Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Страницы: << 121 122 123 124 125 126 127 128 ( 129 ) 130 >>
-
Йолдызлык - 2020 08.02.2020

8 нче февраль көнне "Йолдызлык" балалар иҗаты фестиваленең 2 нче туры булып узды. Укучыларыбыз бик уңышлы, матур чыгыш ясадылар. Жюри һәр номерга карата үз фикерен әйтте, тәкъдимнәрен җиткерде. Жюри тарафыннан сайлап алынган номерлар Актаныш сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Аларга уңышлар теләп калабыз!
-
Конкурс профессионального мастерства "Профдебют"/"Профдебют" һөнәри осталык конкурсы 05.02.2020

5 нче февраль көнне Актаныш технология техникумы базасында "Пешекче" компетенциясе буенча "Профдебют" һөнәри осталык конкурсы узды. Мәктәбебезнең укучылары Кашапов Салават, Сабирова Сөмбел катнаштылар. Укытучылары – Закирова М.К.
-
Ура, каникулы! 05.02.2020

С 5 февраля по 11 февраля для учеников первого класса каникулы.
-
Ел сыйныф җитәкчесе - 2020 05.02.2020

Татар суксу урта мәктәбендә “Ел сыйныф җитәкчесе - 2020” дип исемләнгән бәйгенең район этабы үтте. Укытучыларның һөнәри осталыкларын бәяли торган бу бәйгедә мөгаллим-мөгаллимәләр катнашты. Безнең мәктәп данын Нагимова Зилә Өлфәт кызы яклады һәм лауреат булды. Котлыйбыз! Киләчәктә иҗади уңышлар телибез!
-
Әлифба 04.02.2020

Бүген 4 нче февраль көнне 1 нче класс укучыларының беренче уку китабы "Әлифба" белән хушлашу бәйрәме узды. Укытучылары Варина Т.Р. укучыларны беренче җиңуләре белән котлады.
-
ИТОГОВОЕ СОБЕСЕДОВАНИЕ ПО РУССКОМУ ЯЗЫКУ 03.02.2020

12 ФЕВРАЛЯ 2020 ГОДА СОСТОИТСЯ ИТОГОВОЕ СОБЕСЕДОВАНИЕ ПО РУССКОМУ ЯЗЫКУ. ИТОГОВОЕ СОБЕСЕДОВАНИЕ ЯВЛЯЕТСЯ ДОПУСКОМ К ГИА С 2019 ГОДА.
-
2020 год в России - Год памяти и славы 03.02.2020

Президент России Владимир Путин подписал указ о проведении в 2020 году в России Года памяти и славы в честь 75-летия Победы в Великой Отечественной войне, соответствующий документ опубликован на официальном интернет-портале правовой информации.
-
Аттестат тапшыруның яңа тәртибе 03.02.2020

Әлеге уку елында аттестатларга үзгәреш керү көтелә. Үзгәрешләр нәрсәдән гыйбарәт соң? ИЗО, ммузыка, физик тәрбия дәресләреннән мәктәпләр билге урынына "зачет" тамгасы куя ала. Бу һәм башка үзгәрешләр турында мәгълүмат "Российская газета" битләрендә дөнья күрде.
-
Актанышта җитәкчеләр спартакиадасы гөрләде 02.02.2020

2 нче февраль, якшәмбе көнне район оешма-предприятие җитәкчеләре, мәктәп директорлары, җирлек башлыклары катнашында зур спартакиада узды. Җитәкчеләр иң әүвәл Бүләк чаңгы юлында җитезлекне сынадылар. “Лачын” боз-спорт сараенда шорт-трек, “Дулкын” бассейнында йөзү буенча ярыштылар. Ә бәйгеләрнең иң күңеллесе “Батыр” спорт-сараенда дәвам итте. Биредә җитәкчеләр бадминтон, гер күтәрүдә көч сынаштылар. Спартакиада волейбол уеннары белән тәмамланды.
-
Студентлар белән очрашу 01.02.2020

1 нче февраль көнне Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында студентлар белән очрашу үтте. Очрашу кысаларында күңелле викторина оештырылды. Укучылар, студентлар һәм яшь белгечләр үзара тапкырлыкта, зирәклектә, чаялыкта көч сынашты. Тәкъдим ителгән биремнәр аша залда утыручылар командаларның җыр-бию осталыкларын да, җор теллелекләрен дә күрделәр. Нәтиҗәдә, өч команда арасында өченче урынны мәктәп укучылары яулады, икенче урында - яшь белгечләр. Җиңүчеләр исеменә исә студентлар үзләре ия булды. Алар арасында мәктәбебезне тәмамлап, бүгенге көндә төрле уку йортларында белем алучы укучыларыбыз да бар.













