Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 17 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 181 182 183 184 185 186 187 ( 188 ) 189 190 >>
-
Актанышта кышкы спорт сезонын ачу тантанасы 21.12.2015

19 декабрь көнне Актанышның “Бүләк” чаңгы тарссасында кышкы спорт төрләрен ачу тантанасы булып узды. Ярышларда Актаныш районы мәктәпләреннән барлыгы төрле яшь категорияләрендә 160 укучы катнашты.Безнең мәктәбебездән дә укучылар бик актив булды.
-
Кар сыннары 21.12.2015

Мәктәптә һәм мәдәният йорты каршында укучылар һәм укытучылар кар сыннары ясыйлар.
-
Контроль эшләр. 21.12.2015

Мәктәптә 2015-2016 уку елының 1 яртыеллыгында алган белемнәрне бәяләү максатыннан язма эшләр алына.Укучыларга игътибарлылык һәм зур уңышлар телибез.
-
Яшьләр Форумы 21.12.2015

2015 елның 16 декабрендә Казан шәһәрендә яшьләр Форумы узды. Форум - мәгариф өлкәсендә эшләүче яшьләрнең инициативасын яклау һәм һөнәри үсешләренә ярдәм итү мәйданы булып та тора. Форум кысаларында Татарстан Республикасының яшь педагоглары Берләшмәсен оештыру планлаштырылды. Әлеге Форумда Югары Яхшый мәктәбеннән яшь укытучы З.И.Нуриахметова да катнашты.
-
Чаңгы ярышы 11.12.2015

Физкультура атналыгы дәвам итә. Шул уңайдан,10 декабрь көнне Югары Яхшый мәктәбенең педагогик коллективы чаңгы ярышына чыкты. Бу юлы җанатарлар - укучылар булды. Һәрберсе үзенең җитәкчесе җиңүен теләде.Оештыручы- физкультура укытучысы Расих Рафис улы Шайхуллин.
-
Коллективның атналык планлаштыру утырышы. 11.12.2015

Педагогик коллективның атналык планлаштыру утырышы узды. Мәктәп директоры Л.Ф.Хабирова узган атнада эшләгән эшләргә анализ ясады. Киләсе атнага эш планлаштырылды.
-
" Геройлар көне " 10.12.2015

Мәктәптә " Геройлар көне " - истәлекле датага багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Мондый бәйрәм өчен 9 декабрь очраклы гына сайланмаган. Екатерина II нәкъ менә бу көнне 1769 елда яңа бүләкне раслый. Ул Изге Георгий ордены була. Аның белән аерым батырлык күрсәткән сугышчылар бүләкләнгән. Илебездә бу көнне Георгий ордены кавалерларын хөрмәтлиләр. Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып, алар турында хәтер яңарталар.
-
Инвалидлар ункөнлеге 10.12.2015

Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мәктәп укучылары уенчыклар ясадылар һәм аларны мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләк итү өчен, районның Балалар иҗат үзәгенә тапшырдылар.
-
Актанышның район мәдәният йортында район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесе 10.12.2015

8 декабрь көнне Актанышның район мәдәният йортында район Башлыгы призына район биючеләр бәйгесенең финал этабы узды. Безнең мәктәпнең укытучылар коллективы да уңышлы гына чыгыш ясап кайтты.
-
Макулатура җыю 10.12.2015

Безнең мәктәп макулатура җыюда актив катнаша. Кире эшкәртелгән 60 кг кәгазь бер агачны коткара.









