Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе"
Визитная карточка
| Адрес: | 423765, РТ, Актанышский район, дер. Верхнее Яхшеево, ул. Новая, д. 18 |
| Телефон: | +7(855)-525-96-34 |
| E-Mail: | V.yahsheevskaya.Shko@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Верхнеяхшеевская ООШ" |
| Руководитель: | Саматов Азат Наизович |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 17 учащихся |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Верхнеяхшеевская основная общеобразовательная школа» Актанышского муниципального района Республики Татарстан / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Югары Яхшый төп белем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе" - новости
Страницы: << 171 172 173 174 175 ( 176 ) 177 178 179 180 >>
-
"Илһам" 09.04.2016

Югары Яхшый мәктәп укучылары Сибатов Айнур һәм Ахатов Гадел 12 нче апрель көнне Казан шәһәрендә Пирамида да үтәчәк "Илһам" яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасына чакыру алдылар. Җитәкчеләре: С.Р.Шайхуллина, Р.Р. Сибатова
-
Баскетбол ярышы 09.04.2016

7 апрель көнне Зөбәер төп гомуми белем бирү мәктәбендә безнең командалар катнашында баскетбол ярышы узды.Югары Яхшый мәктәбенең кызлар командасы- 2 нче урынны, малайлар командасы- 1 нче урынны алды.Афәрин!Җитәкчесе- Р.Р.Шайхуллин.
-
Семинар заместителей директоров школ 09.04.2016

8 апреля на базе МБОУ "Актанышская СОШ №1" состоялся семинар заместителей директоров школ - кураторов по аттестации педагогов. Тема совещания: "Мониторинг по аттестации педагогических кадров за 2015/2016 в ИС "Электронное образование". Совещание провела методист МКУ "Управление образования" Амерзьянова Юлия Валентиновна. Она подробно рассказала о порядке проведения аттестации, о критериях оценки.
-
"Сулыкларны саклыйк" 09.04.2016

Актаныш үзәк сулыкларны саклау елы уңаеннан үткәргән "Сулыкларны саклыйк" презентацияләр конкурсында Нәбиев Данияр I урын яулады.Котлыйбыз!
-
"Бөркет" дружинасы 09.04.2016

Мәктәбебездә яшь янгын сүндерүчеләр дружинасы "Бөркет" эшләп килә. Дружина, 11 апрель көнне Такталачык мәктәбендә узачак "Горячие сердца"конкурсына әзерлек алып бара. Укучыларыбызга уңышлар телибез!
-
"Елабужский Парнас" 09.04.2016

3 нче сыйныф укучысы Солтанова Нәзилә " Тикшеренү эшләре" секциясендә 2 нче урын алды. Укытучысы Шайхуллина С.Р. җиңүче әзерләгән өчен Диплом белән бүләкләнде. Ә 1 нче сыйныф укучысы Сибатов Айнур "Нәфис сүз" номинациясендә Дипломант булды. Җитәкчесе Сибатова Р.Р. "Методик шкатулка " номинациясендә география укытучысы Р.Р.Сибатова лауреат дипломы белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
-
Туган көнегез белән! 08.04.2016
Хөрмәтле хезмәттәшебез, Светлана Рифовна!Сезне туган көнегез белән котлап, иң изге, якты, матур теләкләребезне юллыйбыз.Көчле рухлы, кешелекле, юмарт, ярдәмчел, бәхетле һәм сәламәт булыгыз! Туар таңнарыгыз тыныч, саулыгыгыз ныклы, гомерегез бәхетле булсын! Ныклы тазалык, озын гомер, ак бәхетләр белән мул тормышта яшәвегезне, эшегездә зур уңышлар телибез. -
"Күңелләрдә мәңге яши" 07.04.2016

Г.Тукайның юбилеей көнен каршылап мәктәптә чаралар уза. Шул уңайдан китапханәдә "Күңелләрдә мәңге яши" дигән китап күргәзмзсе оештырылды. Китапханәче Л.Т.Сайфуллина укучыларны китап эчтәлеге белән таныштыра һәм укырга тәкъдим итә.
-
"Г.Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесенә әзерлек
07.04.2016
Башлангыч сыйныф укучылары "Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү" бәйгесенә әзерлек эшләрен башладылар.
-
"Яңгыравык шигырь тамчылары" 07.04.2016

1 нче сыйныф укучысы Сибатов Айнур Арчада уздырылган республикакүләм "Яңгыравык шигырь тамчылары" конкурсында уңышлы катнашып, фән министрлыгының шаһадәтнамәсенә ия булды.Җитәкчеләре: Р.Р.Сибатова, С.Р. Шайхуллина.Котлыйбыз!









