Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 211 ( 212 ) 213 214 215 216 217 218 219 220 >>
-
Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган кичә 28.04.2016

26 апрель көнне район мәдәният сараенда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 130 еллык юбилеена багышланган кичә уздырылды.Кичәдә укучылар, татар теле һәм әдәбияты укытучысы, китапханәче, мәктәп директоры катнашты.
-
"Тукай турында хәтирәләр" викторинасы 28.04.2016

Актаныш үзәк китапханәсе оештырган "Тукай турында хәтирәләр" викторинасында укучылар һәм укытучылар актив катнашты. 8 класс укучысы Шаймухаметова Р. һәм инглиз теле укытучысы Шаймухаметова Рушания сорауларга дөрес җавап биреп 3 урынга лаек булдылар һәм грамота, истәлекле бүләк белән бүләкләнделәр.
-
"Тукай яши күңелләрдә" 28.04.2016

5-8 класс укучылары Г.Тукайның тормыш юлын, иҗатын чагылдырган сәхнәләштерелгән чара күрсәттеләр.Оештыручы Гаянова Ф.
-
Җир көне 27.04.2016

Җир Хартиясе принципларын тормышка ашыруның 15 еллыгына багышланган проектта катнашып, 6,8 класс укучылары урманда агач утырттылар.
-
Тукай эзләре буйлап... 26.04.2016

25 апрель көнне авыл мәдәният йортында Г.Тукай истәлегенә багышланган әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Кичәне 6 класс укучылары алып барды, 2-4 класс укучылары "Су анасы" әсәрен сәхнәләштерделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр. Оештыручы Закирова М.
-
Техник иҗат фестивале 25.04.2016

22 апрель көнне Актаныш балалар иҗат үзәгендә укучыларның техник иҗат фестивале узды. Безнең мәктәп укучылары да үзләренең иҗат эшләре белән уңышлы чыгыш ясадылар. Хәрби авианосец «Тайфун» макеты 1 урынны, «Акула» су асты көймәсе макеты 3 урынны, иң гади автомодель 1 урынны (җитәкчесе Нургалиев И.И.), «Хакки» стилендәге катамаран 1 урынны алды. (җитәкчесе Хузин И.И.) Котлыйбыз!
-
Иншалар бәйгесе 25.04.2016

"Габдулла Тукай образының әдәбият, музыка һәм сәнгатьтә чагылышы" I районкүләм иншалар бәйгесендә 8 класс укучысы Шаймухаметова Рузинә үзенең иҗат эше белән катнашты.
-
Габдулла Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү 25.04.2016

Такталачык төп гомуми белем бирү мәктәбе базасында Г. Тукай әсәрләрен сәхнәләштерү буенча районкүләм конкурс булып узды. 1-5 класс укучылары сөекле шагыйребезнең "Су анасы" әсәре белән уңышлы чыгыш ясап кайттылар һәм 1 урынга лаек булдылар. Җитәкчеләре Мохтарова Ә., Гардиева Ф.
-
Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика эстафетасы 22.04.2016

20 апрель көнне Актанышта Фирая Солтанова-Жданова кубогына җиңел атлетика эстафетасы узды. Ярышның төп максаты булып укучыларның сәламәтлеген ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау тора.Безнең мәктәп командасы да ярышта уңышлы катнашып кайттылар.
-
ОГЭ укулары 21.04.2016

20 апрельдә Актанышта ГБУ "РЦМКО" директоры Сахнова Ирина Александровна ОГЭ һәм ЕГЭ үткәрү буенча укулар оештырды. Бу укуда безнең мәктәптән Мохтарова Ә., Нуриева Р., Шаймухаметова Р. катнашты.













