соңгы кыңгырау"бәйрәме.
25.05.2012
Бүген районыбызның барлык мәктәпләрендә дә "Соңгы кыңгырау"бәйрәме булып үтте. Чыгарылыш сыйныф укучыларының "сау бул, хуш балачагым, иң гүзәл матур чагым" дип җырлаулары күпләребезнең күзләренә яшь китерде. Әйе, бу инде аларның мәктәп белән генә түгел, балачак белән хушлашу мизгелләре дә. Башка еллардан аермалы буларак быелгысы минем өчен аеруча дулкынландыргыч , чөнки 11 сыйныф укучылары минем башлангычта укыган укучылар. Энәдән-җептән киенгән матур-матур егет һәм кызлар өчен зур сынаулар башланырга тора. Ходай аларга тел ачкычлары бирсен дә, юлларында юньле кешеләр генә очрасын иде инде. Уңышлы гына БДИларны тапшырып чыгарга язсын. АМИН!
Башлангыч сыйныф укытучысы Гимадеева Г.Х.
-
Пионерия көне.
19.05.2012
19 нчы май көнне барлык укучылар һәм укытучылар данлы пионериянең 90 еллыгына багышланган сборга җыелды. Әлеге көнне укучылар файдалы да, кызыклы итеп үткәрделәр. Башта кычыткан җыйдылар, ТИН дәресләрендә алган белемнәре буенча көч сынаштылар, беренче ярдәм күрсәтү буенча практикум үттеләр. Аннан соң табигатькочагына чыгып ял иттеләр: спорт төрләре буенча да ярыштылар, күңелле уеннар да, җыр һәм биюләр дә булды. Соңыннан пешекче апаларыбыз барысын да тәмле уха белән сыйладылар. Бу көн күңелләрдә озак сакланыр әле.
-
Республиканский детский конкурс красоты и талантов "Мини Мисс Татарстан 2012" 12.05.2012

На республиканском конкурсе красоты и талантов "Мини Мисс Татарстан" участвовала ученица 4 класса Баязитова Лиана, награждена Дипломом и сертификатом. Лиана будет представлять Россию на конкурсе "Mini Miss & Mister World" в Болгарии.








