Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе.
Визитная карточка
| Адрес: | 422912, Республика Татарстан, Алексеевский муниципальный район, с. Средние Тиганы, улица. Школьная, дом 26 |
| Телефон: | +7(843)-413-42-14 |
| E-Mail: | Sstig.Alx@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ Среднетиганская СОШ |
| Руководитель: | Хаметшин Марат Зиннурович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 24 учащихся |
| У нас учат: | 12 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение Среднетиганская средняя общеобразовательная школа Алексеевского муниципального района Республики Татарстан. Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Урта Тигәнәле гомуми урта белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе. - новости
Страницы: << 331 332 333 334 335 336 337 338 339 ( 340 ) >>
-
"Әтием сәйләгәннәрдән." 21.02.2013

21нче февраль көнне 8-11 нче сыйныф укучылары шушы мәктәптә күп еллар буе укытучы булып эшләгән Сахауова Зәмзәмия Зәки кызы белән очрашты. Ул бу очрашуны "Әтием сөйләгәннәрдән"- дип башлап җибәрде. Зәмзәмия апаның әтисе Зәкиулла абый -сугыш ветераны. Күпне күргән, күпне кичергән кеше. Аның истәлекләре дә байтак. Менә шушы истәлекләрне сугыш чоры елларында әтисенең ниләр күргәнен безгә Зәмзәмия апа елый - елый сөйләде.
-
Тыл батырлары белән очрашу. 19.02.2013

Февраль аенда мәктәп гөр килеп торды. Чакырылган кунаклар да күп иде. Шулар арасыннан тыл батыры Гаян апа белән очрашуны билгеләп үтәсе килә. Гаян апа 84 яшендә булуга карамастан, безгә үзенең сабый чакларын, мәдрәсәдә, соңыннан мәктәптә укыган чакларын, сугыш елларын, тылда ничек хезмәт иткәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
Герман кызы чәчен тарый,
Икегә үрер әле.
Безгә күрсәткән кайгыны
Үзе дә күрер әле - дип Гаян апа үзе чыгарган шигырен дә сөйләп күрсәтте.
-
Афганистан -йөрәк пәрәсе.
19.02.2013
7 сыйныфта "Афганистан -йөрәк пәрәсе" дигән кичә уздырылды. Бу кичәгә шушы сыйныфта укучы Абдрахманова Адиләнең әтисе Айрат Минхәт улы чакырылды. Ул үзенең армия хезмәтен Афганистанда үткәргән. "Афган сугышының ахыр ягы иде, ләкин шулай да мылтык тавышлары һәр көн ишетелеп торды. Төнлә белән караваннар уза иде. 6шар сәгать саен каравылда тора идек" -дип сөйләде Айрат.
-
Бүләкләү тантанасы 16.02.2013

16 нчы февраль көнне мәктәбебезнең актлар залында хоккей уенында 1 нче һәм 3 нче урыннарны яулаган укучыларыбызны колхоз җитәкчебез Хамматов Тәлгат Рафәгат улы диплом һәм бүләкләр белән тәбрикләде. Э укучыларыбыз уенчыларыбызны үзләренең концерт номерлары аша котладылар. Тантананың дәвамы мәктәп ашханәсендә чәй табыны артында дәвам итте.
Мәктәптәшләребезне шушы җинүе белән тәбрикләп, бүләкләр әзерләгән колхоз җитәкчебезгә һәм Хамматова Алия Нурхаммәт кызына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Муса Җәлилнең туган көненә багышланган викторина дәрес
16.02.2013
14 нче февраль көнне 6 нчы сыйныф укучылары өчен Муса Җәлилең туган көненә багышланган "Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты" дигән викторина - уен дәресе үткәрелде.
Укучылар Муса Җәлилнең тормыш юлына һәм иҗатына багышлап төрле төрдәге ребуслар, кроссвордлар иҗат иткәннәр. Дәрес вакытында сыйныфташлар үзара көчләрен сынаштылар. Укытучы куйган сорауларга төгәл һәм җитез итеп җавап бирделәр. Дәрес бик мавыктыргыч үтте.
-
Ярминкә 15.02.2013

15 нче февраль көнне авылыбызның мәдәният йортында колхозыбызның еллык отчёт җыелышы булып үтте. Шушы җыелышта укучыларыбыз тарафыннан әзерләнгән төрле кул эшләре һәм тәм-том ярминкәсен күрергә була иде. Кайбер укучыларыбыз ярминкәдә үзләренең тәм-томнарын, кул эшләнмәләрен сатсалар, ә кайберләре үзләренең матур җыр-биюләре белән килгән кунакларыбызны таң калдырдылар.
-
Турнир по хоккею с шайбой.
11.02.2013
С 23 января по 13 февраля проходит Турнир по хоккею с шайбой среди мужских команд на призы главы Алексеевского муниципального района. Где наши ученики занимают лишь II места. Молодцы, ребята!
-
Татар теле атналыгы
11.02.2013
11 нче февральдән алып 16 нчы февральгә кадәр мәктәп буенча татар теле һәм әдәбияты атналыгы игълан ителде. Укучыларны шушы атналыкның планы белән таныштырдылар.
Шулай ук бу атна эчендә "Чисталык һәм саулык" акциясе старт алды. Бу атнада укучыларның дәреслекләре, көндәлекләре, дәфтәрләре чисталыкка тикшереләчәк. Укучыларның дәрес калдыруларына игътибар ителәчәк.
-
Первенство по хоккею "Золотая шайба"
11.02.2013
В Первенстве ДЮСШ Алексеевского района по хоккею "Золотая шайба" среди юношей 1999-2000 года рождения наша команда заняла 1 место.
-
Кормушки для птиц своими руками. 30.01.2013

Зима – трудное время года для пернатых. Холод заставил спрятаться всех насекомых, лишь некоторые деревья сохранили плоды, да на крупных сорняках, торчащих из-под снега, можно найти семена.
Вот и учащиеся нашей школы стремятся помочь пернатым соседям пережить этот трудный период, устраивая подкормочные площадки и кормушки.








