Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423751, РТ, Актанышский район, с. Такталачук, ул.Школьная, д.26а |
| Телефон: | +7(855)-525-55-54; +79270498449 |
| E-Mail: | Takt.Sch@tatar.ru ; |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | ГБОУ "Такталачукская школа-интернат" |
| Руководитель: | Хазиева Наиля Хазимардановна |
| Год основания учреждения: | 1967 |
| У нас учатся: | 42 учащихся |
| У нас учат: | 21 педагога |
Государственное бюджетное общеобразовательное учреждение «Такталачукская школа-интернат для детей с ограниченными возможностями здоровья» \“Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Такталачык мәктәп- интернаты” Дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 ( 33 ) 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
"Тукай яши безнең күңелләрдә"./"Тукай живет в наших сердцах" 26.04.2023 26 апрель көнне татар халкының горурлыгы булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуны билгеләп үтәбез. Шул уңайдан Такталачык мәктәп-интернатында "Тукай яши безнең күңелләрдә"дип исемләнгән шигъри-музыкаль кичә үтте. Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, экиятләрдән өзекләрне сәхнәләштерделәр. 26 апреля исполняется 137 лет со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. В связи с этим в Такталачинской школе- интернате прошел музыкально-поэтический вечер "Тукай живет в наших сердцах". Ученики рассказывали стихи поэта наизусть, инсценировали отрывки из сказок.

-
"Әкиятләр кичәсе" 25.04.2023

25 енче апрель көнне,башлангыч сыйныфлар атналыгы кысаларында, укытучылар Ә.Г.Нәбиева, Ф.М. Габдуллина тарафыннан "Әкиятләр кичәсе" үткэрелде. Кичә барышында укучылар белән "Шалкан" әкияте сәхнәлэштерелде, викторина сорауларына җаваплар табылды, әкият сөйләүчеләр үзара көч сынашты. "Әкиятләр кичәсе" балаларга бик ошады.
-
Ф.М.Габдуллина "Табышмаклар кичәсе" үткәрде. 25.04.2023

Мәктәптә башлангыч сыйныфлар атналыгы дәвам итә. Бүген укытучы Ф.М.Габдуллина "Табышмаклар кичәсе" үткәрде. Кичәдә балалар ике командага бүленеп ярыштылар: табышмакларга җавап эзләделәр, кроссвордлар чиштеләр,бер - берсенә табышмаклар әйттеләр. Чара бик күңелле үтте.
-
Линейка. 24.04.2023

Бүген – 24 апрель көнне атналык дүшәмбе линейкасы дәүләт флагларын кертүдән башланды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйлә Финарис кызы Галиева атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
-
Атналык. 24.04.2023

24-28 апрель көннәрендә Такталачык мәктәп - интернатында башлангыч сыйныфлар атналыгы үткәрелә. Башлангыч класс укытучылары методик берләшмәсе җитәкчесе Ә.Г.Нәбиева атналыкның планы белән таныштырды.
-
"Нәрсә соң ул дуслык? "исемле ачык тәрбия сәгате. / Открытый воспитательный час на тему "Что такое дружба? 20.04.2023

Тәрбияче Сибгатуллина Р. С. 1 нче группа укучылары белән “Нәрсә соң ул дуслык?” исемле ачык тәрбия сәгате үткәрде. Максат: дуслыкның көче турында төшендерү, балаларда бер-беренә карата иптәшлек-дуслык хисләре тәрбияләү. Тәрбия сәгатендә А.Алишның ”Тукмар белән Чукмар “ әкиятен карап , бергәләп анализ ясалды.Шулай ук С.Әдһәмованың “Дуслар”хикәясе кычкырып укылды. Балалар узләре дә дуслыклары, бер-берләренә ярдәм итуләре турында сөйләделәр. Воспитатель Сибгатуллина Р. С. с учащимися 1-й группы провела открытый воспитательный час на тему "Что такое дружба? Цель: дать представление о силе дружбы у детей, воспитывать товарищеские чувства друг к другу. На воспитательном часе был проведен совместный анализ сказки А. Алиша "Чукмар и Тукмар".Также вслух был прочитан рассказ С. Адгамовой "Друзья". Ребята и сами рассказали о своей дружбе, о поддержке друг друга.
-
"Галәм киңлегендә" дип исемләнгән тәрбия сәгате . 19.04.2023

Кулиева Ләйсән Флус кызы бүген 3 группада укучыларның галәм турындагы кузаллауларын киңәйтү, космонавтика өлкәсендәге кешеләргә хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан "Галәм киңлегендә" дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрде.
-
Мөһим әңгәмәләр/ Разговоры о важно 17.04.2023

Тема классного часа "Разговоры о важном" на 17 апреля 2023 года - "День памяти о геноциде советского народа нацистами". Бүгенге "Мөһим әңгәмәләр" класс сәгатенең темасы - "Совет халкына нацистлар эшләгән геноциды" турында уза.
-
Линейка. 17.04.2023

Атналык дүшәмбе линейкасы бүген дә дәүләт флагларын кертүдән башланды. Директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйлә Финарис кызы Галиева атна дәвамында эшләнәсе эшләргә, чараларга тукталды.
-
Укытучы Нәбиева Ә. Г. 3-4 нче сыйныф укучылары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр. 14.04.2023

Укытучы Нәбиева Ә. Г. 3-4 нче сыйныф укучылары белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнәләр.







