Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 17 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << ( 181 ) 182 183 184 185 186 187 188 189 190 >>
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак ясалды.
09.03.2016
Татар теле һәм әдәбияты атналыгына йомгак ясалды. Атна буе күп төрле конкурслар үткәрелде. Зигангирова Зарима Әзһәм кызы барлык уздырылган чараларда катнашкан укучыларга рәхмәт эйтте һәм үзенең истәлекле буләкләрен тапшырды.
-
Хөрмәтле гүзәл затларыбыз! 08.03.2016

Сезне ихлас күңелдән 8 март ― Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәбез!.. Сезгә озын гомер, сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез, һәрвакытта көләч йөзле, шат күңелле булып калыгыз. Яз сулышы сезгә муллык, күңелләрегезгә сабырлык, тәнегезгә саулык китерсен. Өстәлләрегез мул, аш-суларыгыз тәмле, көннәрегез ямьле булсын.
-
Паспорт алу тантанасы. 05.03.2016

“Яшьлек” мәдәният үзәгендә паспорт алу тантанасы бик күңелле,эчтәлекле итеп үткәрелде.Безнең мәктәптән Мусина Гөлия кулына паспорт алды.Аны котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез.
-
"Дәресләрдән соң мәктәп"
03.03.2016
Югары Яхшый балалар оешмасы каршында эшләп килүче "Дуслык" студиясы чираттагы тапшыруын күрсәтте. "Дәресләрдән соң мәктәп" темасында чыккан бу телетапшыруда, Тимурчылык отрядлары эше, студентлар белән очрашу, Кино елына багышлап төшерелгән язмалар күрсәтелде.
-
Йолдызлык- 2016 03.03.2016

1 сыйныф укучысы Сибатов Айнур "Йолдызлык-2016"да гала-концертта "Хореография-соло" номинациясендә II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы дәвам итә. 02.03.2016

29 февраль көнне мәктәптә "Тамчы-шоу" интеллектуаль уен уздырылды.6-8 сыйныф укучылары ике командага бүленеп көч сынаштылар. Һәр турда югары нәтиҗәләргә ирешеп "Муса оныклары" командасы 21x18 исәбе белән җиңүче исеменә лаек булды. Оештыручы: татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.А.Зигангирова.
-
"Салют, Победа!" 02.03.2016

Бөек Җиңүгә - 71 ел тулуга багышланган "Салют, Победа!" ярышларында 9 сыйныф укучылары катнашып районда уңышлы чыгыш ясадылар.
-
Ачык дәрес. 02.03.2016

Бүген укытучы З.А.Зигангирова ачык дәрес күрсәтте. Дэрестә традицион метод һәм алымнар белән беррәттә яңа педагогик технологияләр дә кулланды.
-
Татар теле һәм әдәбияты атналыгы. 29.02.2016

Югары Яхшый мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты атналыгы башланды.Укытучы З.Ә.Зигангирова атналыкта узачак чаралар белән таныштырды. Һәр көнне бер мероприятие уза. Лексик КВН, телетапшыру, ачык дәресләр һәм тагын берничә ярыш уздыру планлаштырыла.
-
Фотостенд 29.02.2016

Татар теле һәм әдәбияте атналыгы уңаеннан бүген "Иң элек бу тел белән энкәм бишектә көйләгән..."исемле фотостенд эшләнде.









