Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 17 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 176 177 ( 178 ) 179 180 >>
-
Югары Яхшый мәктәбе укучылары, Туфан Миңнуллин исемендәге III республика конференциясендә катнашып уңышлы чыгыш ясадылар 31.03.2016

Шәрифуллин Ильяс (4нче сыйныф, укытучысы Нәбиуллина Д.Ф.), Солтанова Нәзилә (3нче сыйныф, укытучысы Шайхуллина С.Р.) Укучылар “Үзем сайлаган язмыш”номинациясендә фәнни эш эшләделәр.
-
Рус теле фәненнән биреп карау имтиханы. 30.03.2016

29 нчы март көнне 9 нчы класс укучылары Мәгариф бүлеге приказы нигезендә рус теле фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Бадретдинова Л.Г.
-
Математика фәненнән биреп карау имтиханы 30.03.2016

28 нче март көнне Мәгариф бүлеге приказы нигезендә, 9 нчы класс укучылары математика фәненнән биреп карау имтиханында катнаштылар. Укытучылары: Якиева Г.
-
4 чирек башланды. 30.03.2016

30 март көнне мәктәбебездә 4 чирек башланып китте. Укучыларыбыз яллардан соң тырышып уку теләге белән килделәр. Укытучылар коллективы укучыларыбызга әлеге чиректә уңышлар, чыгарылыш класс укучыларына түземлек һәм тырышлык теләп калдылар
-
9 сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы 23.03.2016

22 март көнне 9 класс укучыларының ата-аналары җыелышы үтте.Җыелышны класс җитәкчесе , завуч, мәктәп директоры, , фән укытучылары оештырды.Җыелышта ОГЭга әзерлек турында,консультацияләргә йөрү турында сүз барды.
-
Имтиханга әзерлек 21.03.2016

Каникуллар булуга да карамастан, чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт имтиханнарына әзерлекне дәвам итәләр.
-
“Тукай замандашлары” исемле шигырь укучылар бәйгесе".
19.03.2016
16 март көнне районда Габдулла Тукай иҗатына багышлап үткәрелгән “Тукай замандашлары” исемле шигырь укучылар бәйгесе узды. Безнең мәктәптән 7 сыйныф укучысы Хурматуллина Айзилә уңышлы чыгыш ясады.
-
3 чирек тәмамланды. 19.03.2016

3 чирекне дә укып бетереп,классларда класс сәгатьләре үткәрелде. Куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәреп, имзалар алынды.
-
Шахмат ярышы.
19.03.2016
16 нчы март көнне Актанышта укучылар арасында шахмат ярышы үтте.Безнең мәктәптән физкультура укытучысы җитәкчелегендә Ахатов Гадел һәм Шәрифуллин Нәфис катнашты.
-
"Шәп әйдаман" 19.03.2016

18 март көнне Яңа Әлем мәктәбендә Республикакүләм “Шәп әйдаман” бәйгесенең район туры үткәрелде. 7 нче сыйныф укучысы Зиннатуллина Назлыгуль уңышлы чыгыш ясап, "Иң мөлаем әйдаман" номинациясендә җиңүче булды. Киләчәктә зур уңышларга ирешүен телибез.









