Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Татарско-Ямалинская основная общеобразовательная школа» Актанышского района РТ / Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы "Татар Ямалы төп гомуми белем бирү мәктәбе" гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423753 РТ Актанышский район с.Татарские Ямалы ул.Ленина, д.2 |
| Телефон: | +7(855)-525-75-57 |
| E-Mail: | Tatarsko.yamalinskay@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Татарско-Ямалинская ООШ" |
| Руководитель: | Файрушина Гульназ Гилмегаяновна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 16 учеников |
| У нас учат: | 10 педагогов |
Доска объявлений / Белдерүләр тактасы
Әфган сугышы ветераннары белән очрашу / Встреча с ветеранами Афганской войны
Опубликовано: 21.02.2025Әфган сугышы... Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 нчы елның 15 нче февраль көненнән соң нәкъ 36 ел вакыт узып киткән. 15 нче февраль - Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
Сугыш 9 ел 1 ай 19 көн дәвам итә. Ул безнең халык өчен 15 меңгә якын кургаш табут, 50 мең яралы, 312 хәбәрсез югалган солдат рәвешендә әйләнеп кайтты. Исән кайтканнар мәңге төзәлмәс күңел җәрәхәте алды. Актанышның 6 асыл егете бу сугыштан әйләнеп кайтмады. Әлеге саннарны безнең онытырга хакыбыз юк. Чөнки алар - безнең ватандашар, якташлар. "Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", - дигән борынгы бабаларыбыз. Әфган сугышында ил кушканны, хәрби бурычын үтәүчеләрне һәрчак хәтердә сакларга тиешбез.
Совет сугышчыларын Әфганистаннан чыгару көнен бөтен ил билгеләп үтте. Билгеле, безнең мәктәптә дә җанннарны тетрәндергән бу сугыш турында "Әфганистан-йөрәк ярасы" дигән очрашу уздырылды. Кунакка авылдашыбыз, районыбызның әфганчылар оешмасы җитәкчесе Гатин Илсур абый һәм районыбызның төрле авылларында яшәүче әфганчы егетләребез килгән иде. Сугышны киноларда гына күргән укучыларга, чын солдатлар, батыр абыйлар белән очрашу зур яңалык. Әфганчыларның сөйләгән сүзләре зур кызыксындыру уятты. Абыйлар үзләренең чыгышларында сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын, ләкин ир-егетнең ил алдындагы бурычын үтәргә тиешлеген аңлатты. Әфганчылар укучыларның сорауларына җавап бирделәр. Кичә-очрашу һәркемнең күңелендә җылы бер истәлек булып сакланыр!
К списку новостей













